“Духтыр” Галия

7 February
Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы
Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы

Надия ВӘЛИЕВА, Казан-Мокшы

Гомерен медицинага багышлаган әнием Сираҗиева Галия Сәмигулла кызының якты истәлегенә багышлыйм.

Һәр хәерле эшнең башы "Бисмилла"дан башлана.
“Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим”.  
Хәерхаклы сүзләр белән машинага кереп утырабыз. Без бишәү – өч бертуган һәм күптән инде бертуганнарга әверелгән икәү, дөресрәге – абый, сеңлем, аларның тормыш иптәшләре һәм мин. Ниятебез – әти- әни, туганнарыбыз каберләрен зыярәт итү, аяк очларына басып, рәхмәт әйтү. Һәр елның унбишенче августында туган авылга кайтабыз, бу безнең өчен язылмаган закон. Урамда – пыскак яңгыр, һавада  дым исе, агачлар, үләннәр, чәчәкләр исе,  сагышлы көз тәме...
Машинада исә җылы, рәхәт. Талгын гына Резидә башкаруында көй-җыр яңгырый... Болай да август ае буе янган-көйрәгән йөрәгем тагын да көйнең моңыннан, җырның сүзләреннән йөзгә-меңгә телгәләнә, күңелне әйтеп бетереп-аңлатып булмый торган моң баса. Мин куен дәфтәремне чыгарам, күңелдәге моңны кәгазьгә түгәм:
Тәгәрәпләр китте, әй, йомгагым,
Басу-кырлар аша элдертә.
Яшьлегемне эзли ул, беләмен,
Сулыш кабып, уем йөгертә.
Тәгәрәпләр китте уй йомгагым,
Йөрәк сизә – туган йортына.
Күзләремне ачсам, “саумы?”, диеп,
Балачагым ... авызын ера!
Тәгәрәпләр генә әй  йөрибез...
Туган тыкрык, туган урамнар!
Үләннәргә кадәр таныйлар бит,
Каеннарга кадәр карыйлар!
Сердәш инеш, күрче, сәлам бирә,
Чишмәләрем моңга төренгән.
Авылымның һәрбер өянкесе
Минем кайтуыма сөенгән.
Таныш көйне суза каргалары,
Иркә җилләр вальс биетә.
Тәрәз кыегында күгәрченнәр
Гөр-гөр теләк, изге нияттә.
Тәгәрәпләр киткән, әй, йомгаклар,
Һич җыясым килми кулыма.
Тәгәрәсен, әйдә, озын юллар,
Гомер теләп хәтер куенында...
Миңа рәхәт булып китә. Булды бу. Абый сүзләренә колак салам.
– Әни киткәнгә быел егерме ел икән. Әтигә – алты ел, – ди абый.
– Ул елны да яңгыр явып торадыр иде, бүгенге кебек, хәтерлисезме? –        Монысы Гөлсинә, абый хатыны.
– Хәтердә, – ди Зәйнигарәп. – Зиратка машина белән барып булмас ахры.
– Мокшы гына бетә инде, – дип уфтана Нурия. – Унлап өе калды.
 Тәрәзәдән туган авылымның басу уртасында утырган мәңгелек йорты, зират күренә. Әнә без туган өй,  бәрәңге бакчасы артында – биек манаралы-айлы мәчете, күптән ябылган, эшләмәгән кибете, клуб йорты еламсырап утыра... Барысы да шундый якын, шундый кадерле!
...Мин гомер йомгагымны сүтә башлыйм...
Беренче йомгак
Әниебез җырлый:      
“ ...Хатлар язам мин сиңа,
Мәскәү калаларына.
Әгәр тиздән кайталмасаң,
Үзем барам яныңа...”
Әни верандабызның түрендә, үзе яшь чагында крючок белән бәйләгән, крахмалланган ап-ак япмалы, аллы- гөлле чәчәкләре елкылдап-көлеп утыручы чигүле мендәрләре өелгән тимер караватыбыз янында, яшелле-кызыллы зур тимер сандык өстенә утырган да, кулындагы орчыгын җитез генә уйната-уйната, безгә, өч баласына, оекбашлар бәйләр өчен җеп эрләп утыра. Салмак кына җырлый үзе. Җансыз йөрәкне дә җанландыра торган матур, ифрат моңлы тавышлы безнең әни. Сагыш тулы ярату, өмет тулы сагыну хисләре, моңга уралып, әни күкрәгеннән тышка бәреп чыга.
