Акбаш авылында да Өлкәннәр көне традицион рәвештә бик зурлап, матур итеп билгеләп үтелде

Күпфункцияле үзәк бинасында (клубта) әзерләнгән чәй табынына авылның тырыш хезмәтләре белән ихтирамга лаек булган барлык өлкән яшьтәгеләр һәм пенсионерлар чакырулы иде.

Хуҗалык җитәкчеләренең, җәмәгать оешмалары башлыкларының чыгышлары, тәбрикләүләре мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

Мондый очрашуларның иң кадерле минутлары – элекке хезмәттәшләр, көндәлектә еш күрешә алмаган кайбер авылдашлар үзара әңгәмәләр корып, үткәннәрне искә алып, хатирәләрне барлап утырудыр. Мул табын артында мондый җылы мизгелләр күңелне җылытып тора торган хатирә булып уелып кала ул.

Шунысы мөһим: килә алмаган ветераннар да мәхрүм калмады, әзерләнгән бүләкләр аларның өйләренә илтеп тапшырылды, изге теләкләр дә шунда әйтелде.

Абруй НАСЫЙРОВА,

башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе.

Рәзгать Хуҗиев фотосы.

Рәсемдә: сулдан – авылның мөхтәрәм затлары Валентин Шаталов, Владимир Кикоть, Владимир Кузнецов.

Тагында күбрәк яңалыклар бас шушында