Ишексез мунча

Быел җәен төзүче мунчабызга ишекләр куярбыз дигән идек. Тышкы тимер ишеккә заказ да биреп куйдык. Өч көн үтүгә "ишегегез әзер, килеп алыгыз", - дип хәбәр дә бирделәр. Җәй урталарына тизрәк эшен бетереп, рәхәтләнеп мунча керү иде ниятебез. Дусларыбыз кунакка чакырып торса да, гел кешедә мунча кереп ятып булмый бит. Тик көтмәгәндә мунчабызга "кунаклар" үзләре килеп төште. Юууууук, төшмәде, очып килде!

Кай арада кошлар оя да ясап куйганнар?! Тапканнар оя корыр урын?! Мунчаның тышкы ишеге куеласы урынга 2 метр биеклектә газобетон арасына корганнар! Нәкъ ишек куясы урынга! Яхшылап ясаганнар анысы: кипкән үләннәр, йон-баулар тырпаеп күренеп тора. Ишек куеласы урынны яулап алган яңа “мунча хуҗалары”ның җирән койрыклары да әллә каян күренеп янып тора. Бу нинди кош икән дип аптырадык башта, чыпчыктан чак кына кечкенә үзләре.

Атна-ун көннән килсәк, чакырылмаган кунаклар бәбәй туен үткәреп ята. Ай-яй, җитез бу кош дигәннәре! Кай арада бала чыгарырга да өлгергәннәр! Ярааар, шулай итеп “әби” белән “бабай” да булдык. Карап торабыз ирем белән кош балаларына. Сабыйларны күргәч ирнең дә күнеле йомшарды. Куймый гына бит ишекне. Берәү генә дә түгел бит, өч томшык! Әле бу куренгәннәре генә.

Яшь әти белән әни бигрәк җаваплы булып чыктылар, сокланып карап торабыз шуларга. 3-4 минут саен җимне ташып кына торалар. Әти кеше дә читтә калмый — ул да азык ташый, балаларын парлап ашаталар. Ну, сайрап та куялар! Иртәдән кичкә кадәр «фьюить, уиить" дип бертуктамый җырлыйлар. Берничә тапкыр шулай җырлагач, тел шартлаткандай, «тек-тек-тек» дип тә куялар, койрык очларын да селкетәләр. Көннәр буе шушы кошларның матур тавышларын тыңлый-тыңлый, балаларын тырышып ашатканнарына соклана-соклана мунча эчен ясадык. Кошлар бала ашата, без плитә ябыштырабыз. Бу җан ияләреннән илһам алып, арганнарыбызны онытып, канатланып эшләдек. Тора-бара кош балалары да дөньяга аваз салды — әниләре очып килү белән чыр-чу киләләр!

Кош балалары үсеп ныгый барган арада безнең мунча да ныгыды. Ләүкә ясадык, мунча эчен тышладык, каен һәм имәннән себеркеләр бәйләдек. Мичне дә ягып тикшереп карадык. Беренче тапкыр якканда мунча алдына төтен таралды. Кошлар нишләп бетәр икән, төтен исенә тончыгып үлмәсәләр генә ярар иде, - дип бик тә борчылган идем. Кайгыруым юкка булган. Чакырылмаган кунаклар бу сынауга да бирешмәде. Акрынлап мунчаны да ягып керә башладык. Гел оя янәшәсендә йөргәч, мунчалар керә башлагач, ана кош белән ата кош балаларын ташлап китеп бармаса ярар иде, дип тә хафага төшкән идек. Алар, бернигә дә карамый, балаларына җим ташуларын дәвам итәләр.

Беләсе килә генә бит шуларның нинди кош икәннәрен! Татарстанның "Түбән Кама" милли паркында кошларны өйрәнүче орнитолог Ринур Бекмансуровка шалтыраттым. Аңа мунчабызны үз иткән кошлар турында сөйләдем. Мунчага оялаучы бу канатлы дуслар уткойрык (горихвостка) булып чыкты. "2-3 атна көтегез. Балалары канат чыгаргач, уткойрыклар очып китәр", — диде орнитолог. Нинди атналар ди, айлар буе да көтәргә дә әзербез! Бу кошлар безнең күнелләребезне яшәртте, аларның чут-чут итеп сайрауларын тыңлап без яшьлегебезгә кайткандай булдык бит, без дә аларга карап үзара шулай сайрашып йөрдек.

Бу кошлар турында беләсем килеп үзем дә мәгълүмат җыйдым. Мунчага ишек куярга комачаулаган бу кошлар чыннан да уткойрык, русчалатып әйтсәк "горихвостка-чернушка" икән. Иртәдән кичкә кадәр сайраучы кошлар кыргый табигатьтә тауларда һәм кыяларда оялый. Ә менә шәһәр һәм авылларда ояны төзелеш барган урыннарда салырга ярата дип язылган. Безнен төзелеп бетмәгән таш мунча корылмасын да ташлы кыя дип кабул иткәннәр, күрәсең. 18-20 сәгать эчендә якынча 500 тапкыр очып барып, баласына ашарга алып кайта дигән сүзләрне укыгач, аларның шушы уткойрык икәнендә шигем калмады. Җылы якларга беренче салкыннар килү белән сентябрь аенда ук очып китәләр диелгән. Кышлау урыннары — Япония, Африка, Көньяк-Көнбатыш Азия. Сайраганда кайвакыт нигә «тек-тек-тек» дип әйткәннәрен дә аңладым. Борчылганда шундый аваз чыгара икән бу кошлар. Оялары тирәсендә без буталып йөргәнгә шулай кайгырганнар икән.

Бигрәк тынгысыз, хәрәкәтчән, акыллы кошлар булып чыкты алар. Мунчага килсәк, уткойрыклар электр чыбыгына, я койма өстенә утырып безнең киткәнне күзәтеп утыралар. Балалары да томшыкларын ачып, сабыр гына әти-әнисенең килеп ашатканын көтеп ята. Ташлап китмәсләрен сизәләр, күрәсең.

Түземлегебезне җыеп без дә кошларның балалары белән бергә ояларыннан очып киткәнен көтәбез. Ишек тә көтә... Мунчаны әле һаман ишексез керәбез...Ишектәмени хикмәт!

Мәрьям Заһиди