Сеңелем белән әни каршында, ерак әби суккан паласка утырып, күз алдында орчыкка уралып, калынаеп-юа­наеп килүче йомгакка, әнинең үзе җитез, үзе җылы-назлы кулларына карый-карый, йомшак күкрәк тавышына мөкиббән китеп, сарык йонын язу- йомшарту белән мәшгульбез. Әбиебез Һәдия эрләнгән җепне киләпкә сарып  утыра.
– Әни, капкада кеше бар, – дим мин, капка келәсенең шакылдавын ишетеп. Ул арада, веранда ишеге ачылып, анда дустым Тәслимәнең яшьле йөзе  күренә.
– Галия апай, сине әни чакыра, безгә кереп чыга алмас микән, – ди...
Әни инде эшен ташлап, кулларын юып, Тәслимә белән күрше йортка чыгып китеп бара. Еш авырый Кәшифә апай, я кан басымы күтәрелә, я башы түнә. Безнең әнинең кулларыннан, даруларыннан шифа таба ул, шуңа чакыра  “духтырны”.
Еш кына шулай я тешләре сызлап, я астмалары “тотып”, я эчләре авыртып,  духтыр Галия, ягъни, әни янына, безгә киләләр. Әни өч авыл кешеләрен, –  Мокшы, бер чакрымдагы Ташчишмә, аннан арырак урнашкан Өҗем авыллары халкын, – бердәй яратып эшли...
Якшәмбе – безнең дә, әнинең дә лаеклы ял көнебез. Без өч бала укырга Өҗемгә бармыйбыз, әни дә бу көнне  өйдә була, “ял итә”. Ул иртән дүрттә тора, малларны көтүгә куа. Әнә безгә таба ашы – бәрәңге пәрәмәчләре пешерә бит! Өй эченә мич ашының тәмле исләре тарала.
Чү... Машина килеп туктады түгелме?
Без инде уяндык, яткан җирләребездән сикерешеп тордык. Дөрестән дә, бер абый тавышы :
– Галия апай,  без әле бу, әти кулын чапкан...
Абаууу... Әйе шул, бу абыйның терсәк турысыннан сиптереп кан аккан, яулык белән уратып бәйләнгән ярадан хәйран зур кызыл кан табы тибеп чык­к­ан. Әни авыруга нашатырь иснәтә, кан агуын туктатыр өчен беләгенә жгут сала, беренче ярдәмен күрсәтә, үзе барыбызны тынычландырыр өчен бертуктаусыз сөйләнә. Тиз генә  машинага утырып, Әтнә хастаханәсенә китәләр...
... Ул мунча кергән җирләрдән, кунак мәҗлесләреннән, бәрәңге казыган, тавык-каз йолкыган  чакларыннан  күрше авылларга авырулар янына алып китүләре... Ничә еллар бит ул, ничәмә чакрымнарга сузылган юллар... Әтнә, Кенәр, Күңгәр, Арчаларга трактор-ат арбаларында, мотоциклларда, газикларның ачык кузовларында йөрүләр эзсез узмагандыр инде. Барып җитә алмаячакларын белгәч – аңлагач, мунчабыз алачыгында яшь әниләрнең бәбәй табулары... Андый хәлләрнең дә шаһиты булдым мин. Бик күп бәбәйләрнең кендек әбисе булган бит ул безнең әни... Кышкы суыкларда, җәйге челләләрдә, язгы-көзге пычракларда берничә чакрымнар йөреп эшләр өчен никадәр сәламәтлек, рух ныклыгы, ихтыяр көче кирәк булгандыр аңа, олы йөрәкле, шәфкатьле әниемә!
Буадагы фельдшер-акушер мәктәбендә укып, белем алган әни өч авыл халкына барлык төр медицина ярдәме күрсәткән зур табибә иде. Хәтеренә - зиһененә һәрчак сокланып, шаккатып яшәдем мин. Әни эшли башлаган  елда бу өч авылда мең дә бер йөз кеше яшәп, шуларның ике йөз җитмеше авыру саналган.  Сугыштан соңгы авыр елларда тормыш, уку, яшәү өчен шартлар бөтенләй  юк дәрәҗәсендә, ә нинди генә хәтәр авырулар булмаган! Эше белән халык мәхәббәтен яулаган, дистәләгән рәхмәт хатлары алган  хезмәт ветераны, СССРның мактаулы доноры исемен йөрткән, бик күп тапкырлар канын биреп,  пенсиягә кадәрге хезмәт елларында ничәмә-ничә кешенең гомерен  саклап калды икән ул – шуны беләсе килә...
– Әйе, авыл бетә, – ди абый. – Элек авылда никадәр бала-чага иде. Гөр килеп үстек.  Дүрт-биш балалы гаиләләр бихисап иде. Җиде-сигез  балалылар да күп иде бит!
