36 КӨН ӨЧЕН - БЕР ЕЛЛЫК УРАЗА ӘҖЕРЕ!

22.06.2018

Изге Рамазан ае узып та китте, сизми дә калдык. Шулай  гомер дә узып китәчәк. Аллаһ Тәгалә барчабызның изге гамәлләрен кабул итсә һәм гөнаһларыбызны ярлыкаса иде. Рамазан ае тәмамлануга карамастан, изге гамәлләрне кылуыбызны дәвам итәргә насыйп булсын.

Һиҗри календарьда изге Рамазан аен шәүвәл ае алыштыра. Бу айның беренче көнендә без Ураза бәйрәмен билгеләп үттек.

Бу айның аталышы гарәп падишаһларының исеме белән бәйле. Бәни Гайсә кабиләсенең падишаһы Әнүш гомеренең күп өлешен сахраларда, урманнарда йөреп, төрле бөҗәкләр белән хозурланып, аларны өйрәнеп уздыра. Ул гомере буе диңгез ярында яшәүче кигәвен кебек зур яшел чебенне күрергә  тели. Көннәрдән беркөнне, кояш баегач, диңгез буенда нәкъ шул чебеннәрнең өерен күрә һәм гаҗәпләнеп кычкырып җибәрә: “Мә һәзәл шәүвәләте”, ягъни “Бу нинди ачыш!”. Бу туван дип аталган айның ахыргы көне була һәм Әнүш падишаһ бу айны шушы ачыш хөрмәтенә “шәүвәл” дип атый. Ислам дине кергәнче, шәүвәлнең беренче көне гарәпләрдә нәхес, ягъни бәхетсезлек, шомлылык, уңышсызлык көне дип саналган.

Гарәп ярымутравында Ислам дине кабул ителгәч, шәүвәлнең беренче көнендә Гайдел-фитыр, ягъни Рамазан уразасы төгәлләнгән соң  бәйрәм ителә торган Ураза гаете билгеләп үтелә башлый.

Рамазан  уразасын тотканнан соң шәүвәл аенда ураза тоту Пәйгамбәребез сөннәтеннән булган мөстәхәб нәфел (эшләсә яхшы, эшләмәсә гөнаһысы юк) гамәл, ул ваҗиб (мәҗбүри) түгел. Ләкин аның әҗер-савабы ел буе ураза тотучыныкы кебек бик бөек һәм дәрәҗәле. Бу турыда Пәйгамбәребез (салаллаху галәйхи вәссәлам): «Кем исә ураза аеның фарыз уразасын тотып, аннан соң шәүвәл аеның алты көнен тотса, ул ел буе ураза тоткан кебек булыр»,  ди. Хәдиснең мәгънәсе Шәригатьтәге кагыйдәдән чыга: һәрбер изге гамәл өчен ун әҗер-савап билгеләнә. Рамазан уразасының  әҗер-савабы ун ай ураза тоткан кебек. Ә шәүвәлдә алты көнлек уразаның әҗер-савабы ике айныкына туры килә. Бергә кушкач, бер еллык әҗер-савап хасил була. Ләкин монда сүз әҗер-савап турында гына бара. Ул гамәлләр барыбер бертигез була алмый икәнен дә аңларга кирәк. Шәүвәлдә алты көн ураза тоту — сөннәт гамәл. Бер елны бу уразаны тотып, икенчесендә калдырсаң, зарары юк. Ләкин ел саен тотсаң  хәерлерәк, ни өчен әле  үзеңне шундый зур әҗер-саваптан мәхрүм итәргә?!

Бу уразаны аерым көннәргә бүлеп тотарга да ярый, бер тоташтан тоту мәҗбүри түгел, ләкин хәерлерәк. Мөселман уразаны шәүвәл аеның кайсы көннәрендә тотарга тели, шул вакытта тота ала. Рамазанда тотылмый калган көннәре булучыларга нишләргә? Иң элек алар калган уразаларын  каза кылырга, ягъни тотып бетерергә, шуннан соң шәүвәл  уразасын  тота башларга тиешләр. Хәдистән әйтелгәнчә, бер еллык әҗер-савап Рамазан аен тулысынча тотмаган кешегә насыйп булмый. Фарыз гамәл, нәфел гамәлдән алдан кылынырга тиеш, ягъни фарыз үтәлмичә, нәфел кабул булмый.

