“УАЗ” запчастьле “Нива”

Урамда ике ахирәт очраша.

– Галия кая бардың?

– Матурлык салонынан кайтып килеш.

– Нәрсә, тагын бикле идеме?

* * *

Ике әби сөйләшеп тора:

– Оныгың кунакка кайткан икән.

– Әйе, инде бер атна булды.

– Бабасына булышамы соң?

– Булыша... Кичә икәүләшеп аның пенсиясен эчеп бетерделәр.

***

Лозунг: “Студентлар! Барлы-юклы белемнәребезне “яхшы” һәм “бик яхшы”га тапшырыйк!”

***

Студент-практикант – врачка:

– Гали Вәлиевич, миңа яңа авыру бирә алмассыз микән, ник дисәгез, башта биргәнегез үлеп китте.

* * *

Берәү аптекага кереп, очкылык тотудан дару сорый. Аптекарь моның яңагына сугып җибәрә.

– Сез нәрсә эшлисез?!

– Дәваладым. Менә бит хәзер очкылык тотмыйсыз!

– Ә кем әйтте сезгә мине очкылык тота дип? Ул дару минем хатынга кирәк иде!

***

– Рядовой Галиев, чыгыгыз сафтан!

Галиев дөмбердәп һуштан язып егыла.

Командир:

– Нәрсә булды моңа?

– Сафтан чыкты...

***

Американың атаклы экономисты Россиягә килгәч аңа сорау бирәләр:

– Россиянең АКШны узып китү мөмкинлеге бармы?

– Моның өчен өч шарт кирәк: беренчесе – сезнең илнең ничек планлаштырган булсагыз шулай үсүе; икенчесе – АКШның сез фараз иткәнчә үсүе; өченчедән, элек ничек санаган булсагыз, шулай санавыгыз.

***

Хатыны ирен кибеткә җибәрә:

– Ярты литр көнбагыш мае алып кайт.

Ире ярты сәгатьтән ләх исерек хәлдә кайтып керә.

– Я, алдыңмы?

– Яртысын алдым, ә көнбагыш маена акча җитмәде.

* * *

Хатыны:

– Күпме әйтергә була сиңа, мин ашарга пешергәндә комачаулап йөрмә дип! Синең аркаңда аш-су китабы ябылды һәм хәзер мин нәрсә пешергәнемне белмим.

* * *

Психиатр:

– Сез кайчаннан бирле үзегезне эт дип хис итәсез?

– Көчек чагымнан бирле.

* * *

Врач янына бер әби килеп керә:

– Балакаем, тын кысылудан берәр дару язып бирә алмассың микән?

Врач, аны тыңлагач һәм бернинди чир таба алмагач, сорау бирә:

– Әби, синең тының кайчан кысыла?

– Трамвай артыннан йөгергәндә...

* * *

Ире газета белән капланган – янәсе, берни ишетми, дөньясын онытып укып утыра.

Хатыны:

– Хәйләләп маташма. Белеп торам, син мине ишетәсең. Әнә тез буыннарың калтырый...

* * *

– Дөньяда акыллы ирләр юк.

– Нишләп?

– Акыллы ирләр өйләнмиләр.

***

Автокибеткә бер мужик килеп керә:

-Миңа “Нива”га запчасть кирәк иде - тимерчыбык белән зәңгәр изолента.

Сатучы:

-Сезнең “Нива” бигрәк сәер икән. “УАЗ”ның бөтен запчастьләре дә аңа ярый...

***

Гаиләдә ир белән хатын тигез, бигрәк тә хатын.

* * *

– Баксаң-күрсәң, Хакамада мотоцикл түгел, ә синтезатор икән.

* * *

Хезмәткәр – начальнигына:

– Әгәр сез хезмәт хакымны мең сумга арттырмасагыз, мин 2 мең сумга арттырды, дип сөйләп йөриячәкмен!

***

Журналист урамда бер мужикка сорау бирә:

– Сез президентка ничек карыйсыз?

– Мин аны бер тапкыр да аек килеш күргәнем юк!

– Ничек, ул эчәмени?!

– Ул түгел, мин эчәм!

* * *

Интервью:

– Беренче чиратта сезгә нәрсә җитми?

– Акча.

– Ә тагын?

– Тагын акча.

* * *

Югары белем турындагы диплом – сезнең нәрсә дә булса өйрәнеп калу мөмкинлегегез булганны раслаучы катыргы кисәге.

* * *

Милиция хезмәткәрләре аркасына пычак кадалган һушсыз гражданинга юлыктылар. Сырхауханәдә дәваланып чыкканнан соң бу гражданин үзе белән законсыз рәвештә салкын корал йөрткәне өчен хөкемгә тартылды.

* * *

Күтәренгән-төянгән, тирләп-пешеп чыккан Солтан Галиеч кибет буйлап бара иде. Кинәт ул сөртенеп егылды һәм аның бөтен төргәк-сумкалары тәгәрәп-сибелеп китте. Солтан Галиеч, көч-хәл белән торып, өс-башын какканнан соң:

– Ниһаять, елмаючы сатучы күрергә дә насыйп булды.

* * *

Америка врачы танышлары белән сөйләшеп утыра:

– Авыруны өенә барып караганым өчен мин илле доллар алам. Кабинетымда карасам – кырык, телефон буенча киңәш биргән өчен – унбиш. Рецепт язып бирсәм – ун доллар.

– Гафу итегез, – ди тыңлап утыручыларның берсе, – ә сезнең яныгызда аспирин эчкән кешедән сез күпме акча аласыз?

***

Чат башына туктаган “Жигули” янына өч әзмәвер килеп баса:

– Чык хәзер үк урланган машинадан!

– Сез нәрсә, егетләр, бу минем үземнең машинам!

– Хы. Синеке иде. Ә хәзер урланган машина.

***

Авыр йөк автомобиле йөртүче шофер юл буендагы ашханәгә керә һәм

ашарга бифштекс ала. Ул өстәл янына утыруга, аның янына өч рокер

килеп баса һәм шоферның күз алдында теге бифштексны ашап бетерәләр.

Шофер бер сүз дә әйтми, акчасын түли дә, чыгып китә.

– Әллә каян күренеп тора – селәгәй, – дип куя рокерларның

берсе. – Үзен яклый алырлык егет түгел.

– Әйе шул, – дип җөпли рокерның сүзләрен күрше өстәл артында

утырган ир. – Шуның өстенә ул әле начар шофер да. Кузгалып

китүгә машинасы белән юл буенда торган өч мотоциклны изеп

ташлады.

***

Бер мужик кибеттә йөргәндә попугай күрә. Кошның аягыннан ике җеп асылынып тора. Килә дә берсен тарта бу моның, попугай французча сөйләшә башлый. Әйләнеп килә дә икенчесен тарта, попугай инглизчә сөйли. Мужик аңламый. Җепнең икесен берьюлы тартсам нишләр икән дип уйлый. Килә дә тарта. Попугай татарчалатып:

- Егасың бит инде, шайтан алгыры...