Кем МИН – ТАТАР булмагач… Татар халкының үсеш стратегиясе

23 гыйнвар көнне Бөгелмәдә Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының күчмә утырышы узды. 
Аның эшендә БТК БК рәисе, ТР премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев, Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият институтының фәнни эшләр буенча җитәкче урынбасары Олег Хисамов, тарихчы-төбәкчеләр берләшмәсе рәисе, академик Альберт Борһанов, Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы алты район: Ютазы, Баулы, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск делегацияләре, бөгелмә районы авыл җирлекләре башлыклары, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Мәгълүм булганча, узган елның сентябрь аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, беренче чиратта татар милләтен үстерү стратегиясен эшләргә кирәклеген әйтеп, бу эшне Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетына йөкләгән иде. Шул җәһәттән, республикабыз районнарында яшәүчеләрне хәзер шул стратегия проектының эскизлары белән таныштыру башланып китте. Гыйнвар аенда Арча, Нурлатта шул төбәк районнары өчен утырышлар узып, Бөгелмәдәгесе өченчесе иде. Аннары шундый ук максат белән Россиянең татарлар яшәгән төбәкләренә чыгу, март аенда – татар эшмәкәрләре, “Ак калфак” җәмгыяте вәкилләре, июньдә дин әһелләре белән җыелып сөйләшүләр планлаштырыла. Бары тик тәкъдимнәр, киңәшләр тупланып, өйрәнелеп беткәч кенә проект эшләнеп, бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарларны берләштерүне, милләтне саклап калу гына түгел, ә үсешен тәэмин итәргә тиешле юлларны да билгеләячәк төп документ август башына әзер булыр дип ниятләнә. Боларның барысы хакында да утырышның  А. Баталов исемендәге рус драма театры бинасында узган пленар өлешендә В. Шәйхразыев бәян итте.

Ә аңа кадәр кунаклар башта, Бөгелмәнең социаль-мәдәни объектлары белән танышу җәһәтеннән, Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясендә, андагы этнография һәм Һади Атласи музейларында булдылар, Татар мәдәният үзәгенең мәһабәт бинасы белән таныштылар, халык театрының “Гөргөри кияүләре” спектакленнән өзек карадылар. 

Төп сөйләшү, билгеле, пленар утырышта барды. Ул Ильяс хәзрәтнең хәер-догасы белән башланып китте. Аннары Олег Хисамов бүгенге көндә милләтнең гаять куркыныч хәлдә булуын, моның хәтта татарларның әкиятләрне онытып бару мисалында да ачык күренүен әйтеп, әзерләнә торган документ – дистәләгән елларны колачлаячак үсеш стратегиясен төзүнең төрле эшчәнлек өлкәләрендә (икътисад, дин, социаль-мәдәни, мәгариф һ.б.) татарны милләт буларак саклап калу нияте белән алып барыла торган аерым гамәлләрне бер максатка юнәлтү өчен бик тә кирәклеген аңлатып узды. Бөгелмә вәкиле Флюра Шәрипова да үз чыгышында әлеге документның рухи кыйблабызны билгеләүдәге әһәмиятенә басым ясады.

“Кем мин – татар булмагач...” – Васил Гаптелгаяз улы  стратегик үсеш документының, үзе әйтмешли, “кысасы” белән таныштыруны шундый риторик сорау бирүдән һәм берничә сан китерүдән башлады. Татарстанда – 173, Россиядә 190 милләт бар. Җир шарында 7,5 миллиардтан артык кеше яши, шуларның 10 миллионлабы – татар. Бу документ татарны берләштерергә, үсешен тәэмин итәргә һәм барлык башка милләтләр өчен өлге булырга тиеш. Монда инде гомуми принциплар гына түгел, ә максатка ирешү юллары, матди-финанси чыганаклар, таяну нокталары, этәргеч бирүче факторлар барысы да исәпкә алынган, югары даирәләрдән башлап, һәр кешенең мөмкинлеге, бурычы билгеләнгән булачак. “Халык белән эшли беләбез, аерым кешеләр белән эшләргә өйрәнү кирәк”,– диде чыгыш ясаучы. Шуңа күрә дә, документта, төп гомуми принциплардан тыш, “Юл картасы” форматында бүген һәм иртәгә кемнең нәрсә эшләргә тиешлеге тәфсилләп күрсәтеләчәк.