– Таралышып беттек! Бар да бетеп килә... Мәчетебездәге атаклы Фәйзи абый Галиев җитәкләгән “Искра” колхозының җиде авыл музеебыз нишләр инде?.. Авыл халкы белән бергә әти ничек тырышып, шуны оештырып йөргән иде, – Нурия еламый гына...
– Авыл бетеп барса да, асфальт юллар җәеп куйдылар, элдертеп кенә кайтып-китеп йөрибез, – иптәше тынычландыра ахры.
Мин кушыласы итәм:
– Телефоннар да юк иде бит инде. Бер ферма йортында телефон бар, әниләр белән кайчак шуннан сөйләшә идек, күбрәк хатлар аша хәбәрләштек, ни хәл итик... Хатлар йөрде ике арада. Гәҗит- журналларны халык ябырылып укый иде. Клуб гөрләп эшләде, никадәр китап укыдык, агитбригадалар, кинолар килә иде. Спектакльләр карадык, концертлар куя идек... Бар да сагынып сөйләргә генә калды...
...Мин тагын гомер йомгагымны сүтәм, яшьлегебезгә кайтам...
Икенче йомгак.
“Почта килә, почта килә,
Почта килә, почта килә,
Почта гына килә генә, хаты юк.
Хаты гына килә генә,
Сүзе генә килә генә,
Сөйләшергә үзе юк...” –
дип җырлый-җырлый хат-гәҗит таратып йөри торган  “почта абыебыз” бар безнең, Гаяз исемле. Җор сүзле, шук-шаян телле ул Гаяз абый. Бар кешене авызына гына каратып тота. Аның сөйләгәннәре хәтердә калган.
...Ашыт елгасына безнең Мокшының да инеше агып кушыла. Инеше зур булмаса да, ташуы зур була шуның һәр елны...
Шулай иртә язның бер кояшлы көнендә Гаяз абый, ат арбасына әнине дә утыртып, Күңгәргә почта алырга китә. Иртән иртүк хәвеф-хәтәрсез генә инешне кичеп чыксалар да, почта алып, кайтыр юлга чыккач, суның хәйран артканын күрсә дә, кыю йөрәкле Гаяз абый атын суга кертә. Салкын боз­лы су  ташкыны  ат арбасына кадәр җитә.

– Галия бер дә курыкмады шул вакытта, сумканы кулларына алып,  күтәреп барып, гәҗит-хатларны язгы су афәтеннән саклап калды. Йөрәкле хатын шул, – дип сөйләгән Гаяз абый кешеләргә.
– Йөрәкле булырга  мине дәһшәтле сугыш еллары, әтием  Сәмигулла, әнием Бибимәрьям, алты бертуганым өйрәткәннәрдер инде, – дигән  әни...
Аның сөйләгәне бар:
– Сугыш башланганда миңа унике яшь. Ачлы-туклы, кияргә җүнле киемнәребез дә юк. Фельдшер-акушер һөнәрен сайладым. Юлыбызда агып яткан Зөя суын ничәмә генә тапкыр яланаяк килеш кичтек икән... Ул авыр елларның ач студент егет-кызлары идек шул...
– Тормышның ямен күреп яшәсәк тә, тәмен генә тоярга өлгермәдек шикелле  без, ул чор балалары, – дигән иде әни.
...Сәмигулла бабай бик көчле-гайрәтле булган, сабан туйлары батыры, ат хәтле атны да иңнәре белән күтәрә алган. Мәрьям әбием белән биш кызы, бер улына тормыш бүләк итеп, барысына да бөтен күңел җылысын, рухи байлыгын, үзләре белгән һөнәрләрен өйрәтеп, тапшырып калдырганнар. Өч кызны Ленинградка, кечесен, әнине, Арчага эшкә озаткач, аларга да  бәгырь кисәкләрен сагынып яшәргә калган. Әле ярый, туган авыллары Каенлыкта кызлары Мәфруза, уллары Гафиятулла  гаиләләре булган.
Кызлар арасында шул вакытлардан бирле сагыну тулы хатлар йөри. “Сезки хөрмәтлү вә гыйззәтлү туганыбыз Галия... Аермаенча һәркайсыгызга бездән чуктин-чук, күптин-күп сәламнәр җибәреп калабыз...” Мондый җылы хатларны күп тапкырлар укып үстек без... Әни гомере буе туганнарын, авылын, әти-әнисен сагынып яшәгәндер, шуңа да бик матур җырлагандыр кебек тоела миңа хәзер...
