Гагарин агачы корый

1 July 2018

Байконур космодромында планетаның беренче космонавты Юрий Гагарин утырткан агач корый башлаган.

Советлар Союзы Герое, Дәүләт Думасы депутаты Валентина Терешкова әйтүенчә, космонавтлар анда аллея утыртканнар. “Эссегә дә, суыкка да чыдый ала торгач карама агачы бар. Без аллеяга шуларны утырттык”, - ди ул. Юрий Гагарин утырткан агачның урынын өч тапкыр алмаштырып караганнар, ул барыбер коруын дәвам итә. Валентина Терешкова аның сәбәпләрен ачыкларга кушкан.