Әлбәттә, документ әзерләү һәм кабул итү үзе искиткеч зур хезмәт булса, аны гамәлгә ашыру тагын да катлаулырак барачак, чөнки “хуҗа” кушканны көтеп утыру менталитетыннан арына алмаган аңнарны “чистартасы”, үзаңны нык үстерәсе бар әле.  Моннан бер гасыр элек (ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз) шундый ук проблемалар өстендә эшләгән татар милләте үзе дә зур үзгәрешләр кичергән. Бу хакта да саннар сөйли: 1920 елда хәзерге Татарстан территориясендә 2 миллион 900 мең татар яшәгән, хәзер – 3 миллион 900 мең. Ул елда Казан халкы 136 мең кеше булган, хәзер – 1 миллион 200 мең кеше. Ул вакытта татар халкының 86 проценты авылларда яшәгән булса, хәзер 76 процент халык район үзәкләрендә, шәһәрләрдә гомер итә. Үзгәрешләрнең төп билгесен докладчы, ярымшаярып, гади генә бер мисалда дәлилләде: “Элек баланы әби-бабай янына авылга кайтаралар, көзгә ул рәхәтләнеп татарча сөйләшергә өйрәнеп килә иде. Хәзер оныклар ул 1-2 айда әби-бабайның үзен русча сөйләшергә өйрәтеп киләләр”...

