Галиҗанәп бай күңелле, үзе серле, үзе сөйкемле...

Сүзем, еллар узган саен үзенең һөнәрләре, егәрлеге белән шаккаттырып, дөньяның ямен йөрәге белән тоеп, кылган гамәлләренә кеченә балалардай сөенеп, куанып, Югары Көек авылында гомер итүче Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан турында.

 Рүзия ЗАРИПОВА, Түбән Көек авылы
Ул безнең Түбән Көек төп мәктәбенең, авылыбызның шундый мәртәбәле шәхесләреннән берсе. 39 ел гомерен мәктәп тормышына багышлый, география һәм хезмәт фәннәрен укытып, "Татарстан Респуб­ликасының атказанган мәктәп укытучысы" исеменә лаек булган кеше. ”Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән мәкальгә туры килгән, ихтирамга лаеклы өлкән ир заты. Исән кеше кемгәдер кирәк, үзеннән соң килгән буынга искә алып сөйләрлек эш калдыра ала икән, бу бик зур батырлык. Гомер дигәннәре бит  бик тиз үтә. ”Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми”, дигән борынгылар.
1970 елдан башлап метео һәм фенологик күзәтүләр алып бара. Ул үзенең остазы итеп, туган ягының тарихын өйрәнү белән бергә, 1924 елдан бирле фенологик күзәтүләр дә алып барган укытучы Крупчатников Семен Ивановичны (Атамыш мәктәбендә укыткан) саный. Габдуллаҗан абый үз күзәтүләрен системага салу буенча зур эш алып бара, кайбер кызыклы нәтиҗәләрен районда чыга торган «Әтнә таңы» газетасында да бастыра.
Габдуллаҗан Сәлихҗан улы – 2011 елда басылып чыккан «Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районы географиясе» китабы авторларының берсе дә. Күз алдына китерегез Габдуллаҗан абыйның хезмәтләрен. Бертуктаусыз архивларда казынып, эзләнеп, Югары Көек авылында яшәүче барлык кешеләрнең дә, үз авылындагы һәр гаиләнең – 12 буынга кадәр шәҗәрәсен төзегән шәхес. Авыл җирендә барысы да бер-берсенә туган. Әлеге авылда  барлыгы 5 нәсел агачы булуы ачыкланган. Тик Габдуллаҗан ага аны агач формасында түгел, ә цифрлар ярдәмендә билгеләгән. (Китапчык итеп чыгара).
Габдуллаҗан абый  ял иткән арада укучылар сәламләү җырлары яңгыратып, вакытның үткәнен дә сизми калдылар.
Сүзлекләрдә дендрарийның мәгънәсе: “Бакча яки ял итү урыны” дип бирелә. Анда тикшерү, эзләнү һәм матурлыкны таныту өчен утыртылган агачлар, куаклар утыртыла дип әйтелә. Борын-борын заманнан бакчаларны зәвыклы би­зәү, үсентеләрне урнаш­тыру күп осталык һәм чыгымнар сораган. Габдуллаҗан абый бернинди чыгымнарсыз, үз көче белән, үзенең бакча башындагы тау астына, чишмә янындагы сукмакка, 1976 елдан бирле агач утырта башлый. Моның сере шунда: әйләнә-тирә яшеллеккә күмелсен, матур булсын дигән теләк.
Тора-бара агачларны инешнең ике ярына, ерым кырыйларына утырта башлый. Баштагы чорда тополь, өянке ботакларын утыртса, соңрак чишмә тирәсенә матуррак булсын дип, безнең якларда үсүче агачлар һәм куакларны утырта. Полоса, урман, басу кырыйларында үсеп чыккан агач үсентеләрен кәсләре белән төпләп алып, үзенең "УАЗ" машинасында алып кайта. Вакытны кичектермичә, планлаштырган урыннарга аларны утыртып та бара. Буш урыннарга, басу читләренә нарат агачы әкәлесен чәчеп тишелдереп тә үстерә. Йөзләгән урман, имән  чикләвеген төрле урыннарга күмеп куя. Тишелеп, шытып чыккан агачлар инде 1 метр зурлыкка күтәрелгәннәр. Аңа кошлар да ярдәмгә килә: тирәлеккә ямь өстәп, сайраша-сайраша миләш, балан, шомырт агачларын алар күчерә. Аргы якка җилләр каен, нарат орлыкларын тарата. Чишмә яны тирәлегендә,  эченә керсәң, хәзер кырые да күренми торган урман. “Мин аны дендрарий дип атыйм. Дендрарийны кеше тудыра. Мондый урыннар Казан шәһәрендә дә бар. Дендрарий – төрле агач һәм куакларның бер урында тупланып үсүе ул”, – ди Габдуллаҗан абый. Ул һәр агачны утырт­канда аның үзлекләрен дә белергә кирәклеген дә искәртә.
