Каршылыклар аша йөгерү

Дөньяның иң бай кытайлы кешесе Джек Маның (Ма Юнь) youtubeда 1 минутлык кына чыгышы бар. Яшьләр, бигрәк тә уңышка омтылучы яшьләр, бу шәхесне үзләренә өлге итеп алалар. Аның исеме Стив Джобсныкы белән янәшә йөри. Аеруча ай-ти өлкәдә карьера ясаучы егетләр һәм кызлар чинлы миллиардерны яхшы беләләр. 38,5 миллиард долларлык байлык туплап өлгергән Джек Ма — планетаның барлык почмакларында да билгеле шәхес. Ишеткәнем булса да, моңарчы аның белән кызыксынганым юк иде, шуңа күрә видеороликны караганда, йөзеннән танымадым. Программачы улымны чакырып сорадым. Йөзенә күз төшерү белән, улым: «Джек Ма ич бу, Alibabaның хуҗасы», — диде. Мине исә Маның миллиардлары да, дөньяның барлык илләреннән йөз миллионга якынлашып килүче сандагы кеше теркәлгән интернет-кибете дә бик әллә ни кызыксындырмый. Алибаба товарларына исем китми, аннан яздырып бер ялтыравыклы уенчык алдырырга дигән исәбем дә юк. Аллаһы Тәгалә миңа чинлы олигархка караганда тиңсез зуррак байлык бирде һәм шул байлыкның бәрәкәтенә шөкер итеп яшәп ятыш. Тик шулай да Ма чыгышы миңа кызыклы тоелды. Аннан соң ул байлыгы белән мактанмый, тыйнак кына рәвештә балачакта һәм яшьлектә үзе кичергән уңышсызлыклар хакында сөйли. Аның язмышындагы иң кыйммәтле нәрсәсе — менә шул шыксыз үрдәк бәбкәсе булып бар җирдән дә сөрелеп йөрүе дә инде. Ә дистәләгән миллиард долларлык байлык белән Форбос журналының тышлыгына менеп кунаклавы — анысы финал гына, ул финалның кыйммәте, үзен генә аерып караганда, бик әллә ни зур түгел. Ма сөйли: «Мин башлангыч мәктәптә ике тапкыр тест тапшыра алмадым, — ди. — Урта мәктәптә өч такыр тестым уңышсыз булды. Университетларда өч тапкыр уңышсызлыкка юлыктым, утыз тапкыр эшкә керергә гариза язып кире кагылдым». Халыкара рестораннар челтәре KFC Кытайга үтеп кергәч, Ма шунда эшкә урнашырга тырышып карый. Гариза язган 24 кешенең егерме өчен эшкә алалар, булачак миллиардер читкә кагыла. Полициягә эшкә урнашу өчен 5 кеше гариза яза, дүртесен алалалар. Кемне читкә тибәргәннәрен аңлыйсыздыр инде. Хәзер бөтен дөньяны яулап алган Alibaba 1999-2000 елларда югалтулардан башка бернинди табыш та алмый. Иң беренче табышны компания 2002 елда ала, табыш күләме — 1 доллар тәшкил итә. Бу язманың морале исә Джек Ма байлыкларына мәдхия җырлауда түгел, ә менә шул уңышсызлыкларның кыйммәте турында сөйләшүдә. Теге дүрт дистә миллиард долларга якынлашып килүче байлыгы белән Ма бездән бик аз аерыла, чөнки аның кадәр акчаны ашап бетереп тә, киемгә сарыф итеп тә, башка юл белән тотып та бетереп булмый. Аллаһы Тәгалә өстәмә рәвештә бу дөньяда миллионлаган гомер бирсә генә ул акчаларның кыйммәте пәйда булыр иде. Чин кешесенең язмыш куйган каршылыклар аша финшка йөгерүендә иң кызыклы нәрсә — менә шул каршылыклар да инде. Иң беренче барьерда ук уңышка ирешсә, Ма кем булыр иде? Халыкара рестораннар челтәрендәге бер официант, яисә уңышлы бер кытай полицейские. Билгеле, инглиз теле укытучысы булып институтта эшләп калган гына булса да, Ма, теләсә, бу дөньяда бәхетле була алыр иде. Ә теге 40 миллиард долларлык байлык аңа бәхет өстәгәндерме, анысын без бәяли алмыйбыз. Була, әлбәттә, зур байлыкларны кулыңда тоткан килеш тә бәхет хисен татучылар да. Ма, ихтимал, бәхетледер дә, чөнки үзен бик тыйнак тота. Зур байлыклар кулыңа кергән килеш тә, үзеңне тыныч тота алсаң, тәккәберлектән имин булсаң, бу — бәхетнең мөһим бер күрсәткече инде.

Аллаһы Тәгалә сиңа ниндидер өлкәдә уңыш теләсә, сине каршылыклар аша йөгертә. Һәм беренче барьердан егылып төшкәндә үк, төшенкелеккә бирелеп утырып елаучылар һәм максатка кулларын селтәүчеләр — лузерлар (уңышсызлар) менә шулар инде. Хәтергә тагын бер ассызыклап салыйк: уңышсыз кеше ул — егылучы түгел, егылганнан соң торып басарга теләмәүче. Бу хакта әллә никадәр акыл сатарга һәм фәлсәфә куертырга мөмкин булыр иде, билгеле. Бер генә нәрсәне акылга уеп салыйк: һәр каршылык уңышсызлыкка юлыгучыга, борын салындырып күз яше түкмәсә, үсеш потенциалы бирә. Ул потенциал сиңа киләчәктә, биеклекнең иң югары ноктасына таба үрмәләгәндә, бәһасез рәвештә кирәк булачак. Максатка җиңел ирешүчеләр исә уңышларының кыйммәтен беркайчан да диярлек бәяли белмиләр. Шуңа күрә билгеле бер биеклектә туктап калалалар, бүтән үсмиләр. Яуланган биеклектән шуып акрын гына түбән тәгәрү очраклары да җитәрлек. Бу дөнья тормыш төбенә төшкән талантлар, эчкечелектән интеккән алтын куллар белән тулы икән, аларның уңышсызлыгының сәбәбе шунда: аларга зур потенциал башта ук, стартта ук бирелгән. Шуңа күрә җиңү ләззәтен тоймыйча, куәтләрен беренче биеклектә үк сарыф итеп бетереп, упкынга егылып төшкәннәр. Бала үстерүче әти-әниләргә бер генә киңәш бирәсе килә: балаларга теплица шартлары тудырырга тырышмагыз, ришвәтләр бирә-бирә киләчәкләренә юл ачарга омтылмагыз. Имтиханны үзең бирмичә, җиңүләрне үзең яуламыйча, җиңү тәмен татып булмый. Ләззәте булмаган нәрсәнең кыйммәте дә юк.