ИЛҺАМЛЫ ТОРМЫШ

20 December 2018

Нечкә хисле шагыйрә Илмира Гыймаева иҗатны яратучыларга «Мин яшим», «Соңармаска иде», «Диңгез кебек безнең күңелләр» китаплары аша яхшы таныш. Соңгы елларда Илмира җырчы-шагыйрә буларак та танылды. Быелгы ел аңа тагын да зур иҗат куанычлары алып килде: Филүс Каһиров башкаруындагы «Саф хисле мәхәббәт» җырының сүз авторы буларак ул «Болгар» радиосының милли музыкаль премиясенә лаек булды.

Затлы «Пирамида» сәхнәсендә узган галиҗәнап җыр тантанасын да Илмира Гыймаева һәм Альфред Якшимбетовның уртак иҗат җимеше «Йөрәкләргә үтеп кергән җыр» номинациясендә җи ңеп чыгуы, җыр авторларын сәх нәгә дәшеп хөрмәтләүләрен күреп, талантлы райондашым белән чын мәгънәсендә горурландым. Җыр ның сүз һәм көй тәңгәллеге, башкару осталыгы, югары тавыш – болар барысы бер гә туры килеп, йөрәкләрне әсир итәрлек сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәргән. Әлбәттә, иҗат җимешеңнең тиешле җырчыга эләгүе дә җыр язмышында зур роль уйный. Илмира Гыймаева белән Альфред Якшимбетов 2014 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр 100 дән артык җыр иҗат итеп, аларны Филүс Каһиров, Гүзәл Уразова, Гөлсирин Абдуллина, Ришат Төхвәтуллин, Рөстәм Закиров, Рифат Зарипов, Иркә, Рөстәм Асаев һәм башка бик күп сәхнә осталары башкара. «Мин иҗат дөньясында Альфред абый кебек киңкырлы талант, шул ук вакытта гади, олы җанлы кеше очравына бик рәхмәтлемен. Аның белән танышуыбыз да кызыклы гына. Туганнарым Салаватның 25нче сезон концер тына барганда яраткан җырчымны юбилее белән котлап открытка һәм чәчәк бәйләме җибәрдем. Арасына шигырьләремне, телефон номерымны да кыстырдым. Бүләкләремне концертны алып баручы Ядкарь Хәбибуллинга тапшыр ганнар. Беркадәр вакыттан миңа таныш түгел номер шалтыратты, ул Альфред абый Якшимбетов булып чыкты. Бу вакыттагы куанычымны сүзләр белән генә аңлата алмам. Альфред абый «Мин шуны күрмәгәнмен» дигән шигыремә көй язуын, аны яшь җырчы Гүзәл Кашапова башкаруын әйтеп шатландырды. Озакламый икенче җыр туып, аны Рөстәм Асаев үз репертуарына алды. Шул көннән иҗади хезмәттәшлек алып барабыз», – ди Илмира.

Алты балалы гаиләдә төпчеге булган Илмираның туган авылы Шекшенең гүзәл табигатенә сокланып үсүе, кешеләрне яратуы, ихласлылыгы, күңел байлыгы, сөю-сәгадәт хисләре, хис-тойгылары аның шигырьләрендә ачык чагыла. Табигате белән тыйнак зат буларак, үзен шагыйрә дип түгел, каләм тибрәтүче дип атарга яратса да, Илмираның шигърияте җырлап торуы, тирән мәгънәле булуы белән үзенчәлекле. Шуңа да аның шигырьләрен укыган саен укыйсы килә.

«Иҗатка сәләтле булуым бәлки битлек белән тууымнан киләдер. Мин дөньяга килүгә, әниемә битлек белән булуымны әйткәннәр. Үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Җанымны аңлый, иҗатка рухландыра торган гаиләм бар. Тормыш иптәшем – Илһам, балаларым, әнием, туганнарым – минем илһам чыганак ларым. «Сабагаз» идарәсендә сәнгатьне аңлый торган җитәкчебез Исмәгыйль Мөхетдиновка зур рәхмәтлемен. Биредә эшли башлагач, төрле конкурс-бәйгеләргә сценарийлар язып, миңа иҗадый яктан ачылырга мөмкинлекләр тудырылды. Күп сәхнәләрдә чыгышлар ясарга туры килде. Шигырьләремнең күбесе нәкъ менә биредә язылды», – ди Илмира. Ул җыр дөньясына юлның бик ансат һәм шома гына булмавын яшерми. Җырчыларга бирелгәннән соң да җыр урау юллар үтә, 3-5 ел халыкка барып җитә алмый. Иҗат җимешеңнең тамашачы хозурына барып ирешүен зур сабырлык белән көтәргә кирәк. Илмира Гыймаеваның шигырьләре белән сөю утында да янасың, бәхетсез мәхәббәт әрнүләрен дә кичерәсең, туган як гүзәллегенә дә сокланасың, яшәүнең мәгънәсен дә эзлисең. Шул ук вакытта алардан авторның үзе кебек самимилек тә, ихласлылык та чагыла. Каләменнән матурлык, җылылык бөркелеп торучы шагыйрәнең яңадан-яңа җырлары киләчәктә дә тамашачыларны иркәләп, халкыбыз күңеленә уелып калырлык моң җәүһәрләре булсыннар дип телисе килә.

Фәридә Вилданова