Бөгелмәнең халык театры “ГРАН-ПРИ” яулады

10 декабрьдә башкалабызның академия театры сәхнәсендә Бөгелмә халык театры “ ГӨРГӨРИ КИ ЯҮЛӘРЕ “ спектаклен Идел-йорт фестиваленен җинучесе буларак Казан тамашачысына тәгьдим итә.

Бөгелмәнең  нәкь уртасында шәһәребезнең символы булган , узенең    миллилеге ,жыйнаклыгы, матурлыгы белән аерылып  торган тарихи бина бар.  Әлеге бинаның түбәсенә урнаштырылган мөнбәре шәһәребезнең гербын да бизәп тора. Бу йортны 1903 елда үз вакытында Бөгелмә  өязендә үзенең юмартлыгы, халыкчанлыгы белән дан тоткан хәйрияче Мохәммәдшакир  Хәкимов  салдырган. Революциядән соң  озак еллар Бөгелмә халкы бу бинада кино караган. 2001 елдан башлап әлеге мәшһүр бинада “Татар мәдәният үзәге” халыкка хезмәт итә.Шуны да әйтеп узыйк, республикабызда “Татар мәдәният үзәге” дип аталган ике генә бина бар: аның берсе мәркәзебез Казанда, икенчесе-чал Бөгелмә шәһәрендә.

 Милли Үзәк ачылуның башыннан ук аны Татарстан Республикасынының атказанган мәдәният хезмәткәре,режиссер Флюра Әхмэтвэли кызы  Шәрипова җитәкли.Шириаздан Сарымсаков ,Рабит Батулла,Асия Хәйруллина,Шәһсәнәм Әсфәндиярова кебек данлы остазлардан белем алган милли мәдәни белгеч кыска гына вакыт эчендә Бөгелмәдә татар халык театры оештырып, аны Республикабыз халык  театрлары арасында иң югары баскычка алып менә алды.

Халык театрының репертуары бик бай.Бугенгесе  көндә халык театры өч торкемнән тора: “Инсаният өлкәннәр төркеме,” төп төркем” һәм “Толпар” яшьләр төркеме.Шуны да ассызыклап әйтергэ кирәк, театр  оешуның беренче елларыннан ук республика күлэм театр фестивальләрендэ катнашып,җиңучеләр рәтенә басты. Шулар арасыннан зур горурлык белән тубәндәге спектальләрне атап китә алабыз:

2006 елда – “Башмагым”- (Тажи Гыйззэт)музыкаль  комедиясе  өчен 1 дәрәҗә диплом.

2007 елда-“Гармун белән скрипкә” – (Т.Миннуллин) 2 дәрәҗә лауреат дипломы;

2008 елда –“Алты кызга бер кияү ”( Т.Миннулин ) спектакле өчен 1 дәрәҗә лауреат дипломы.

2009 елда- “Моңлы бер  жыр ”(Т.Миннуллин )фестивалнең дәрәҗәле дипломы.

2010 елда-«Йөрәк-маем» -(  Туфан Миннуллин.) спектакле өчен « 2 дәрәҗэ лауреат дипломына  лаек булдылар.

2011 елда халык театрының “Тулпар ” яшьләр төркеме “Өмет яры” дип исемләнгән  Бөтенсоюз яшьләр фестивалендә Т.Миннуллинның “Моңлы бер җыр” спектаклен күрсәтеп 2 дәрәҗә   лауреат исеменэ лаек булды.

Ә 2012 елда “Тулпар” яшьләр төркеме жирле авторыбыз Әсхэт Закировнын “Глюк түгел чынбарлык” исемле наркотикларга каршы спектаклен куеп Республикабызның  “Махсус” призына  лаек булдылар.

2013 елда халык театры “Эниләр хәм бәбиләр”,

2014 -  “Ильгизәр + Вера,

2015 елда “Минлекамал” спектакльләре белэн өч  ел рэттэн  “ Идел –йорт” театрлар фестиваленең 1 дэрэҗэ лауреат дипломнарын яуладылар.

2 017 елда-Казан тамашачысы Бөгелмэ халык театрынын  драматург  Шэриф Хөсэен пыесасы буенча куелган “” Зөбэйдэ эдэм баласы”  спектаклен алкышларга кумде.

... ХӘ М    Н И Х А Я Т Ь ...2018 елда   Бөгелмэ халык театры  инде куптән зарыгып көткән  зур, дэрэҗэле исемгә “ ГРАН-ПРИ” исеменә лаек булды.  Бу юлы халык театры  Туфан ага Миннуллинның иҗатына  тугры калып, “ Гөргөри кияүлэре” дип аталган  этнографик музыкаль комедиясен зур тырышлык  белэн әзерләде.

10 декабрьдэ башкалабызның академия театры сәхнәсендә  Бөгелмә халык театры “ ГӨРГӨРИ  КИ ЯҮЛӘРЕ  “ спектаклен Идел-йорт фестиваленен җинучесе буларак   Казан тамашачысына тәгьдим итә.

Тулырак мәгълүмат