КЫЗЫЛ АРМЕЕЦ ЗАЙНАК САДРЕТДИНОВ

06.05.2018

1943 елның беренче айларында минем бабам – кызыл армеец Зайнак Садретдиновның үлеме турындагы хәбәр Бурят-Монгол АССРның Заиграево авылына килгән.

ХӘБӘР ИТҮ КӘГАЗЕ.

Сезнең ирегез кызыл армеец Садретдинов Зайнак

Туган җире: Бурят-Монгол АССР

Заиграево районы «Жданов» исмемендәге колхоз

Социалистик Ватанны саклап, хәрби антына тугъры калып, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп

1943 елның 13-нче февралендә

сугышта үтерелгән.

Ленинград өлкәсенең Мга районы Югары Назия авылыннан 1,5 км көнбатышка таба урнашкан дивизия зиратында күмелгән.

Бу хәбәр итү кәгазе пенсия турындагы үтенеч өчен документ булып тора /СССР Саклану Халык комиссариатының 22-нче боерыгы/.

741 укчылар полкы командиры

Подполковник /Юлдашев./

Штаб башлыгы

Майор /Прохоров./

Мин аның турындагы бу мәгълүматны берничә ел элек кенә Бурятиянең Заиграево РВК хезмәткәрләреннән белдем. Бабамның үлеме турында язылган хәбәрнең күчермәсен җибәрделәр. Көтелмәгән табылдык, чөнки 1943 елның 13 февралендә бабам артиллерия снаряды кылпыйчыгыннан яраланган. Аның уңъяк беләгендә сөяген һәм нервларын үтәли тишкән җәрәхәт булган. Бабамның әнигә сөйләгәннәре буенча, санитарка аны солдат мәетләре белән тулган һәм канга баткан сугыш кырыннан өстерәп алып чыккан. 128 нче укчылар дивизиясенең яралыларга ярдәм күрсәтү пунктында, Зайнак бабайны үлемнән алып калырга тырышканда да, ул коточкыч сугыш дәвам иткәндер. Аның сөйләве буенча, табиблар бабайның кулын кисәргә уйлыйлар. Аларга шулай җайлырак тоелгандыр инде. Ләкин бабам тавыш-гауга күтәрә, кулын кистерергә бирми.

Сугышта һәлак булганнар һәм исән калганнар турындагы мәгълүматны катлаулы сугыш кырында җыйганга күрә, госпитальгә эләккән яралылар турында полк җитәкчеләре белмәгән. Шул сәбәпле, 741 нче укчылар полкы кызыл армеец Зайнак Садретдинов Волхов фронты составындагы 128 нче укчылар дивизиясенең үлгән сугышчылары исемлегенә кергән. Тиздән бу хата төзәтелгән, бабамны полкның сугышчылары исемлегеннән сызып, барлык тәэмин итү исемлекләреннән алып ташлаганнар. Яраланган сугышчыны дәваланырга МСБ ка җибәргәннәр.

Зайнак бабай үзенең соңгы көннәренә кадәр шушы “тыңламас” кулы белән яшәде, ләкин саклап калган кулы белән горурланды. “Мин Гитлерга Волхов фронтында уң кулымны бүләк иттем”- дип еш кабатлады. Аның сөйләвенчә,ул аз гына, нибары өч ай сугышкан, ләкин фронтның иң алгы сызыгында, үтә кайнар ноктада сугышкан. Анда күпләрнең җаннары бу газапка түзә алмаган. Бабам әнигә болай дип сөйләгән, бервакыт бер яшь сугышчы, кешеләрне үтерергә, сугышырга теләмим дип тавыш куптарган. Командир аңа көрәк биргән һәм строй алдында чокыр казырга кушкан.Эш беткәч, офицер аны атып үтергән. Сугышчыны үзе казыган чокырга күмеп куйганнар. Менә шулай итеп офицер тәртип урнаштырган.

Тарихта билгеле булганча, 1943 елда иң әһәмиятле вакыйга булып, 18 гыйнварда төньяк-көнчыгыш юнәлештә Ленинград чолганышын өзү санала. Бу сугышта җитәкчелегебез барлык тупланган тәҗрибә Һәм мөмкинлекләрне кулланырга омтылган. “Очкын” операциясендә 741 нче укчылар полкы да катнашкан. Бабам исә соңрак, чолганышны өзеп бер өч атна үткәннән соң, үзенең кулын “бүләк иткән”. Ул Ленинград тирәсендәге Синявино биеклегендә булырга мөмкин. Анда фашистларга каршы иң канкойгыч сугышлар барган - монда совет солдатларының мәетләре белән җир тулган.

