Качу юлын эзләгәндә (әсәрнең дәвамы)

Сөләйман вәзгытьнең җитдилеген аңлый башлады. Дөрес, ул кичә үк инде үзен җиңел генә кайтарып җибәрмәсләренә төшенә башлаган иде. Шуңа кичтән Казандагы квант-компьютеры белән элемтәгә кереп, мөмкин кадәр күбрәк исәпләүләр башкарырга тырышты. Компьютерга Лондоннан Татарстанга туры күчеш кодын исәпләргә бирем биреп калдырды. Инде исәпләү төгәлләнеп килә булыр. Әгәр код кулга төшсә, Тауэр замогыннан Алан авылы янына пространство кичүе ачыларга тиеш һәм Сөләйман очкычка утырмыйча да туган якка аяк баса алачак. Хәзер инде галим аэропортка баруның үзе өчен никадәр куркыныч икәненә төшенеп өлгерде. Лондонда берничә сәгатькә генә калу да, бәлки, аңа тоткынлык белән яный торгандыр. Күңелдән йөгереп узган шомлы уйларны әңгәмәдәшкә сиздерергә ярамый иде, шуңа күрә мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып:

— Яхшы, миңа иртәгә кадәр уйларга мөмкинлек бирегез, — диде. — Минем Тауэр крепостен карыйсым килә. Хәзергә саубуллашып торыйк.

— Хезмәттәшлек итәргә риза булсагыз, шалтыратырсыз. Кичкә кадәр килешә алсак, яхшырак булыр төсле, — разведка агенты телефон номеры язылган визит карточкасын сузды да борылып китеп барды. Кызык: карточкадагы контактлар Империя колледжыныкы иде.