Игълан ителмәгән сугыш-5

Бишенче бүлек

Югалган кешеләр

2018 нче елның февралендә Foreign Policy хәбәрчесе АКШта укучы уйгыр студенты Иманнан интервью ала. Иман үзенең Кытайга каникул вакытында кайтуы һәм Пекинда кулга алынуы турында сөйли. Тугыз көнгә сузылган сораштырулардан соң, аны Синьцзяндагы тәрбия лагерена җибәрәләр.

Иманны “тәрбияләү” унтугыз уйгыр утыручы камерада ук башлана. Кулга алынганнар камера эчендә марш йөрергә өйрәнә. Атлаганда “Арып эшлә, тырышып укы” шигарен кычкырырга мәҗбүр ителгән уйгырлар сәгатьләр буе төрле пропаганда видеороликларын да карарга тиеш була. Төшке аштан соң бераз гына утырып торырга мөмкинлек бирелә, аннан соң тагын – марш йөрергә өйрәнү! Иман 60 яшьлек карт белән дуслашып китә. Аны Коръән тәфсирен аңлатканы өчен җиде елга утырталар. Иманны 17 көннән соң чыгаралар, ләкин аннан соң аны бөтен видеокамералар да таный, аңа җәмәгать транпортында йөрү тыела, егетне зур кибетләргә кертми башлыйлар. Шактый вакыт тырышып йөргәннән соң, аны яңадан укуын дәвам итәргә АКШка җибәрәләр. Билгеле, Америкада ул Кытайда күргәннәрен сөйләмәскә тиеш була: “Без дә, синең туганнарың да монда калуын онытма”, дип кисәтәләр аны.

Кытай уйгырларының кулга алынулары турында соңгы ун елда бик күп язалар. 2009 нчы елда ике журналистны “дәүләт иминлегенә һөҗүм иткәннәре” өчен 13 елга хөкем итәләр. Шул ук елны уйгыр телендә язылган шигырьләре өчен Гөлмир Иминне митингларга чакыруда һәм дәүләт серен чишүдә гаепләп, гомерлеккә төрмәгә утырталар. 2010 нче елда тагын бер журналист 15 елга хөкем ителә. 2014 нче елда язучыны 8 еллык сөргенгә җибәрәләр, ә иң танылган уйгыр галимнәренең берсе – Илһам Тахти “аерылуга өндәве” өчен гомерлеккә төрмәгә утыртыла. Аның белән бергә җиде укучысын да кулга алалар.

2016 нчы елда блогерларны, уйгыр форумнарының җитәкчеләрен ирегеннән мәхрүм итәләр. 2017 нче елда илкүләм танылган галим Хәймурат Гопурны, хакимият тарафыннан үз ителгән Габдерәхим Хәйитне тоткарлыйлар. 2018 нче елда Кытай командасы өчен уйнаган 19 яшьлек футболчыны, ничек кенә сәер яңгырамасын, халыкара матчлар вакытында чит илләрдә булганы өчен гаеплиләр.

2018 елның гыйнварында Коръәнне беренче тапкыр уйгыр теленә тәрҗемә иткән 82 яшьлек Мөхәммәд Салих Хаҗима үлеме турында мәгълүмат тарала. Ул кулга алынуының 40 нчы көнендә гүр иясе була. Аның ничек үлгәнен беркем белми. Тәрҗемәче белән бер үк вакытта аның кызы һәм туганнары да тоткарлана. Алар әле һаман да төрмәдә.

Блокпостларны үтү, алдагы язмада әйткәнчә, кытайлар һәм европалылар өчен кыенлык тудырмый. Уйгырлар исә карточкаларын гына күрсәтеп калмый, күз алмасын сканер аша үткәрергә дә тиеш була. Автор Кашгардагы кичке азык-төлек кибетеннән кайтканда сәер хәл күрә: блокпост янында өч полиция хезмәткәре бер төркем яшьләрне тоткарлый. Өч машинага төялгән бу кешеләр белән нәрсә булыр - икенче көнгә инде чыгарырлармы, казыйга җибәрерләрме, әллә лагерьга илтеп ябарлармыы – монысы билгесез.

Пекин үзе тәрбия лагерьларының булуын кире кага. Ләкин алар турында Компартия лидерының 2015 нче елдагы чыгышында ук әйтеп кителә: Хотанның “белем бирү һәм күнекмәләр” үзәгендә “дини экстремизм белән авырган” 3000ләп кеше яши, диелә докладта. Ике елдан соң Кашгар түрәсе ялгыш кирәгеннән артыгын әйтеп куя: шәһәрдәге дүрт үзәктә генә дә 120 меңләп кеше бар, ди. Әлеге саннар да шактый киметелгән булырга тиеш.

Лагерьларны күк иярчене фотосурәтеннән дә күреп була: ике кат койма һәм каланчалар белән уратылган бараклар саны арта тора, элеккегеләре зурайганнан-зурая.

Европа мәктәбенең мәдәният һәм дин белеме тикшеренүчесе, алман галиме Адриан Зенц кытай төзелешенең дәүләт контрактларын тикшерә һәм тәрбия үзәкләренең 73 проектын эзләп таба. Зенц мәгълүматлары буенча, яңа лагерьлар Синьцзянның һәрбер ноктасында диярлек төзелә, үткән елның апреленнән алар өчен 108 миллион доллар тотыла.

2018 нче елда Женевада БМОның расачылыкка каршы комитет әгъзасы Гэй МакДугалл Синьцзянны “гигант концлагерь” белән чагыштыра, аның фикеренчә, анда миллионлаган кеше утыра. Шушы җыелышта булган “Халыкара уйгыр конгрессы” генераль сәркатибе Долкун Айса анда өч миллионлап кеше барлыгын искәртә. Бу сан бөтен уйгыр халкының өчтән берен тәшкил итә. Әлбәттә, Кытай хакимияте бу мәгълүматны кире кага.

...Кытайдан чыкканда автор яшерелеп калган фотолар һәм Әхмәт белән сөйләшү аудиоязмасын табарлар дип курка. Бу очракта танышларыңа да шалтыратырга ярамый – барлык элемтәләр һәм кайда йөрүләр барысы да беренче көннән үк күзәтү астында була. Ахыр чиктә автор һәрбер кешедә күзәтүчене күрә башлый, аның психикасы нык какшый. Унбиш ел элек Синьцзянда булган журналист борынгы шәһәр урынына күп елларга алгарак киткән каланы күрә.

Ташкурганда үткәрелгән соңгы иртәдә автор һәм аның иптәшләре унлап уйгырның һәр атнада эшкә барганчы үткәрелә торган сәяси мәгълүмат тыңлавын күрәләр. Каракорым тракты буйлап өскә таба юнәлгән төркем тиздән үз илендә булыр. Ә менә Кытай байрагына сәлам биргән уйгырлар төркеме бер атнадан соң кабат шунда җыелыр өчен тагын үз эш урыннарына таралыр.

Алсу Сәлах