МУЕНДАГЫ УМЫРТКА СӨЯГЕН ДӘВАЛЫЙК (ВИДЕО)

02.05.2018

Инфаркт һәм инсульт авырулары аяктан егар дип куркып, кан басымыннан учлап дару эчүчеләр саны арта бара. Гәрчә, моны булдырмас өчен муенга дөрес итеп гимнастика ясарга гына кирәк. Табиб Александр Шишонин дәвалар өчен яңа ысул уйлап тапкан. Аның күп санлы авырулары югары кан басымы, остеохондроз һәм башка авырулардан котылган. Бу турыда «Аргументы и факты» гәҗитендә язганнар.

- Александр Юрьевич, муендагы авыртулар һәм югары кан басымы арасында бәйләнеш бармы?

- Яшь зурая барган саен умыртка сөякләре урыныннан күчә. Нәтиҗәдә баш миен тукландыручы тамырлар кысыла. Ул кислородны азрак ала башлый. Баш мие йөрәккә ешрак, катырак эшләргә боерык бирә. Басым көчәя. Шуның белән бергә башка килүче кан йөреше да арта. Йөрәк хәлсез икән, баш мие кан тамырларына кысылырга куша. Шуңа да кан басымы югары булган кешеләрнең еш кына аяклары салкын була. Әгәр иң нечкә кан тамырлары тыңламаса, баш мие бөерләргә һөҗүм итә. Басымны тотып торыр өчен, ул аларны организмнан су чыгартудан тыя. Баш миенә кислород начар килсә, канның составы үзгәрә, глюкоза күләме арта. Бу аңлашыла да. Баш миенә кайдандыр туклану алырга кирәк бит! Инде бар көчләр сарыф ителгәч, кешегә инсульт була.

- Как тамырларының кысылышы каян барлыкка килә?

Остеохондроз авыруы стресс кичерү һәм төрле травмаларга бәйле. Теләсә нинди кичерешләр муендагы мускулларга йогынты ясый. Авыр хәлләрдән сакланыр өчен, каз кебек, башыбызны җилкәгә яшерәсе килә. Нәтиҗәдә муен һәм күкрәк өлешләре мускуллары кысыла. Кан йөреше бозыла, умырткалык арасындагы дисклар көчсезләнә һәм алар тамырларны кыса. УЗИ аппараты аша артерияләрнең кайда һәм ничек кысылулары күренә. Авыруга китерүнең төп сәбәпчесе - атлант дип аталган, муендагы беренче умыртка.

- Ни өчен муенның бу умырткасы авыруга китерә ?

- Нәкъ менә бу умыртка баш сөяген төрле якка боруда катнаша. Кеше олыгайган саен ул какшый башлый. Кан басымыннан интегүчеләрнең 70% гел бер зар белән килә: "Үземне бик начар хис итеп уянам, иртәнге сәгать 5 тән үк кан басымым күтәрелгән була", - ди алар. Урыннарыннан торып йөри башлагач, хәлләре җиңеләя. Эш шунда ки, кеше йоклаган вакытта, бигрәк тә биек мендәргә ятса, атлант урыныннан күчә һәм тамырларны кыса. Кеше аягында йөри башлагач, хәле азрак яхшыра. Әмма кайвакыт атлант умырткасы кеше торып басканнан соң да, үз урынына кайтмаска мөмкин. Ул чакта кешенең кинәт кенә кан басымы күтәрелә яки башына кан сава.

- Бар гаеп шушы атлант исемле умыртка сөягендә икәнен ничек аңладыгыз?

- Муен өлешенең умыртка сөякләре арасында бүсерләре булган авыруларга ярдәм итү турында 15 ел элек уйлана башладым. Гәүдәнең бу өлеше бик катлаулы. Мануаль табиб кулы белән дәвалаганда ялгыш бер хәрәкәт ясый икән, кеше гомерлеккә инвалид калырга мөмкин. Мин мускуллар кысылган урынга акрын гына үтеп керүче йомшак ысулны уйлап таптым. Моңа өстәп тернәкләндерү җиһазларында күнегүләр ясау да кулланыла. Муеннарында катлаулы бүсерләр булган авырулар акрынлап терелә башлады. Гадәттә бу өлкән яшьтәге кешеләр. Бер ара алар минем янга килеп: «Александр Юрьевич, син безне башкача дәвалыйсың, иртән хәлебез юк, кан басымыбыз да күтәрелмәгән, гомер буе югары кан басымыннан дару эчә идек, " - дия башладылар. Шунда мине аяз көнне яшен суккан кебек булды! Кеше муены аша тамырлар уза бит. Димәк, мин умырткалык белән кысылган нервларга гына түгел, тамырларга да ярдәм итәм. Кан йөреше яхшыра, баш мие йөрәкне бар куәткә эшләтми башлый. Һәм мин үз авыруларыма югары кан басымыннан дарулар эчерми башладым. Минем иң яраткан дәваланучым - балаларның яман шеш авыруы табибы Лидия Алексеевна Махонова. Ул минем яныма 86 яшендә килде. 4 ел элек муенындагы бүсере аркасында хәрәкәтсез калган. Кан басымыннан гына да 15 төрле дару эчкән. Өлкән яшьтә булгач, операция ясарга ярамаган. Мин аның белән шөгыльләнә башладым. Нәтиҗәдә ул аягына басты. Дарулар эчүдән туктады. Кан басымы 120 гә 80 булды. Күптән түгел без аның 90 яшен билгеләп үттек. Мин шунда "гипертония" дигән авыруның юклыгына ышандым. Бу муенда остеохондроз авыруы нәтиҗәсе. Әмма кешеләр еллар буе дару ашый. Вакыт барган саен күбрәк дару кулланалар. Бу препаратлар йөрәк, баш мие, бөерләр өчен бик зыянлы. Илдә 1 миллион кеше инсульт һәм инфарктлардан үлә. Яман шешкә караганда, муен кешеләрне 3 тапкыр күбрәк үтерә. Югыйсә, муенның беренче умырткасын дәваларга кирәк.

- Муен өчен булдырылган күнегүләрегезне кеше интернеттан карап үзе дә ясый аламы?

- Әйе, мөмкин. Әмма бу гимнастиканы бер ай дәвамында ясаганнан соң хәлегез җиңеләймәсә, табибларга мөрәҗәгать итегез. Бәлки умырткалыкта яки кан тамырларында башка сәбәпләр бардыр. Бу очракта, ысул туры килмәскә мөмкин.

- Югары кан басымы авыруына диета ярдәм итә аламы?

- Бу баш миенең кан йөрешендәге үзгәрешләре аркасында организм күпме көч сарыф иткәненә бәйле. Моңа холестерин да сәбәпче булырга мөмкин. Ул чакта канның анализына карап туклану режимын сайларга кирәк. Искәртәм, өлкән кешеләргә хәтта сыер мае да зыян китермәскә мөмкин. Без аны файдалы ризык дип еш кына аларга ашарга киңәш итәбез. Авырулар мондый дәвалау курсын картлыктан прививка дип атый. Алар үзләрен яшьрәк, чыдамрак, көчлерәк итеп хис итә башлый.

Мәрьям Заһиди тәрҗемәсе

"Подписаться" төймәсенә басыгыз!