Бакчачы Руслан Бекбулатов: «Алмагачны каен дегете, солярка һәм дуңгыз мае саклый»

Бакчачы Руслан Бекбулатов: «Алмагачны каен дегете, солярка һәм дуңгыз мае саклый».
Бакчачы Руслан Бекбулатов: «Алмагачны каен дегете, солярка һәм дуңгыз мае саклый».

Көз көне бакчалар җиләк-җимеш, яшелчәләрдән бушап кала, әмма моңсуланып утырырга вакыт юк, уңышны җыеп алу әле бакчада эш беткән дигән сүз түгел. Бакчаны, теплицаны җыештырасы, түтәлләрне казыйсы, агач-куакларны кышка әзерләп калдырасы бар. Һәвәскәр бакчачы Руслан БЕКБУЛАТОВ белән дә без көздән бакчада эшләп калдырасы эшләр турында сөйләштек. Руслан бакчачылык белән 2002 елдан бирле шөгыльләнә. Аның бакчасында егерме сорт виноград, унбиш сорт алма, ун сорт груша, айва, абрикос һәм тагын бик күп куаклар үсә. Ул төрле тәҗрибәләр үткәрү, яңа сортларны сынап карау, үсентеләрне сату белән мәшгуль. Әңгәмәбез дә җиләк-җимеш агачларыннан башланды.

Бакчадагы черек алмаларны кая куярга?

– Руслан, көз көне алмагач һәм башка агачлардан коелган яфракларны нишләтергә кирәк, алар ашлама була аламы?

– Мин яфракларны җыеп яндыру ягында. Аларда, гадәттә, гөмбәчек авыруы кутыр (парша) була. Җир белән казып куйсаң, ул шул авыру белән туфракта кала дигән сүз. Бакча читенә өеп куйсаң, анда тычканнар ияләшергә мөмкин. Иң яхшысы – яндыру.

– Коелган черек алмаларны да яндырасымы?

– Черек алма коелган саен, аны җыеп барыгыз. Җирдәге алманың корты чыгып, кабат агач кәүсәсе буйлап үрмәли, башка алмаларны тишеп керә. Бактерияле авырулар белән зарарланган алмалар да була. Коңгыртланып килгән урында ак кутырлар барлыкка килгән алманы күргәнегез бардыр. Аларны бакчадан бөтенләй чыгарып ату җаен карагыз, чөнки алмадагы спора, бактерияләр алмагачны зарарлый.

– Химик препаратлар кулланмыйча гына яхшы уңыш алып буламы?

– Күп кенә бакчачылар тирес куллана, аның составын беркем дә белми, анда каты корт (проволочник), башка корткычлар булырга мөмкин. Тирес дөрес сакланмаган булса, анда азот та юк, димәк, ашлама булуында шик бар. Ә химик препаратны дөрес итеп куллансаң, аңардан куркырга кирәкми. Нормадан арттырып һәм еш кулланырга кирәкми. Яз көне һәм көз көне куллана торган химик препаратлар бар, аларны да бутамаска кирәк, чөнки составлары төрле. Тирес урынына бакчага сидератлар чәчегез. Бигрәк тә арыш чәчү. Ул җирне органик матдәгә баета. Сидератларны белеп кулланырга кирәк. Әйтик, киләсе елга кәбестә утыртасы урынга горчица утыртмагыз, чөнки икесе дә әвернә чәчәклеләргә карый.

Жигулевское алманың көзге сорты.
Жигулевское алманың көзге сорты.

– Җимеш агачлары һәм куакларының ботакларын да кисеп калдырырга кирәктер?

– Аларның карт, авыру билгеләре күренгән ботакларын кисәбез, яшьләрен калдырабыз. Кура җиләгенең озын ботакларын да бераз кыскартабыз. Аннары, кар басып сындырмас өчен, бәйләп куябыз. Аны беренче кар яуганчы эшләргә кирәк, кар явып алса да куркыныч түгел, бәйләргә өлгерәсез. Мин үзем агачларны кыш көне генә, ун градус салкын булганда кисәм, чөнки алар өй артындагы бакчада үсә. Вакыт булганда, җай белән кисәм.

