Аллаһы Тәгалә иңдергән тимер

Яшәешебезне тимердән башка күз алдына китереп булмый. Ул тормышыбызның барлык өлкәләренә дә тирән үтеп кергән.

Илсур ШАКИРОВ, Олы Мәңгәр авылы      

Тимер көмешсыман-соргылт төстә. Электрны, җылылыкны җиңел үткәрә, чүкелүчән. Ул Д.И.Менделеевның периодик таб­лицасында 8 – төркемнең ян төремчәсендә урнашкан, Тәртип номеры – 26. 1539та эри, 2860 та кайный. Тимернең башка металларда булмаган үзлеге – магнитлану үзлеге. Болар бар да химия дәресләрендә өйрәнелгәнлектән, алар безгә таныш.

Тимер кояш системасында иң киң таралган элемент. Барлык планеталарның төшләре 90 % тимердән тора. Җир кабыгы массасының 5 %ын тимер алып тора. Металлар арасында ул бу күрсәткеч буенча алюминийдан гына калыша.
“2019 елгы “Ислам календаре"ндә мондый юллар бар: “Тормышта алтын, көмеш, асылташлар кыйммәт йөри. Алар байлык дәрәҗәсе санала. Ә тимернең әлләни кыйм­мәте юк, аны берәүгә дә бүләк итеп бирмиләр. Ә менә Раббыбыз Корьәни Кәримдә тимергә аерым сүрә багышлаган. “Тимер” сүрәсенең 25нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Без сезгә тимерне иңдердек. Анда зур көч һәм кешеләр өчен файда бар”, – ди. Бу фәнни тикшеренүләр белән дә раслана. Белгечләр әйтүенчә тимер (руда) яралу өчен кояштан да югары температура кирәк. Мондый кайнарлык кояштан берничә мәртәбә зур йолдызларда бар. Тимер йолдызлар эчендә барлыкка килә һәм зураеп, авырлыгы ахыргы чиккә җиткәч, шартлый. Тимер бөтен галәмгә тарала, төрле планета, йолдызларга барып җитә.Яңа йолдызлар, планеталар шулай ясала. Җир шары төшенең тимердән торуы да моны раслый. Җир шарында магнит кырлары, полюслары барлыкка килә. Алар ярдәмендә, әйтик, күчмә кошлар үзләренә юл таба, озон катламы тора, һава, су һ.б. бар. Ягъни, Җир шарының төшен тимер хасил итмәсә, яшәеш, тереклек булмас иде, ул безнең тормышның нигезендә ята”.
Тимернең зур тарихы бар. Безнең эрага кадәр 4 мең еллар элек үк Җирдә тимер кулланылган. Борынгы Шумер, Борынгы Мисырда тимер, никель катнашмасыннан торган метеорит тимереннән кешеләр бизәнү әйберләре ясаганнар. Фиргавен пирамидаларыннан да метеорит тимереннән ясалган пычаклар табылгалаган.
Тимерне рудадан эретеп табу ысулы соңрак, ариецларның Азиягә күченүе чорында, кулланыла башланган. Тимер рудасын углероды күп булган ягулык белән аралаштырып, һава өрдереп яндырганнар. Табылган пластик тимерне бозлы суда чыныктырганнар, аннан эш, сугыш кораллары ясаганнар. Борынгы заманнарда, алтын арзан, тимер кыйммәт булганлыктан, тимер эшләнмәләрне калын алтын катламы белән кап­лаганнар. Алтын тимерне күгәрүдән дә сак­лаган.
Чиста тимер тормышта аз кулланыла. Күбрәк аның башка элементлар белән булган эремәләре, башлыча чуен, корыч кулланыла. Металлургиянең 95 %ын чуен, корыч җитештерү алып тора. Чуен, корыч җитештерү күләменә карап илнең экономикасы турында нәтиҗә ясарга мөмкин.
Аллаһы Тәгалә “Тимер” сүрәсендә: ”Тимердә сезнең өчен зур көч бар”, – ди. Адәм баласы аннан икмәк үстерү өчен трактор да, кеше үтерү өчен танк та ясый. Тәңребез безгә тимерне кеше үтерү өчен иңдермәгәндер, шәт.
