Бәһаңне беләсеңме?

Бер психолог халык алдында чыгыш ясаган вакытта залга мөрәҗәгать итеп:

Минем кулымдагы бу биш йөз сумлыкны кем алырга тели? – дип сораган.

Барысы да кул күтәргәннәр. “Сездән берәрегез алганчы мин аның формасын үзгәртәм”, – дигән дә, акчаны бөгәрләгән һәм кабат сораган:

– Хәзер дә алырга телисезме?

Тагын барысы да кул күтәргән. “Алайса мин аны тагын башка формага кертәм”, – дип дәвам иткән психолог һәм акчаны идәнгә ташлап таптаган. Шуннан соң бөгәрләнгән, бераз пычранган 500лекне кабат күтәреп:

Хәзер дә аласыгыз киләме? – дип сораган. Тагын кул күтәргәннәр.

– Әйе, сез хаклы. Мин аны нәрсә генә эшләтсәм дә, ул үзенең бәһасен югалтмады, барыбер 500 сумлык булып калды. Тормышта без кайвакыт менә шундый “ташланган”, “тапталган” хәлдә калабыз һәм үз-үзебезне “кирәксез бер бәндә” итеп хис итә башлыйбыз. Чынлыкта нинди генә хәлгә төшсә дә, кеше үз бәясен беркайчан да югалтмый. Пөхтә итеп киенгәнме, әллә бөгәрләнгән киемнәрдәнме, мактаганнармы аны, әллә орышканнармы – аерма юк, яраткан кешеләре өчен ул һәрвакыт бәһасез булып калачак.

P.S. Хикмәт ияләре әйтүенчә, тормыш ул вакыйгалардан түгел, ә шул вакыйгаларга булган мөнәсәбәттән тора. Бер үк хәлгә, мәсәлән, кемнеңдер синнән ярдәм соравына: “Ул мине үзенә кирәктә генә исенә төшерә”, – дип тә, “Мине кешеләрнең хәҗәтләре үтәлүенә сәбәпче иткән Аллаһка мактаулар булсын”, – дип тә әйтеп була, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.с) : “Аллаһ каршында иң сөекле кеше – адәм балаларына иң күп файда китерүче”, – дигән.