Хатлар – күңел көзгесе бит ул.

Өченче йомгак.
Әнинең бик яратып җырлый торган тагын бер җыры бар.
“Зәңгәр күзең, күз керфегең
Мөлдерәтеп карама.
Мөлдерәтеп карауларың
Йөрәгемә кадала.     
Бөдерә чәч, зәңгәр күз,
Әйтмәм, бәгырькәем, авыр сүз”...
Ничек яратып җырлый ул аны... Куллары шәл читенең “баганаларын”, “аю табаннарын”, “йөрәкләрен”, “киртәләрен” бәйли-үрә, читенең кырыена “телләр” тезә, ә җыры йөрәкләрне телә... Сеңелем дә чит бәйли, ә миңа, матур, тигез бәйлисең, дип, шәл уртасын бәйләтәләр. Утырабыз шулай гаилә белән  кәҗә мамыгыннан шәлләр бәйләп...
“Карлыгандай кара күзләреңә
Карыйм әле күзем талганчы.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Йөрәгеңдә урын алганчы”, –
дип, кайчаннардан җырлый башлады икән яшь, кыю, чибәр, сөрмә күзле, бөдрә чәчле Галия – матур кыз?
Йөрәгенең хуҗасын, тормышының терәген – егет солтаны, сугыш кырларыннан исән-сау, медальләр белән кайткан күркәм холыклы, тырыш, беренче карашка кырыс күренгән, әмма шагыйрәнә нечкә күңелле Фаязны да – Мокшы авылында таба ул.  Чәчләре чәчкә бәйләнгән икән... Бер-бер артлы өч бертуган дөньяга килгәнбез. Тупыр­дашып үскәнбез, мәктәптә яхшы укыганбыз, институтларда югары белем алганбыз, җәмгыятьнең алдынгы карашлы кешеләре чутында йөрибез. Шушыларда әти белән әнинең тәрбиясе, өлеше юк дип кайсыгыз әйтә ала? Ояңда ни күрсәң, очканыңда шул булыр, диләрме әле?

Дүртенче йомгак.
...Әнә әти белән әни абыебызның туе­на әзерләнә. Без, кызлар да, булышырга дип, алданрак кайттык. Әни  эшләгән эшләрен санап-тезеп куя:
– Катык, эремчек, каймакларым әзер. Пилмән ясарбыз, Алла боерса. Как койдым, корт ясадым, маргарин паштеты пешердем. Ун йомыркадан чәкчәкне әбиең белән баллап куйдык...
– Мин токмач басам, – димен.
– Чәй токмачын, кош телен, хәзер пешереп алыйк, – монысы Нурия инде.
– Гөбәдия, ит бәлешен иртәгә генә ясармын, әни, – дип сүзгә кушыла Гөлсинә, абыйның никахлы хатыны, үзенең пешекче икәненә басым ясап.
Әни куана, шатлыгы йөзенә чыккан:
– Булыр, балалар, бар да булыр, Алла боерса. Әйдәгез, өчпочмакларым өлгерде, җыелышып, тәмләп чәй эчеп алыйк, – ди әни. – Барысына да җитешербез әле, төн озын...
Әй әнием... Ике кызыңны да, вакыты җиткәч, кияүгә бирерсең әле... Бирнә сандыкларын әзерләшерсең. Төпле киңәшләреңне җәлләмәссең. Кайнанага да “әнием” дип дәшәргә, ир хакын алга куярга өйрәтерсең, “Сез – ир хатыны инде” диярсең... Кызларың күлмәкләр тегәрләр, бүләккә кулъяулык, сөлге, мендәр тышлыклары, көрпәләр чигәрләр, мамыктан юрган-матрас сырырлар. Кәҗә мамыгыннан шәлләр, сарык йоныннан носкилар бәйләп чыныккан кулларыбыз күлмәк-кофталар бәйләргә өйрәнер. Тегү машинасын келтер-келтер келтерәткән әниебез үзенең бу һөнәрен дә безгә тапшырып калдырды бит... Кул эшләренә бик һәвәс булып, әниебездән күреп, өйрәнеп үстек шул.
Еллар үтәр, әнинең шифалы куллары бер-бер артлы алты оныгын сөяр, алты бәбәй ашына тәмле ризык-нигъ­мәтләрен, әлбәләрен пешерер, төрледән-төрле бүләкләрен әзерләр. Алты мәртәбә беренче сентябрьдә кадерле оныкларын беренче тапкыр мәктәпкә озатырга дип ике көз Казанга, ике көз Йошкар-Олага,  ике көз Можгага килер ул...