Әйе, проблемалар күп, вәзгыять катлаулы һәм татарны саклап калу, кем әйтмешли, КЕШЕ итү өчен әле җиң сызганып эшлисе дә эшлисе. Моңа кадәр эшләнгәннәргә таянып, эшләнмәгәннәрне барлап, кичәгегә, бүгенгә, иртәгәгә карап эшлисе ул эшне. Иң мөһиме, боз урыныннан кузгалды, инде үз язмышына битараф булмаган һәр татар (татар гына да түгел), әлеге документ эскизларын өйрәнеп, әйтәсе фикерләрен әйтсен иде. Элемтә өчен юллар һәркемгә һәрчак ачык – телефон: 8(843) 236-59-16; сайт: http://tatar-congress.org;  E-mail: tatar-congress@mail.ru.
23 гыйнвар көнне Бөгелмәдә Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының күчмә утырышы узды. Аның эшендә БТК БК рәисе, ТР премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев, Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият институтының фәнни эшләр буенча җитәкче урынбасары Олег Хисамов, тарихчы-төбәкчеләр берләшмәсе рәисе, академик Альберт Борһанов, Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы алты район: Ютазы, Баулы, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск делегацияләре, бөгелмә районы авыл җирлекләре башлыклары, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Мәгълүм булганча, узган елның сентябрь аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, беренче чиратта татар милләтен үстерү стратегиясен эшләргә кирәклеген әйтеп, бу эшне Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетына йөкләгән иде. Шул җәһәттән, республикабыз районнарында яшәүчеләрне хәзер шул стратегия проектының эскизлары белән таныштыру башланып китте. Гыйнвар аенда Арча, Нурлатта шул төбәк районнары өчен утырышлар узып, Бөгелмәдәгесе өченчесе иде. Аннары шундый ук максат белән Россиянең татарлар яшәгән төбәкләренә чыгу, март аенда – татар эшмәкәрләре, “Ак калфак” җәмгыяте вәкилләре, июньдә дин әһелләре белән җыелып сөйләшүләр планлаштырыла. Бары тик тәкъдимнәр, киңәшләр тупланып, өйрәнелеп беткәч кенә проект эшләнеп, бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарларны берләштерүне, милләтне саклап калу гына түгел, ә үсешен тәэмин итәргә тиешле юлларны да билгеләячәк төп документ август башына әзер булыр дип ниятләнә. Боларның барысы хакында да утырышның А. Баталов исемендәге рус драма театры бинасында узган пленар өлешендә В. Шәйхразыев бәян итте. Ә аңа кадәр кунаклар башта, Бөгелмәнең социаль-мәдәни объектлары белән танышу җәһәтеннән, Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясендә, андагы этнография һәм Һади Атласи музейларында булдылар, Татар мәдәният үзәгенең мәһабәт бинасы белән таныштылар, халык театрының “Гөргөри кияүләре” спектакленнән өзек карадылар. Төп сөйләшү, билгеле, пленар утырышта барды. Ул Ильяс хәзрәтнең хәер-догасы белән башланып китте. Аннары Олег Хисамов бүгенге көндә милләтнең гаять куркыныч хәлдә булуын, моның хәтта татарларның әкиятләрне онытып бару мисалында да ачык күренүен әйтеп, әзерләнә торган документ – дистәләгән елларны колачлаячак үсеш стратегиясен төзүнең төрле эшчәнлек өлкәләрендә (икътисад, дин, социаль-мәдәни, мәгариф һ.б.) татарны милләт буларак саклап калу нияте белән алып барыла торган аерым гамәлләрне бер максатка юнәлтү өчен бик тә кирәклеген аңлатып узды. Бөгелмә вәкиле Флюра Шәрипова да үз чыгышында әлеге документның рухи кыйблабызны билгеләүдәге әһәмиятенә басым ясады. “Кем мин – татар булмагач...” – Васил Гаптелгаяз улы стратегик үсеш документының, үзе әйтмешли, “кысасы” белән таныштыруны шундый риторик сорау бирүдән һәм берничә сан китерүдән башлады. Татарстанда – 173, Россиядә 190 милләт бар. Җир шарында 7,5 миллиардтан артык кеше яши, шуларның 10 миллионлабы – татар. Бу документ татарны берләштерергә, үсешен тәэмин итәргә һәм барлык башка милләтләр өчен өлге булырга тиеш. Монда инде гомуми принциплар гына түгел, ә максатка ирешү юллары, матди-финанси чыганаклар, таяну нокталары, этәргеч бирүче факторлар барысы да исәпкә алынган, югары даирәләрдән башлап, һәр кешенең мөмкинлеге, бурычы билгеләнгән булачак. “Халык белән эшли беләбез, аерым кешеләр белән эшләргә өйрәнү кирәк”,– диде чыгыш ясаучы. Шуңа күрә дә, документта, төп гомуми принциплардан тыш, “Юл картасы” форматында бүген һәм иртәгә кемнең нәрсә эшләргә тиешлеге тәфсилләп күрсәтеләчәк. Әлбәттә, документ әзерләү һәм кабул итү үзе искиткеч зур хезмәт булса, аны гамәлгә ашыру тагын да катлаулырак барачак, чөнки “хуҗа” кушканны көтеп утыру менталитетыннан арына алмаган аңнарны “чистартасы”, үзаңны нык үстерәсе бар әле. Моннан бер гасыр элек (ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз) шундый ук проблемалар өстендә эшләгән татар милләте үзе дә зур үзгәрешләр кичергән. Бу хакта да саннар сөйли: 1920 елда хәзерге Татарстан территориясендә 2 миллион 900 мең татар яшәгән, хәзер – 3 миллион 900 мең. Ул елда Казан халкы 136 мең кеше булган, хәзер – 1 миллион 200 мең кеше. Ул вакытта татар халкының 86 проценты авылларда яшәгән булса, хәзер 76 процент халык район үзәкләрендә, шәһәрләрдә гомер итә. Үзгәрешләрнең төп билгесен докладчы, ярымшаярып, гади генә бер мисалда дәлилләде: “Элек баланы әби-бабай янына авылга кайтаралар, көзгә ул рәхәтләнеп татарча сөйләшергә өйрәнеп килә иде. Хәзер оныклар ул 1-2 айда әби-бабайның үзен русча сөйләшергә өйрәтеп киләләр”... Әйе, проблемалар күп, вәзгыять катлаулы һәм татарны саклап калу, кем әйтмешли, КЕШЕ итү өчен әле җиң сызганып эшлисе дә эшлисе. Моңа кадәр эшләнгәннәргә таянып, эшләнмәгәннәрне барлап, кичәгегә, бүгенгә, иртәгәгә карап эшлисе ул эшне. Иң мөһиме, боз урыныннан кузгалды, инде үз язмышына битараф булмаган һәр татар (татар гына да түгел), әлеге документ эскизларын өйрәнеп, әйтәсе фикерләрен әйтсен иде. Элемтә өчен юллар һәркемгә һәрчак ачык – телефон: 8(843) 236-59-16; сайт: http://tatar-congress.org; E-mail: tatar-congress@mail.ru.

Тулырак мәгълүмат