Шәүвәл уразасы Рамазанда булган кимчелекләрне каплый. Әгәр мөселманның Рамазандагы уразасында кимчелекләре яисә уразасына зарар китерерлек гөнаһлары булса, Кыямәт көнендә аның нәфел уразалары фарыз уразаларын ямар өчен кулланылачак. Пәйгамбәребез (салаллаху галәйхи вәссәлам) нең хәдисендә дә моңа дәлил бар: «Дөреслектә, Кыямәт көнендә иң беренче хисап кылына торган гамәл — ул намаз. Раббыбыз фәрештәләргә әйтер: «Колымның фарыз намазына карагыз, аны камил рәвештә кылдымы яисә кимчелекләре булдымы? Әгәр камил рәвештә кылынса, алар камил булып язылырлар, ләкин әгәр аларда ниндидер кимчелек булса, колымның нәфел намазларына карагыз. Әгәр аның нәфел намазлары булса, колымның фарыз намазларын шул нәфел намазларыннан алып камилләштерегез. Һәм барлык гамәлләр бу рәвештә кабул ителәчәк».

Шәүвәл уразасы Пәйгамбәребез (салаллаху галәйхи вәссәлам) безгә билгеләп куйган сөннәт гамәл. Шулай ук, шәүвәл аенда ураза тоту  изге гамәлләр кылганнан соң, адәм балаларын аларны дәвам иттерүгә күнектерү өчен файдалы. Һәм Рамазан уразасының кабул булуының ачык дәлиле булачак, ин шә Аллаһ! Нәфел уразасын тоту, Раббыбызга Рамазанда ураза тотарга мөмкинлек нигъмәтенә шөкрана белдерү, Аллаһ Тәгаләнең һәм Рәсүлебезнең мәхәббәтләренә ирешү дә.

Бер галимнән: «Хатын-кызда Рамазан уразасының бурычы булса, ул шәүвәлдән алты көн тота аламы, яисә башта каза кылырга тиешме?» — дип сораганнар. Галим Пәйгамбәребез (салаллаху галәйхи вәссәлам)нең хәдисенә нигезләнеп: “Ул башта Рамазан уразасын каза кылып, соңыннан гына шәүвәлнең алты көн нәфел уразасын тота ала”, дип җавап бирә. Ләкин бер искәрмә бар: мәсәлән, хатын-кыз бала тапканнан соң, нифас хәлендә булып, Рамазанда бер көн дә ураза тота алмаса, каза кылуы бөтен шәүвәл аен алып бетерсә һәм зөлкагъдә ае кергәч кенә тәмамланса, аңа шул вакытта алты көн ураза тотарга рөхсәт ителә. Ләкин монда инде каза кылып бетерү белән бу уразаны (нәфел уразасын) бер тоташтан тотарга туры киләчәк. Ул зөлкагъдә аенда тотылса да, зарураттан булганга күрә, Аллаһ боерса, ошбу шәүвәл аеның нәфел уразасы кебек кабул ителер һәм аның өчен шундый ук әҗер-савап булыр.

Һәм ахырдан тагын бер кызыклы мәгълүмат. Икенче бер хәдистә әйтелгәнчә: «Ай саен өч көн ураза тоткан кеше шулай ук бер ел ураза тоткан әҗер-савапка ирешә». Дүшәмбе һәм атнакич(пәнҗешәмбе) ураза тотучылар, иң кимендә аена сигез көн ураза тотып, хәдисләрдә килгәнчә, ел буе нәфел уразасы тоткан әҗер-савапка, ин шә Аллаһ, ирешәчәкләр.