Бу дөньяда оят качкан

7 February

Телевизордан "Капка төбе" тапшыруын карыйм. Андагы сандыкны күргәч күңелем көйсезләнә. Борынгы мирасыбыз булган бу сандыклар юкка чыкты, аны яшьләргә "Булган шундый сандыклар", дип сөйләячәкләр.

Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы
Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы

Хәлимә Латыйпова, Комыргуҗа авылы
Сандыкның элек абруе зур булган. Элек кызлар кияүгә чыкканда бирнә итеп алып барыр өчен үзләре сөлге, ашъяулык сукканнар, аяк чолгавы, намазлык, күкрәкчә чигеп шул сандыкка салып куйганнар. Егет кыз сорый килгәндә мәһәргә сандык, сандык эченә комган, хәллерәк егет читек-кәвеш тә салып килә торган булган. Кыз егеткә кияүгә чыкканда, бирнәләрен салып, шул сандык белән килә торган булган. Борынгы өйләрдә хәзерге кебек җиһазлар юк иде. Элек өйләрдә почмакта өч-дүрт такталы сәке, хәллерәк кешеләрнең түрендә агач карават, өйнең ян буенда йорт җиһазы булып сандык тора иде. Шул сандык сәке өсләрендә уйнап сау-сәламәт, тупырдап торган 6-7шәр һәм аннан да күбрәк балалар үстеләр, алар хәзер өлкән кешеләр. Күбесе фән эшлекләре, укытучылар, врачлар булдылар. Хәзер яхшы йортларга яхшы җиһазлар кайтып тулды. Сандыкларны бүлмәләргә, башка урыннарга чыгарып куйдылар, кирәге калмады, сандыкның дәрәҗәсе бетте.
Элек бер яшь килен серен сөйләргә кеше тапмагач, сандыкның капкачын ачып серен сандыкка сөйләп, капкачын ябып куя торган булган. Хәзер алганны-салганны, ашаганны сөйләргә интернет бар. Кияүгә чыгучы ак күлмәк кигән кыз, алдыннан үзенең аз-маз әйберсе салынган кара чемоданын этеп бара. Борынгы әбиләр әйтә иде: "Юлга чыкканда кара әйбер яки кара мәче очрый күрмәсен. Кире кереп су яки ипи кабып чыгыгыз", – диләр иде. Шуңадыр хәзерге яшьләр юк-бар сәбәпләр табып аерылышалар, берничә ел торганнан соң да балаларын ятим калдыралар. Балаларын ташлап, кәеф-сафа корып йөргән "күке әни"ләр дә бар. Нинди авыр сугыш чорында да әниләр балаларын ташламаган. Күршебез Фатыйма әбинең дә сөйләгән сүзләре исемә төшә.
Безнең авылга ап-ак сакаллы бер бабай килгән. Эссе көндә дә кулында бияләй, өстендә чапан, башында чалма булган бу бабай һаман елап йөргән. Ул үзе хатын-кызлар күрсә читкә киткән, ир-атларны күрсә елый-елый сөйләгән: "Бу дөньяда оят качкан, ата – улны, ана – кызны белмәс, корбаннар күп булыр. Яҗүс-мәҗүсләр эшне эшләр", – дигән. Ул вакытта яшьләр ышанмаган, бабай әллә ниләр сөйли дигәннәр. Әллә кайчан сөйләгән бабай сүзләре хәзергә туры килә. Хәзерге вакытта гаиләләре, туган-тумачалары белән төрле илләргә барып диңгез буйларында су коенып комда кызыналар. Кайната белән кайнана да килен белән малай да, кыз белән кияү дә шунда. Алар шәрә түгел, купальниклары бар. Аның бары ни, югы ни. Ирексездән теге бабайның сүзләре искә төшә. Борынгы киленнәребез, кайната барында аягындагы оегын, башындагы яулыгын салмадылар. Тәртипле булдылар, ояла белделәр. Шуны әйтәсем килә кияүгә чыгучы кызларга, югалмасын иде борынгы мирасыбыз. Сандык юлдаш булса, киләчәктә тормышлары тотрыклы булыр иде.