КАРАДАН АГАРЫП ЧЫККАН

Юынмаган, бите пычрак кешегә татарлар, гадәттә, "мунча пәрие булгансың", диләр. Мөгаен, бу гыйбарә халык теленә кара мунча заманнарыннан кереп калгандыр. Татар авылларында гади халык гадәттә кара мунча салган. Бөтен эшен тәмамлаганнан соң кич яки төнлә кереп юынган. Керосин, шәмнәр булмаган. Чыра яктысы, сукыр лампа астында юынып чыккан кешенең берәр җире корымга буялмый калмаган, күрәсең.

Әкиятләрдә телгә алынган кара мунча ак мунчадан морҗасыз булуы белән аерыла. Ягып җибәргәч, кап-кара төтен мич авызыннан ургып мунча эченә таралган. Диварларга бармак калынлыгы корым утырып, мунча эче кап-кара булган. Шуңа аны кара мунча дип атаганнар да инде. Керер алдыннан, ис тимәсен дип, ишекләрен ачып, төтен чыгарганнар. Хуҗалар, гадәттә, кара мунчаны юып азапланмаганнар. Елына бер генә юганнар. Чөнки мәгънәсе юк - бер ягуга ул яңадан кап-кара булган.

Күпләр мунчада юыну культурасының беренче булып нәкъ менә татарларда барлыкка килгәнен белмидер дә әле. Татар мунчасының тарихы Болгар дәүләтенә барып тоташа. Багдад хәлифәсе әл-Моктадир илчелеге сәркатибе, гарәп сәяхәтчесе Әхмәт ибн-Фадлан 922 елда Болгарга килгәч, ирләр белән хатыннарның бергә юынуын күреп гаҗәпләнә. Бу турыда ул истәлекләрендә язып калдыра. Соңрак, X гасырның ахырларында, землянкалар казып, ирләр белән хатыннарның мунчаны аерым кергәнлеге билгеле. Күрәсең, ислам дине кабул ителгәч, ерак бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йолалары да үзгәрә.

Кара мунча бүген татарларда юк дип тә әйтергә дә була. Галимнәрнең язуына караганда, XIX гасырда татар авылларында кара мунчалар сирәгәя.Егерменче йөз башында авылларда күбрәк ак мунчалар сала башлыйлар. Шулай да Татарстанның кайбер районнарында бүгенге көнгә кадәр кара мунчалар булуы мәгълүм. Бигрәк тә алар Кайбыч районында популяр. Хәер, авылларда сакланып калган кара мунчалар бер хәл. Файдасы күбрәк дип, байлар хәзер кара мунчаны махсус салдыра икән.

Кара мунчада ялгыш кына стенага терәлдеңме - корымга буяласың. Шуңа да мунчада юынганда иң мөһиме – диварга тотынмаска кирәк. Терәлсәң - баш бетте. Чистарырга, агарынырга дип кергән җиреңнән "мунча пәрие" төсле кап-кара булып чыгуыңны көт тә тор!

Мәрьям Заһиди