SOS! МИНЕМ БАЛАМ БАШКА ПЛАНЕТАДАН!

02.05.2018

Еш кына әти-әниләр яшүсмер балалары белән уртак тел таба алмауларына зарланалар. Ни өчен һәр сүзеңне авызын ачып, кызыксынып тыңлаган, һәр кушкан эшеңне йөгереп эшләгән, һәр соравыңа җанланып җавап биргән нарасыең шулай тиз арада кирегә үзгәреп куя соң? Әлеге мәкаләдә без шул сорауга җавап бирергә һәм шундый вәзгыятьтән чыгу юлларын табарга тырышырбыз.

Балагызның 12-17 яшьләрдә бик нык үзгәрүен сизә башласагыз, түземлегегезне учыгызга җыегыз һәм үзегезнең яшүсмер чагыгызны искә төшереп карагыз. Сез мондый яшьтә ниндирәк идегез? Әти-әниегезнең сүзенә җен ачуларыгыз чыккан, дусларыгыз белән бөтен башыгызга килгән фикерне тормышка ашырырга ашыккан вакытларыгыз исегезгә төшсә,

балагыз белән аралашуны җайлау күпкә җиңелрәк булыр.

Татар гаиләләренә хас булганча, баланың үзгәрүен акча эшләү белән мәшгуль әтиләр түгел, ә өйдәге җылы учакны саклаучы әниләр тизрәк сизеп ала. Шуңа күрә алда әйтеләчәк киңәшләрне эшләү әниләр өчен, мөгаен, кулайрактыр.

Бала ни өчен шулай тиз үзгәрә? Дөресен генә әйткәндә, кызыгыз яки улыгыз алай ук тиз үзгәреш кичерми, ул аның акрынлап кына бара. Бары тик сез аны сизми калырга мөмкин. Ныграк аның үзен тотышына игътибар итегез. Балагыз “хәзер” сүзенә караганда “юк” сүзен ешрак куллана башласа, аның кәеф үзгәрешләре яхшыдан-начарга бик тиз “сикерсә”, яки, киресенчә, соңгы арада ул бик моңсу, күңелсез йөрсә, димәк, аның организмында һәм күңелендә җитди үзгәрешләр бара.

Мондый алмашыну аның тән төзелешендәге үсү-үзгәрешләр, бит тиресенең бозылуыннан башлана. Алда санап үтелгәннәр еш кына аның кәеф начараюының сәбәбе дә булырга мөмкин. Шуңа да баланың йөреше авыраюында, дөньядан качарга теләп үз эченә бикләнүендә яшүсмер чорының авыр мизгелләрен тотып алырга кирәк.

Шулай итеп, сез улыгыз-кызыгызның яшүсмерлек чорына керүен аңладыгыз. Әле алай гына да түгел, аның сезгә карата мөнәсәбәте дә начар якка үзгәрде һәм бу бик яхшы сизелә башлады, ди. Инде нишләргә? Алда әйтүемчә, баштан үзегезнең яшь чагыгызны искә төшерегез. Бу сезгә хәлне аңларга да, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә, аннан үзегезнең ничек котылуыгызны хәтерегездә яңартып, чыгу юлларын табарга да ярдәм итәр.

Һәрбер мөнәсәбәт сөйләшүдән башлана. Бу, билгеле инде, бала белән ата-ана мөнәсәбәтләренә дә кагыла. Шуңа күрә балагыз белән уртак тел табасыгыз килсә, сөйләшегез. Бу хәлне үзгәртерлек бердәнбер чара. Балагызның сезнең белән үзе турында, үзендәге физик һәм рухи үзгәрүләр турында сөйләшәсе килмәсә (ә моны сез сөйләшүнең беренче мизгеленнән үк аңлаячаксыз), аның белән үзегез турында сөйләшегез. Үзегезнең борчуларыгызны балагызга сөйләгез, аннан киңәш сорагыз. Бала – ул сезнең кебек үк зур кеше. Бары тик тәҗрибәсез. Аның киңәшләре мәгънәсез, файдасыз тоелса да, бу фикерегезне аңа сиздермәгез. Аның сезгә булышырга теләве – шулай ук зур нәрсә. Димәк ул битараф түгел. Киңәшләрне колак аша гына уздырып калмыйча, эшләп тә карагыз. Бер тапкыр гына булса да чәчегезне икегә үреп килүдән әллә ни булмас. Ләкин балагыз өчен бу мөһим күрсәткеч булачак, ул үзенең, үз фикеренең сезнең өчен мөһим булуын аңлар.