...Әнинең җылы куллары барыбызның да башыннан сыйпар. Барыбызны да  бер өстәл артына җыеп, һәрвакыттагыча, тәмләп, сыйлар. Дога кылып, изге теләкләрен теләп, безне урам чатында кул болгап, озатып калыр.

Бишенче йомгак.
Шулай булды, гомергә шулай булыр кебек иде лә бит. Юк икән...
Әнине соңгы юлга озатканда халык аны хөрмәтләп:
– Йомшак телле, җылы-назлы сүзле, алтыннарга тиң шифалы куллы, ярдәмчел, эчкерсез, гади дә, гадел дә булдың, Галия апай, – дияр...
– Шифалы сүзләрең белән дә дәваладың бит син безне. Көнне-төнне аермаенча, ярдәмгә килдең, барыбызга да бердәй ярдәм кулларыңны суздың, игелекле булдың...
– Урының оҗмах түрләрендә булсын... Кулларың гына түгел, бөтен барлыгың белән алтын кеше идең син, – дияр әнине озатырга килгән өч авыл халкы.
Ул заманда атеизм чәчәк атса да, бригадир эшендәге әтием коммунист, агитатор булса да, динле-иманлы гаиләдә үстек, Алланың биргәненә мең шөкер. Әмма әни белән әтигә рәхмәтләр әйтергә, исән чакларында тиешле кадер- хөрмәтне күрсәтергә, меңнәр кебек, без дә өлгермәдек шикелле... Кылган догаларыбыз, укыган аятьләребез, игелекле эш-гамәлләребез аларның рухларына дога булып барсын, инша Аллаһ, дибез.
Бер елны әти белән әнинең рухларына багышлап оештырылган Коръән мәҗлесеннән соң сеңелем Нурия әйтеп куйды:
– Әй әни, әй әти... Сезнең йөзләрегезгә кызыллык китермичә яшәсәк иде... Намазлык өсләренә бассак, иман йортларына йөреп, дини белемнәр алып, изге Коръән-Кәримнән изге хәрефләр белән язылган гыйлемнәрне  җыйсак иде.
Сеңелемнең теләкләре акрын-акрын чынга аша, рәхмәт яусын. Әкренләп дингә тартылабыз, исламның биш шартын-баганаларын үтәп яшәргә тырышабыз, оныкларыбыз мәдрәсә каршында дини белем ала...
Шөкер, әниебез эшен кызы Нурия, Нуриянең ике баласы, минем улым, киленем дәвам итеп, армый-талмый медицина өлкәсендә хезмәт куя­лар, һөнәрләре белән горурланып, эшләреннән тәм табып яшиләр.
Без – балаларының, оныкларының кулларында әтием уйнарга өйрәтеп калдырган гармун булса, җаннарыбыз­да – алар  җырлаган  үлемсез халык җырлары...
Йөрәк-калебләребездә – күңеллә­ре­бездә, телләребездә әниебезнең  мәҗ­лесләрдә киң сулыш, иркен тавыш, зур осталык белән җырлый торган җыры – “Җидегән чишмә”:
“Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә, талы бөгелә
Иртән искән йомшак җилләрдә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак илләргә...”
Әй Раббым! Безне кечкенәдән шәфкать-мәрхәмәт белән тәрбияләп үстергән әти-әниемә рәхмәт кыл! Рабби-рхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыйиираа.
Соңгы сүз.
Күз алдымда туганнарымның якты йөзләре, тыйнак сүзләре, бу дөньяда кылган изге гамәлләре... Алар безгә хәер-фатыйха  биреп – теләп торалардыр кебек...  
Машинада Казанга кире кайтканда күңелемдә яңа шигырь юллары бөтерелә:
Тәгәрмәч
Тәгәрмәчтә, гомер мизгелләре,
Баумандагы тиен шикелле,
Узышлыга әллә йөгерәләр,-
Куып тотулары икеле...
Катлам-катлам еллар өстәләләр
Тәгәрмәчнең калынлыгына.
Исе китеп карап тора адәм
Мизгелләре аралыгына.
Тиен кебек, бөтерелеп кенә,
Күккә ашар йортлар төзеде,
 Дәвер тәгәрмәче барчабызны
Тигезләячәген кем белде?
Тәгәрмәчләр, киртләч-киртләч булып,
Көнгә, айга, елга бүленгән.
Сулышыңа кадәр билгеләнгән,
Гамәлләрең  - язып эленгән...
Һәрберебез тәгәрмәч эчендә
Бөтерелгән тиен хәлендә,
Адәм хурларына калмыйм диеп,
Аллаһ хозурына юнәлә...