Сагынырбыз, Айдар!

42 яшендә фаҗигале төстә вафат булган авылдашым Айдар Вәлиев истәлегенә.

20 сентябрьнең чалт кояшлы иртәсе ышанып булмаслык кайгылы хәбәр китерде: юл фаҗигасендә Айдар үлгән! Телефоннан-телефонга бу хәбәр минут-секундлар эчендә бөтен районны йөреп чыкты. Аны якыннан белгәннәр күз яшьләрен тыя алмады. Якыннары, гаиләсе, туганнары ни кичергәнен аңлау кыен, без, авылдашлары өчен дә зур югалту булды бу. Хәер, безнең өчен генәме икән?! Баксаң, безнең өчен гади бер авыл егете булган Айдарыбыз районыбызда да бик хөрмәтле кешеләрнең берсе булган икән! Юкса, җитәкче булып, зур урыннар да биләмәде, “мин!” дип чәчрәп, аерылып та тормады – кирәгеннән артык тыйнак, гади, әмма бик аралашучан, ипле, тәмле сүзле иде Айдар. Беркем белән сүзгә килмәс, зарлануны, боегуны белмәс, йөзеннән елмаю китмәгән авылдаш турында инде иде дип язарга да кул бармый хәтта. Менә ничә көннәр шушы хакта синең белән сөйләшәм, Айдар!

Син үзеңнең бик тә дәрәҗәле, хөрмәтле, икәнеңне белми киттең, Айдар! Күрсәң иде сине озатырга күпме кеше килде, ташкын булып агылды... Район җитәкчеләре, урынбасарлар, бүлек мөдирләре, имам-муллалар... Танышлар, таныш түгелләр белән авыл урамы тулды. Бездә әле беркемне дә бу дәрәҗәдә соңгы юлга озатканнары юк иде... Соңгы юлга озату мәрәсимен дә, җеназа намазын да төзетүдә башыннан азагына кадәр әйтеп бетергесез хезмәтең кергән авылыбыз мәчете янында башкардылар. Синең хакта үзәк мәчет имамы Рамил хәзрәт Бикбаев бик мәгънәле, уйландыра торган итеп сөйләде, район башлыгы Рамил Нотфуллин: "Бик тә сәләтле, оештыру осталыгы зур булган, кайда куйсаң шунда эшне җиренә җиткереп башкара торган егетебез иде”, – диде. Авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин, ветеран укытучы Рауза апа Зиннәтуллиналар да безнең күңелләрдәге фикерләрне әйттеләр.

Чын мәгънәсендә авылыбызның карап торган, ышанычлы, кая барса, шунда сүзе үтә торган, иң асыл ир-егетләренең берсе идең шул. Мәктәптә укыган елларда ук көрәш буенча макталдың, Казан авыл хуҗалыгы институтын бик яхшы билгеләргә тәмамладың, аспирантурага керергә дә тәкъдим иткәннәр иде, авылга кайтасы иттең. Хәтерлим әле, колхозда бригадир булып эшләгән чакта, шул тәмле сүзеңә алданып, чөгендер чүбе утарга ризалаша идем. Юкса, мәҗбүри дә дими идең, хуҗалыкта өстәмә чүп алу түгел, өйдәгесенә көч-чак өлгерә торган ситуациядә идем. “Гөлсинә апай, әйтергә дә уңайсыз инде”, – дип сүз башлауга: “Ярар, әйдә, ярты пай гына бир инде”, – дия

идем... Авыл Советында эшләгән елларда да кешеләргә ягымлы мөнәсәбәтең белән яраттыра белдең. Аннан соң да, кайда гына эшләсәң дә, син авылыбызны онытмадың. Авыл диеп җан атучы, рәсми билгеләнмәсәң дә, авылыбызның чын оештыручысы идең. Син чакырганда, оштырганда бөтен авыл белән кубып, иске мәктәп, клуб яннарында, зиратларда нинди өмәләр үткәрдек, мәчет төзелешенә бөтен авылдашлар күтәрелде, вакытың белән дә, акча белән дә хисаплашмадың. “Юк” дип әйтә белмәдең, юлда бер генә кешене дә утыртмый китмәдең. Шуңа күрә сине авылыбызның олысы –кечесе дә, аегы-исереге дә бердәй тыңлый иде... Эш оештырып кына калмый идең шул, иң авыр, катлаулы өлешенә иң элек үзең тотына идең, шәхси үрнәгең белән дә, азактан, бөтен арыганнар онытылырлык итеп, “рәхмәт, егетләр, абыйлар-апалар” дип, тагын килерлек итеп озатып кала да белә идең шул.

Мәчет төзелеше белән бәйле бик күп аралаштык, шуңа күрә дә соңгы елларда холкыңны, гадәтләреңне шактый өйрәнгән идем. Беркайчан сер бирмәвең, көчле холкың белән сокландыра килдең. Гаиләңдә, шәхси хуҗалыгыңда гына түгел, авылыбыз турында да әле бик күп матур планнар, уй-ниятләрең бар иде, Айдар... Бу җәйдә авылыбызда ачылган балаларның уен мәйданчыгы да синең идея иде. Теге чакта, клуб территориясен җыештырганда ук инде син безгә: “Менә монда мәйданчык булачак”, – диеп, урын чистарттырган идең. Күңелеңә килгәнне тормышка ашыра торган гадәтең бар иде шул. Коры сүздә генә түгел, ябык ишекләрне дә ачтыра белә торган тәмле сүзең белән тормышка ашыра идең син аларны. Мәчет төзелеше артыннан йөргәндә төрле ситуацияләрдә калдык, без укытучы Рауза апа белән югалып калганда да, син ул чишелешне таба идең...

Шушылай китеп баруың үзәкләрне өзә, Айдар...

Дәвамы сайтыбызда соңрак биреләчәк.

Гөлсинә Гарипова.