АЛТЫН КӨЗДӘ – АЛТЫН ТУЙ

Фото: Фәридә Вилданова
Фото: Фәридә Вилданова

3 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларындагы чараларның берсе – 50 ел тигезлектә яшәп, быел Алтын туйларын билгеләп үткән парларның никахларын теркәү тантанасы узды.

Быел районыбызның иң мөхтәрәм парларын тәбрикләү чарасы 18нче тапкыр үткәрелеп, әлеге көн гаилә бәйрәменә әверелде. Гаи­лә учагы җылысында иңне-иңгә куеп яшәп, балалар үстереп, җитәкләшеп «Алтын никахлар» китабына кул куяр көнгә килеп җитү һәр пар бәхетенә дә тими. Быел районыбызда 30 гаи­лә үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр, бәйрәм чарасында шуларның 25е катнаша алды. «Сез – районыбызның алтын гаиләләре. 50 ел элек гаилә корып, замананың авыр чорларын үткәнсез. Илгә-көнгә игелек­ле балалар үстергәнсез. Бүген куйган тырышлыкларыгызның җимеш­ләрен татыйсыз. Районыбызның бүгенге үсешендә сезнең дә өлешегез зур. Сез илебезгә 70 бала бүләк иткәнсез.

Инде 134 онык, 9 оныкчыгыгыз өчен кадерле әби-бабай булып яшисез», - диде район башлыгы Рәис Миңнеханов мөхтәрәм затларны тәбрикләү чыгышында. Алтын парларны шулай ук РФ Федераль салым хезмәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин да котлап, парлы бәхетләрен саклап яшәгән гаиләләргә олы ихтирамын белдерде. Кызыл Мишә авылыннан 60 ел тигезлектә яшәп, бриллиант туйларын билгеләп үтүче Кәүсәрия һәм Вакыйф Мөхәммәтҗановлар районыбызның иң яшь пары – сентябрьдә яшьлек туйларын уздырган Гөлсем һәм Айнур Әхтәмҗановларга Коръән китабы бүләк иттеләр. Алтын парларны котларга үзләре лаеклы ялга киткән хезмәт урыннарыннан һәм балалары, оныклары килгән иде. Җитәкчеләр исеменнән лаеклы тормыш юлы үткән парларны «Шатлык» балалар бакчасы мөдире Миләүшә Исрафилова, балалар исеменнән Ләйлә Хәйруллина тәбрикләде. Җылы бәйрәм чарасы, район мәдәният йорты әзерләгән матур чыгышлар өлкән парларны кабат яшьлек елларына кайтарды, җитәкләшеп узылган тормыш юлын күңелләрендә кабат яңартты, күзләрне чылатты, уйландырды, куандырды. Быел 18нче тапкыр үткәрелгән чарага чакырылган ветераннарыбызны тагын да зурлап, олылып, аларга газетабызның кушымтасын тулысы белән багышлыйбыз. Барысына да тигезлек, исәнлек-саулык, озын гомер, һәр көннәренең гаилә бәйрәменә әверелүен телибез.

Фоторепортаж:

1 нче өлеш

2 нче өлеш

Парлар турындат тулырак "Саба таңнары" газетасында укый аласыз