БАЛ ӘБИДӘ КУНАКТА

Фото: Фәридә Вилданова, 95 яшлек Фәүзия апа Сабирова
Фото: Фәридә Вилданова, 95 яшлек Фәүзия апа Сабирова

Моннан ике ел элек 95 яше белән котларга килгәндә Явлаштау авылында яшәүче Фәүзия апа Сабированың умарта кортлары аерып, шуларны тубалга җыеп йөргән вакыты иде. Үзе белән иркенләп сөйләшеп утырырга вакыт тимәде. Шушы көннәрдә авыл җирлегенә шалтыратып, хәл-әхвәле турында сорашкач, «Фәүзия апага күз тимәсен, кортлары янында инде ул, әле кичә генә умарталарын ачып, салкыннан каплап йөри иде», -диделәр. Безне тиктормас әбекәйнең үзен күреп сөйләшү теләге яңадан Явлаштауга китерде.

Әби без килгәндә телевизордан «Җомга вәгазе» тапшыруын карап утыра иде. Көләч йөзле, ягымлы әбиебез июнь аенда 97 яшен тутырган. Авылдашлары аны яратып, «Бал әби» дип йөртәләр. Алар гаиләсе 1938 елдан бирле хуҗалыкларында умарта тота, Фәүзия әби инде 80 елга якын умарта карый икән. Бу нечкә эшне шулкадәр белеп, яратып башкара, бал кортлары турында сәгатьләр буе сөйли ала. «1938 елда мин бу нигезгә килен булып төшкәндә 7-8 умарта бар иде. Аны мәрхүм ирем белән каенанам карадылар. Әнкәй вафатыннан соң бу эшне мин үз кулыма алдым. Чөнки ирем умартаның эчен ачып, кәрәзләрне карарга курка иде, миннән булмый, син кара яме, - диде. Авыл Советы рәисе булып җаваплы хезмәт башкарган ирем бу эштә минем булышчым гына булды»,-дип елмая Фәүзия әби. Алар Салих абый белән җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Үзен «Бал әби» дип яратып дәшсәләр дә, Фәүзия апаның тормышы гел балдан-майдан гына тормаган. Язмыш аны кече яшьтән ачлыгы-ялангачлыгы белән сынаса, соңрак өч баласын югалту хәсрәтен дә бирә. Фәүзия апа бу йөрәк әрнүләрен дә сабыр гына күтәрә. Төп йортта яшәүче улы Дамир 46 яшендә вафат булгач, килене Рәгидә апаның төп терәге булып кала ул. Өч оныгын үстерешә, хуҗалыкны алып барыша. «Үзе дә тырыш бал кортлары кебек, гел хәрәкәттә ул. Бәрәңге алганда да капчыклар әзерләп, чиләкләр биреп йөрде. Эссе мунча ярата. Мунчаның гел элеккесенә берүзе керә», -ди Рәгидә апа. Бүген ак яулыклы әбекәйнең бай тәҗрибәсенә умартачылык белән шөгыльләнүче авылдашлары да таяна. Бу эшнең серләре белән бик теләп бүлешә Фәүзия әби, ярдәм сорап килгәннәрнең берсен дә кире бормый, өйләренә барып өйрәтә. Нәрсә генә әйтсәң дә, бал кортлары – табигать могҗизасы. Һава торышы килешмәгән елларда да әбекәйнең нечкә билле дуслары аны беркайчан да балдан мәхрүм итми. Башкалар бал юк дип зарланганда да аларның өстәленнән бу татлы тәгам өзелми. Гүя ул кортларның телләрен белә дә, нечкә билле балбикәләр ягымлы әбекәйгә һәрвакыт юмартлык белән җа­вап бирәләр. «Озын гомерле бу­луымның серен дә гомер буе бал ашавымнан күрәм. Балның файдасы турында күп язалар бит. Оныкларыма да гомер буе килгән бу умарта тоту гадәтен өзә күрмәгез, нә­селдән нәселгә күчүче мирас булып барсын дип аңлатам. Кешедән дә акыллырак тереклек ияләре бит алар. Көн бозылыр алдыннан умарта авызына чыгалар, ачулы булалар, чага башлыйлар. Мине чагып азапламыйлар. Әллә кайдан таныйлар», – ди ул. Бүген бу эшне оныклары – нәсел дәвамчылары Динар, Рәзил белән бергәләп башкаралар.

Фото: Фәридә Вилданова, 95 яшлек Фәүзия апа Сабирова
Фото: Фәридә Вилданова, 95 яшлек Фәүзия апа Сабирова

Бер елны бал кортлары арасында ниндидер авыру барлыкка килә, кортлар бетлиләр, күп хуҗалыкларда умарталар бетә. Фәүзия әби нечкә билле дусларын саклап калыр өчен бөтен көчен, осталыгын бирә. Кортларны рамнарыннан тарт­мага кагып төшереп, эссе мунчага алып керәләр. 15 минут идәндә, 15 минут ләүкәдә тотканнан соң «шып-шып» килеп бетләре коела башлый. Бу ысул зур файда биргәч, башкаларга да булыша. Шулай итеп умарталарның баш санын да киметмичә саклап кала. Бүген авылда бик тә күркәм гадәт яши: ел саен бал суырткач, балалар әби яшәгән кунакчыл йортка, бал авыз итәргә киләләр. Сабыйлар бу көнне көтеп ала, Рәгидә апаларының бәлеше белән дә сыйланалар. Әби балаларга бәләкәй генә кортларның зур серләре белән бүлешә. Бүген Фәүзия әби дә, бал кортлары да кышка әзерләнә. «Өченче көн генә өсләренә иске әйберләр ябып чыктым. Инде бүгеннән кышларны исән-сау чыксыннар дип борчылам. Бик кадерле шул алар миңа»,- ди әбекәй. Фәүзия апаның үзенә дә, бал ташучы дусларына да исән-имин булырга язсын, чөнки алар бер-берләренә бик кирәк һәм зур терәк әле!

Фәридә Вилданова