Мөслимнең бадминтон өметләре

19 February 2020

15 һәм 19 яшькә кадәрге егет-кызлар арасында узган Татарстан Республикасы беренчелеге безнең бадминтончыларга уңыш китерде.

Мөслимнең бадминтон өметләре

Шәһәр һәм районнардан килгән 20 команда составында көч сынашкан 250дән артык спортчы арасында Мөслим егете Айнур Җәлилов 19 яшькә кадәрге төркемдә парлы разрядта өченче урынны яулады. 15 яшькә кадәрге төркемдә Нурислам Шәйхуллин – шәхси разрядта өченче, парлы разрядта икенче урынны алды. 

Фото – спорт мәктәбе архивыннан.