СУСЛОНГЕР МИХНӘТЛӘРЕ

Бу мәкалә сугыш кырына барып җитә алмыйча, мари урманнарында үлеп калган якташларыбызга багышлана. Бөек Ватан сугышы елларында Мари АССРның Суслонгер саласында хәрби хезмәт лагеры урнашкан булган. Кичә генә чалгы белән печән чапкан, балта тотып эшләгән егетләрне, авыл агайларын вагоннарга төяп мари урманнарындагы Суслонгер лагерына озаталар. Бу лагерь 1941 елның июленнән 1943 елның ноябренә кадәр эшли. Биредә рус телле булмаган халыкны - татарларны, башкортларны, чувашларны һәм башкаларны рус теленә өйрәткәннәр. Курсантлардан сугышка пулеметчылар, артиллеристлар, танкка каршы ата торган мылтыклылар взводы командирлары әзерләгәннәр. Бу өйрәнүләрне ун меңнәрчә солдат үтә.

Әмма монда килүчеләрне тәмугъ көткән. Тирә-юньгә даны таралган лагерьны “Үлем лагере” дип атап йөрткәннәр. Бирегә озатылган солдатларга яшәр өчен казармаларны да үзләренә төзергә туры килә. Салкыннар башлангач, җылы киемнәр бирелмәгән. Курсантларның көнлек нормасы көненә 200 грамм ипи булган. Ачлыктан, суыктан, төрле чирләрдән меңнәрчә кеше үлә. Ниндидер сәбәпләр аркасында, бу лагерьларда үлүчеләрнең саннары да исәпкә алынмаган. Һәм ни аяныч, аларның күпчелеге хәзергәчә хәбәрсез югалганнар исәбендә.

Башка якташларыбыз кебек, Суслонгерда беренче “чыныгуны” Актаныш районы егете Хантимер Хөрмәтов та ала. Бирегә ул 1943 нче елны 17 яшендә килеп эләгә. “Без монда күргәннәрне эт тә күрмәде. Көне буе эшлисең, ял юк. Җилкә өстендә бүрәнәләр ташыган чакта иңбашлары суелып, канап бетә торган иде. Ярма салынган сыек ашны 5 кешегә бер савытка салып бирделәр. Ул бет турында сөйләп тә торасы юк. Коточкыч җәфалар күрдек. Кайберәүләр качып та карады. Артларыннан куып тотып кире кайтарганнан соң, бичараларны каты итеп кыйныйлар иде. Күпләр бу михнәтләргә чыдый алмый мәрхүм булды. Без тизрәк фронтка алуларын тели идек, ичмасам анда исән калу мөмкинлеге бар иде. Бәхеткә, мине ярты елдан соң сугышка Балтика буена озаттылар”, - дип искә ала лагерьның ачысын татыган бабай.

Суслонгер лагере турындагы мәгълүматлар бүгенге көнгә кадәр яшерен булып исәпләнә. Тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигамаев соңгы елларда Суслонгер тарихы темасы белән кызыксына башлый. “Кызганыч, Суслонгердагы кадрлы офицерлар ГУЛАГ системасыннан чыккан лагерь башлыкларына, күзәтеп торучыларга алышына. Алар лагерьда рәхимсез режим кертә. Солдатларга җибәрелгән ашамлыкларның күпчелеген бу адәмнәр Казан, Йошкар-Ола базарларында җирле халыкка саткан. Аннан кергән акча лагерь башлыкларының кесәләренә китә торган була, - дип сөйли тарихчы. 1943 елның ноябрендә Суслонгерга инспекция белән Климент Ворошилов килә. Лагерьның шундый хәлдә булуына гаепле кешеләр каты җәзага тартыла, соңрак лагерь ябыла.

Совет чорының рәсми мәгълүматларына караганда, Суслонгер лагерында 50 татарстанлы һәлак булган. Әмма чынлыкта исә бу сан 10 тапкырга күбрәк. Бүгенге көндә монда һәлак булган 300 татарстанлының исемнәре ачыкланган. Сугыш кырына барып җитә алмыйча, мари урманнарында ачлыктан, салкыннан, авырулардан вафат булган солдатларга һәйкәл-обелиск куелган. Блиндажлар, окоплар сакланган урыннарны хәзер дә күреп була.

Мәрьям Заһиди

"Подписаться" төймәсенә басыгыз!