Бөгелмәдә хәйрия эше дәвам итә

Бөгелмәдә, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, бик күп хәйрия чаралары үтте. Аларның чираттагысы 7 декабрь көнне Алексей Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры бинасында узды.

Биредә 11нче ел рәттән үткәрелә торган «Йөрәктән йөрәккә» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗаты фестивале гөрләде.

Талант – бик зур киртәне дә җиңеп чыгарга сәләтле көч. Фестивальдә катнашучы артистларга һәм тамашачыларга ишетмәүләре, хәрәкәтләре чикләнгән булу бөтенләй дә комачауламады.

– Бу фестиваль – игелек, илһам, иҗат бәйрәме. Ул мөмкинлекләре чикле кешеләрнең танатларын ачырга ярдәм итә. Алар сәхнәдә концерт номерлары белән чыгыш ясыйлар, җырлыйлар, бииләр, иҗатка кереп китеп китеп, үзләренең талантларын ачалар һәм башкаларга да үрнәк күрсәтәләр, танышларын, якыннарын да үзләре артыннан ияртәләр. Без бу фестивальне бик кирәк дип саныйбыз, чөнки ул мөмкинлекләре чикле кешеләргә Бөгелмә тормышында һәм иҗтимагый эшләрдә катнашырга мөмкинлек бирә”, – дип, уй-фикерләре белән уртаклаша мәдәният идарәсе җитәкчесе Лена Миңнуллина.
Шәһәрдә бик күп талантлы кешеләр яши һәм “Йөрәктән йөрәккә” фестивале ел саен яңа сәләтләр ача. Тамашачыларны һәм фестиваль катнашучыларын Бөгелмә районы башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов сәламләде. Ул артистларга иҗади уңышлар теләде:

Сезгә дөньядагы барлык изгелекләрне, ныклы сәламәтлек телим. Фестиваль күңелле, матур үтсен, зур канәгатьлек, яхшы кәеф бүләк итсен.
Шулай ук фестиваль кысаларында, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан концерты да үтте.
«Йөрәктән йөрәккә» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗаты фестивалендә Хәйрия марафоны да старт алды.

Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикләнгән 7,5 мең кеше яши. Шуларның 338е – балалар. “Шәфкать” фондына акча күчерүчеләр рәтендә муниципалитет хезмәткәрләре, барлык төр оешма, предприятиеләр, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар бар иде.

Исегезгә төшерәбез, “Шәфкатьлелек” (“Милосердие”) фондына акча туплау максатыннан уздырыла торган мондый хәйрия марафоннары мөмкинлекләре чикле кешеләргә, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, мохтаҗларга өстәмә социаль ярдәм күрсәтү нияте белән ел саен үткәрелә һәм бу юлда хакимият, бизнес, җәмәгатьчелек вәкилләре тырышлыгын берләштерүне күздә тота. Чарада шулай ук игелек кылырга теләгән аерым гражданнар да катнаша ала.

Фондка ярдәм күрсәтеп, изге эш башкару ел әйләнәсе дәвам итә. Предприятиеләр, оешмалар, шәһәр һәм районда яшәүчеләр “Шәфкатьлелек” (“Милосердие”) фондының исәп-хисап счетына акча күчереп, инвалидларга гына түгел, аз керемлеләргә, авыр тормыш хәлендә калган калган кешеләргә ярдәм күрсәтә ала”, – ди фондның башкаручы директоры Елена Игнатьева.

Фондның реквизитлары:

"Милосердие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү Бөгелмә фонды
р/с 407038105082001815
ИНН 1645018548 КПП 164501001
"Ак Барс" банкының Бөгелмә филиалында
БИК 049205805
к/с 3010181000000805
ОГРН 1051608004007

Тулырак мәгълүмат