Ә минем Зайнак бабам өчен сугыш тәмамланган. Командирлар аның фамилиясен үлгәннәр исемлегенә язган вакытта, ул фронт сызыгыннан еракка, илебезнең уртасына юл алган. Аның үткән эзләрен дәваланган госпитальләре буенча торгызырга була.16 февральдә Ленинград өлкәсе Бокситогорск шәһәре, 28 февральдән Калинин өлкәсе (хәзер Тверь) Кызыл Холм шәһәре, 25 марттан Ярослав өлкәсе Рыбинск шәһәрендә булган. 1943 елның 12 апрелендә, илебезнең Аурупа өлешен үтеп, Молотов өлкәсе (хәзер Пермь) Соликамск шәһәренә килгән.

1943 елның 4 маеннан хәрби табиблардан торган комиссия бабамны хәрби хезмәткә яраксыз дип тапкан. Икенче көнне ул 3137 номерлы эвакогоспитальдән чыгып, Соликамск шәһәр Советы башкарма комитетының социаль хезмәт күрсәтү бүлегеннән 120 сум алып, шәһәрдән чыгып киткән.Бу вакытта хатынына Бурятиягә аның үлеме турындагы хәбәр дә килеп җитәргә тиеш булган. Кем иртәрәк өлгергәндер: куркыныч хәбәрле почтальонмы, әллә яралы бабаммы – хәзер инде беркайчан да белә алмабыз. Ләкин Мамадыштагы Пенсия фонды документларында, 1943 елның 19 маенда II группадагы сугыш инвалиды Зайнак Садрутдинов Бурят-Монголия АССРның Заиграево районы социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә исәпкә куелган. Ә үлеме турында язылган хәбәрнең уңьяк почмагына “яралану сәбәпле кайткан” дип кулдан өстәп язып куелган.

Бер елдан соң, 1944 елның 27 гыйнварендә Ленинград шәһәре чолганышы тулысынча өзелгән. Бу бөек вакыйга 1943 елның кышындагы “Очкын” операциясенең әһәмиятен бераз киметкән.

Әниемнең әтисе - Зайнак Садрутдинов (Сагдутдинов) 1909 елда Казан губернасы Мамадыш өязе Югары Козгынчы авылында туган. Идел буендагы 1921 елгы коточкыч ачлык вакытында абыйсы Гаян белән ятим калган. Ике ага юньле яшәрлек җир эзләп, ярты илне йөреп чыкканнар. Алар бер эштән дә курыкмаганнар, күп вакыт озын татар җырларын җырлап, хәер сорашканнар. Хәзерге чорда аларны нәфрәтләнеп гастарбайтерлар диярләр иде.

30 нчы елларда Гаян абый Мәскәү тирәсендәге (хәзерге - Тула өлкәсе) яки Донбасста, кешеләр төрлечә әйтәләр - карьерда эш тапкан, шартлату эшләре барышында үлеп тә киткән. Бабам ялгызы калган. Дөрес, бу вакытка ул гаилә корырга һәм Бурятиягә китәргә өлгергән. Бу чорда ТАССРдан күп халыкны анда күчергәннәр. Соңрак кешеләр беренче тапкыр туйганчы ит ашаганнары турында сөйләгәннәр. Себердәге “оҗмах” турында халыклар арасында хак сүзләр йөргән, ләкин бабам хезмәтенең җимешләрен татырга өлгерәлмичә калган, илдә сугыш башланган.

Зайнак бабамнын Бурятиядәге бәхетле тормыш кору планнарын сугыш җимереп ташлый - бабам фронттан кулсыз кайта. Чит җирләрдә, бигрәк тә колхозда инвалидка яхшы эш табуы авыр булганлыктан, урманчылыктагы “тере акча” турында бөтенләй онытырга туры килгәнлектән, бабам 1944 елда туган җирләренә кайткан. Бөтен гомере буе монда ашлык әзерләүдә, соңрак Райпо конторасында эшләгән. Зайнак бабам 1981 елда вафат булган, туган авылында җирләнгән.

Ленар Мифтахныкы

Википедиядән: «Ирешелгән хәрби уңыш кечкенә булса да (шәһәрне ил белән тоташтыручы коридорның киңлеге нибары 8-10 километр), чолганышны өзүнең сәяси, матди-икътисади әһәмияте зур булган. Аз гына вакыт эчендә Поляна-Шлиссельбург тимер юл линиясе, Нева аркылы берничә күпер, автомобиль магистрале төзелгән. 7 нче февральдә Финляндия вокзалына беренче поезд килгән. Февраль уртасыннан (1943 ел) Ленинградта илебезнең башка сәнәгать үзәкләрендә кабул ителгән нормалар буенча азык-төлек бирелә башлаган. Шәһәр өчен барган сугышта чолганышны өзүнең әһәмияте - немец гаскәрләренең Ленинградны алу мөмкинлеген юкка чыгарылуы - сугыштагы төньяк-көнбатыш юнәлештә җиңү бөтен килеш совет солдатлары кулына күчү».

"Подписаться" төймәсенә басыгыз!