– Агачларны көздән утыртыргамы, әллә язга калдырыргамы?
– Җимеш агачын язын утыртырга кирәк дип саныйм. Көздән утыртып калдырсаң, тамыры ныгып калмаска мөмкин, чөнки көзнең ничек киләсен белеп булмый. Кыш көне өшүе дә ихтимал. Аларны питомникларда көз көне үк казып алалар, язын да сез шуларны ук сатып алачаксыз. Әмма аларда агачларны саклау мөмкинлеге зур. Куакларны көздән дә утыртырга була.

– Агач кәүсәләрен көздән акшарлау дөресме?

– Дөрес кенә түгел, кирәк тә. Күпләр аны яз көне матурлык өчен эшли, гомумән, кәүсәне акшарлау шуның өчен генә кирәк дип уйлый. Көздән акшарлау мәҗбүри. Корткычлардан да, кояш нурларыннан да саклау өчен кирәк. Яшь агачларга тычканнар ияләшә, кайбер бакчачылар куяннардан зарлана. Мин акшарга каен дегете һәм ветеринариядә кулланыла торган АСД-2 яки АСД-3 препаратын кушам. Алардан бик сасы ис килә һәм тычканнар агачка якын да килми. Акшар урынына махсус буяу да куллана башладым. Аны бакчачылык товарлары кибетләрендә саталар. Акшар яңгырларда юылырга мөмкин, ә буяу язга кадәр саклана. Буяуга да дегет белән әйтеп киткән препаратны кушам.

Алмагачларны куяннардан ничек сакларга?

– Куяннардан ничек сакланырга?

– Бакчачылар агач кәүсәсенә капрон оек чорный һәм булыша диләр. Кемдер дуңгыз мае (сало) сылый икән. Шулай ук ветеринариядә кулланыла торган креолин дигән препарат та ярдәм итә ди. Аны акшарга да кушалар, сыек май белән кушып, агач кәүсәсенә дә сылыйлар. Агач янына креолин манылган чүпрәк кисәкләре дә элеп куялар. Тычканнар ияләшмәсен өчен, куаклар янына соляркага манылган чүпрәкне куючылар бар. Шәхсән үземнең кулланып караганым юк.

– Куак төпләренә ашлама кертәсе буламы?

– Калийлы ашлама кертегез. Бер аш кашыгы калий сульфатын (калий сернокислый) ун литрлы суга салып эретәсез һәм сибәсез. Моны август ахырында ук сибәргә була. Өлгермәгән кеше сентябрьдә сибә.

– Җимеш агачлары, куакларга көз көне су сибү мәҗбүриме?

– Көз коры килсә, сибәргә кирәк. Дым җитмәсә, туфрак ярыла, кыш көне анда суык үтә һәм тамырларга зыян килә. Без, яз көне агач тирәли су сибәр өчен, чокырчык ясыйбыз. Аны кышка тигезләп калдырыгыз, чөнки шунда су җыелып торачак, ул агач өчен зыянлы.

– Алманы кышка саклау өчен кайчан җыярга?

– Алманың сортыннан тора. Һәрберсе үзенчә өлгерә. Ә бакчачы аларны үз тәҗрибәсеннән чыгып җыя.

– Имештер, аларны бармакча киеп җыялар икән...

– Минем әллә ничә гектар мәйданда үскән алмаларны җыйганнарын күргәнем бар, берсе дә бармакча кимәгән иде. 600әр кг лы тартмаларга тутыралар, һәрбер алманы бриллиант тоткан кебек җыеп йөрсәң, кышка кадәр дә җыеп бетерә алмассың. Әлбәттә, аларны бәрмичә-сукмыйча, сак кына җыярга кирәк. Алма базда яки җылылык ике-дүрт градус булган бүлмәдә яхшы саклана.