Шулай ук киләчәккә планнарыгыз белән дә уртаклашыгыз. Сез бит бер гаилә, димәк, бер-берегез өчен терәк, таяныч булырга тиешсез. Һәм сезнең киләчәктәге эшләрегез балагыз тормышына да тәэсир итә бит, димәк, бу аның өчен дә мөһим.

Улыгыз, кызыгыз белән нәниләрчә сөйләшмәгез, “әттә”/”әннә” чоры инде үткән. Сез олы кешеләр. Сөйләшкәндә алдаудан, кыланудан качыгыз. Ул моны һичшиксез сизеп алачак.

Икенче этап: баланың сезгә ышанып үзен борчыган әйберләр турында сезнең белән уртаклаша башлавы. Бу очракта да хаталар җибәрмәскә кирәк. “Синең шул булыр инде”, “Күршенең баласы бигрәк акыллы, ник син шулай гел уйламыйча эшлисең соң”, “И-и, бу да булдымы проблема, пүчтәк бит бу” ише җөмләләрне гомумән кулланмасагыз да була. Балагыз сезнең белән серен уртаклаша икән, аны кабул итегез. Чын йөрәктән киңәшләрегезне бирегез, ә моның өчен әлеге хәлләрне күңел аша үткәрергә кирәк. Балагызны сез аңламасагыз, ул тәмәке, спиртлы эчемлекләр һәм сәер дусларына гына ышана башлаячак, ә сезгә бу кирәкми? Улыгыз-кызыгыз белән дуслыгыгызны югалтмагыз.

Рухи терәк була алсагыз, бик әйбәт әлбәттә, ләкин физик яктан да яшүсмерегезгә булышсагыз, үсеп, формалашып җиткәч, ул сезгә “рәхмәт”тән башка сүз әйтмәс. Еш кына, үзенең тәнендәге үзгәрешләрдән оялып, кызлар аркаларын җыерып йөри, адымнары дорфалана төшә. Егетләрнең дә гәүдә-сыны үзгәрешләр кичерә. Балагыз белән ешрак аралашсагыз, аңа аркасын туры саклап калырга ярдәм итә алачаксыз. Шулай ук аркасына массаж ясасагыз, бөкрәйгән аркасын җиңел генә килеп төзәтеп куйсагыз, аңа файдага гына булачак. Массаждан, билгеле, бала башта оялырга мөмкин, чөнки сезнең тактиль “аралашу”ыгыз инде күптән онытылган. Ләкин матур гына сөйләшсәгез, юмаласагыз, бала артык карышып тормас. Шулай ук туры йөргәндә балагызга комплиментлар әйтеп куйсагыз, аңа рәхәт булыр, үзенә карата игътибарны сизгән бала сезне читкә тибәрмәс.

Шулай итеп, шактый катлаулы яшүсмерләр һәм ата-аналар мөнәсәбәтенә без кыскача гына күзәтү ясап чыктык. Һәрбер ситуациянең шәхси булуын онытмасак, түбәндәге гомуми киңәшне биреп булыр: балагыз белән яхшы мөнәсәбәтегезне саклап калырга теләсәгез, аның начар кешеләр белән бәйләнеп китүеннән курыксагыз, төрле төр ярамаган әйберләр куллануыннан сакланып калырга теләсәгез, аның белән ешрак аралашыгыз. Ә иң мөһиме балагызны яратыгыз,аңа игътибарыгызны кызганмагыз, ул һәрвакыт үзенең сезнең өчен бик мөһим кеше икәнлеген тоеп яшәргә тиеш. Бары шул очракта гына гаиләдә бәхетле тормыш булыр.

Алсу Сәлах

"Подписаться" төймәсенә басыгыз!