Барлык матдәләр шикелле тимер дә мәңгелек түгел. Аның зур кимчелеге – тутыгуы, китап сүзе белән әйтсәк, коррозиягә бирешүе. Коррозия нәтиҗәсендә дөнья­да бик күп миллион тонна тимер эшләнмәләр яраксызга әйләнәләр, металлолом барлыкка китерәләр. Ә ул яңадан корыч җитештерү өчен бик яхшы чимал. Элегрәк ул бик арзан иде, теләсә-кайда аунап ятты. Минем мәктәптә укыткан вакытларым искә төшә. Мәктәп сыйныфлары арасында тимер-томыр җыйнау буенча ярыш оештырыла. Җиңгән сыйныфны Казан шәһәренә экскурсия көтә. Ә бу укучы бала өчен бик зур стимул, аның бөтен хыялы үзенең сыйныфын алга чыгару, шәһәргә бару. Дәресләр бетүгә мәктәп ишек алдына тимер – томыр агыла башлый. Аны ат белән дә, "уф-алла" белән дә китерәләр. Газиз балалары үтенеп сорагач, бу эшкә колхоз техникасында эшләгән абыйлары, әтиләре дә җигелә. Кыска гына вакыт эчендә мәктәп ишек алдында тимер тавы хасил була. Колхоз гаражында нәрсә аунап ята – барысыда шул тауда пәйдә була. Иртәләрен Шәрипов Равиль абый, Галимов Рузикәр абыйлар мәктәпкә төшеп, сук­рана-сукрана, гараж территориясеннән мәктәп ишек алдына күчкән, эшкә яраклы детальләрне кире алып менеп китәләр иде. Бу искә алынган кешеләрнең урыннары оҗмахта булсын.
Ниһаять эшкә нәтиҗә ясала, җиңүче сыйныф игълан ителә. Җиңгән балаларның шатлыгы, дөньяның футбол чемпионатында җиңгән футболчыларныкыннан бер дә ким булмый. Укучыларны, колхозның Казан ит комбинатына терлек ташый торган, борт кырыена рәшәткәләр куелган йөк машинасына төяп шәһәргә алып китәләр. Анда мороженое ашау, берәр музейга яки зоопаркка керү, ашханәдә тамак ялгап чыгу – алар өчен зур вакыйга, дәрәҗә.
Хәзер мәктәпләр металлолом җыйнамыйлар. Ул кыйммәтләнде. Аны эшмәкәрләр, машина белән өйдән-өйгә йөреп, соранып җыялар. Тимер-томыр гараж территориясендә дә аунап ятмый.
Тимер тереклекнең нигезендә ята. Адәм баласына да яшәү өчен тимер кирәк. Канның бик мөһим компоненты гемоглабин булып, аның 98 %ы тимердән тора. Гемоглабин үпкәләрдән кергән кислородны органнарга илтү һәм аларда барлыкка килгән углекислый газны үпкәләр аша тышка чыгару функциясен үти. Тимер канда гемоглабин ясалу процессын көйли, организмны бактерияләрдән саклый. Канда гемоглабинның җитмәве организмда тайпылышлар, җидти авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә составында тимер күп булган ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Кайбер шундый ризык­ларга мисал китерәм: (100 г ризыкта тимер м.г. нарда), күкәй сарысы – 7,2, сыер ите – 3,1, кипкән ак гөмбә – 35, диңгез кәбестәсе – 16,  какао – 12,5.
Тимернең бавырда, алмада күп булуы күбебезгә билгеле. Аның ирләр өчен тәүлеклек нормасы – 8- 11 м.г., хатын-кызлар өчен 15-18 м.г. санала.
Тимер – тормышның асылы. Тимер турындагы аятьләрне Аллаһы Тәгалә генә иңдергән дип саный алабыз, ул ислам динендә, безнең өчен иң изге булган Корьәни Кәримдә генә бар. Башка диннәрнең китапларында тимер турында бер сүз дә юк. Бу ислам диненең иң хак дин икәнлеген раслаучы көчле дәлил.