– Кайберәүләр виноградны кышка җылытып калдыра, кемдер моны кирәксенми...
– Виноградны да көз көне кисеп калдырырга кирәк. Аның схемасын, күпме ботак калдырасын һәр бакчачы үзе хәл итә. Быел үскән ботакларда киләсе елга виноград үсә, шуңа аларны бик кисмибез. Кышка әзерләп калдыруга килгәндә, сортына карап. Күп кенә бакчачылар бездә Изабельный тибына караган виноград үстерә. Ул без ишетеп күнеккән «Изабелла» түгел. Безнең республика территориясендә Амур тибындагы виноград күп үсә, аларда «Изабелла» тәме дә бар, бу сорт суыкка чыдам. Аны өч елга кадәр генә җылытып калдырасың, өч елдан соң капларга кирәкми.

Миндә «Августин», «Виктория», «Баклановский», «Память Домбковской» (икенче атамасы ЧБЗ), «Лидия», «Афродита» (кишмиш), «Руслан» сортлары үсә, аларны ел да кышка каплап калдырам, чөнки суыкка бик чыдам түгелләр. Әмма алтын урталыкны таба белергә кирәк. Артык җылытып куярга ярамый. Мин аска агач такта куеп калдырырга, аның өстенә виноград куагын салырга һәм бер рәт кенә итеп чыршы ботаклары белән капларга киңәш итәм. Аннары, җил очыртмасын өчен, бәйләп куясың. Кар яугач, өстенә бераз кар сибәсең. Чыршы ботаклары бик уңайлы, җылыны да тота, алар арасына тычканнар да керми, череми дә. Ә саламга тычкан ияләшә.

Теплицаны кышка ничек әзерләргә

– Теплицаны кышка ничек әзерләп калдырырга?
– Теплицага горчица сибеп калдыра аласыз. Кыяр-помидор үсәсе урында менә дигән ашлама булып тора. Мин теплицаның туфрагын алыштырмыйм. Ике теплицам бар, берсендә – кыяр, икенчесендә помидор үсә. Икенче елны киресенчә утыртам. Ике ел рәттән бер үк теплицада үсмиләр. Теплица эчендә су сибүне август уртасында туктатам. Көз көне теплицада әллә ни эшләмим, чүпләрдән генә арындырам. Яз көне күкерт шашкасы яндырам. Бер теплицага бер шашка җитә. Ул бактерияләрне, гөмбәчекләрне үтерә. Аны яндырып бер тәүлек тоткач, бер көн ишеген ачып җилләтәм. Яндыруга ук теплицадан чыгып китегез, аны иснәргә ярамый, агулану ихтималы бар.

– Газета укучыларга тагын нинди киңәшләр бирер идегез?

– Миннән, нишләп слива җимеш бирми, дип сорыйлар. Алар үзеннән серкәләнә торган булмаса һәм бер генә төп утыртылса, күршегездә дә слива үсмәсә, җимеш бирмиләр. Сатып алганда, сортына игътибар итегез, ул үзеннән серкәләнәме-юкмы. Әгәр дә юк икән, ике төрле сортны утыртырга кирәк. Күршедә генә слива булса, сезнең дә слива җимеш бирәчәк. Дачада урын булмаса, бер төпкә икенче төрле сортны ялгап үстерегез. Бу грушага да, абрикоска да карый.

Соңгы вакытта кыска буйлы алмагачлар (колоновидная яблоня) утырта башладылар. Ул безнең төбәк өчен бик үк уңышлы түгел. Бердән, аларны бәйләргә кирәк, тамыр системалары бик зәгыйфь. Алар тирәсендә чүп үләннәре үсәргә тиеш түгел. Суны да белеп кенә сибәсе. Су белән гел ашлама да бирелергә тиеш. Зәгыйфь булгач, авыруларга да тиз бирешүчән. Иң яхшысы – өч метрга кадәр үсә торган алмагач. Өченче-дүртенче елны алар алма бирә башлый. Ел саен уңыш белән сөендерәчәкләр.

Бакчага бер җәйге сорт, берничә көзге һәм кышкы сорт алмалар утыртыгыз. Җәйге алма күп була, аларны саклап та булмый. Сортларга килгәндә, җәйге алмалар: «Медуница», «Конфетное» яхшы. Көзге сортлар: «Штрейфлинг» (тәмле, әмма озак сакланмый), «Яблочный спас» (тәмле, уңышны иртә көздә бирә), «Жигулевское», кышкы сорт: «Богатырь», «Московский поздний», «Синап Орловский».