Урман булгач, урман булсын инде дип, авылыннан 3 км ераклык­тагы Ибраш урманыннан бер кырмыс­ка оясының өчтән берен алып (рөхсәт ителә), капчыкка тутырып, чишмә янындагы урманга сала. Ул аларның яшәешен күзәтә, әмма алар үзенекен итәләр, кояш­лы тау битләренә күченеп бетәләр. Хәзер алты урында кырмыска оясы барлыкка килгән. Чишмә янындагы чокыр­га иртә язда чәчәк ата торган үсемлекләр утыр­та. Үзгә үсемлекләрнең үзе утыртмаган урыннарда да үсеп чыгуларын һәм моңа сәбәпчеләр булып  кырмыскалар торуын да әйтеп узды.
Төрле фенологик кү­зәтүләр алып бара белгеч, табигать тормышында ул да кырмыска кебек кайный: үсемлекләрнең кайчан чәчәк атулары, кошлар кайчан килүе, китүе белән кызыксына. Агачларның кайчан саргаеп, яфрак коюларына кадәр игътибар итә.
“Минем дендрариемда хәзер 6000нән артык төр агач, куак үсә”, – ди ул. Анда  безнең якларда үсүче 50гә якын төрдәге агач һәм куакны күрергә була. Дендрарийда безнең якларда очрамаган 10га якын төр яңа агач үстерә. Безнең якларда 41 төрле тал үсә икән.
Габдуллаҗан абыйның тормышы да кеше кызыгырлык: ул тормыш иптәше Илсөяр ханым белән мәктәптә таныша. Алар бер коллективта эшли. Илсөяр апа белән 2 егет һәм бер кыз үстерәләр. Ул бүгенге көндә кадерле әти, балаларына ныклы терәк,  тормыш иптәшенә таяныч, оныклары өчен горурланып туймаслык бабай. Нигъмәтҗановларның 5 оныгы бар. Алар да бабалары кебек үк табигать белән кызыксынучан. Габдуллаҗан ага утырткан агачлыкны да алар “бабай” урманы дип атаган.
Агачларны кайчан утырт­канны Габдуллаҗан абый язып та бара.
Бу очрашуда аның ти­рә-якка даны таралган дендра­риенда үскән 60лап агач һәм куакның төр­ләреннән ясалган гер­бариеннан күргәзмә оештырылды. Анда үскән агачларга мәгълүмат туп­­ланып күргәзмәгә куел­ды.
Соңыннан Габдуллаҗан абый укучыларның һәркайсына нәсел шәҗәрәләренең үзәк тармагын ясап бүләк итте.
Автор фотосы.
Рүзия ЗАРИПОВА, Түбән Көек авылы Ул безнең Түбән Көек төп мәктәбенең, авылыбызның шундый мәртәбәле шәхесләреннән берсе. 39 ел гомерен мәктәп тормышына багышлый, география һәм хезмәт фәннәрен укытып, "Татарстан Респуб­ликасының атказанган мәктәп укытучысы" исеменә лаек булган кеше. ”Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән мәкальгә туры килгән, ихтирамга лаеклы өлкән ир заты. Исән кеше кемгәдер кирәк, үзеннән соң килгән буынга искә алып сөйләрлек эш калдыра ала икән, бу бик зур батырлык. Гомер дигәннәре бит  бик тиз үтә. ”Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми”, дигән борынгылар. 1970 елдан башлап метео һәм фенологик күзәтүләр алып бара. Ул үзенең остазы итеп, туган ягының тарихын өйрәнү белән бергә, 1924 елдан бирле фенологик күзәтүләр дә алып барган укытучы Крупчатников Семен Ивановичны (Атамыш мәктәбендә укыткан) саный. Габдуллаҗан абый үз күзәтүләрен системага салу буенча зур эш алып бара, кайбер кызыклы нәтиҗәләрен районда чыга торган «Әтнә таңы» газетасында да бастыра. Габдуллаҗан Сәлихҗан улы – 2011 елда басылып чыккан «Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районы географиясе» китабы авторларының берсе дә. Күз алдына китерегез Габдуллаҗан абыйның хезмәтләрен. Бертуктаусыз архивларда казынып, эзләнеп, Югары Көек авылында яшәүче барлык кешеләрнең дә, үз авылындагы һәр гаиләнең – 12 буынга кадәр шәҗәрәсен төзегән шәхес. Авыл җирендә барысы да бер-берсенә туган. Әлеге авылда  барлыгы 5 нәсел агачы булуы ачыкланган. Тик Габдуллаҗан ага аны агач формасында түгел, ә цифрлар ярдәмендә билгеләгән. (Китапчык итеп чыгара). Габдуллаҗан абый  ял иткән арада укучылар сәламләү җырлары яңгыратып, вакытның үткәнен дә сизми калдылар. Сүзлекләрдә дендрарийның мәгънәсе: “Бакча яки ял итү урыны” дип бирелә. Анда тикшерү, эзләнү һәм матурлыкны таныту өчен утыртылган агачлар, куаклар утыртыла дип әйтелә. Борын-борын заманнан бакчаларны зәвыклы би­зәү, үсентеләрне урнаш­тыру күп осталык һәм чыгымнар сораган. Габдуллаҗан абый бернинди чыгымнарсыз, үз көче белән, үзенең бакча башындагы тау астына, чишмә янындагы сукмакка, 1976 елдан бирле агач утырта башлый. Моның сере шунда: әйләнә-тирә яшеллеккә күмелсен, матур булсын дигән теләк. Тора-бара агачларны инешнең ике ярына, ерым кырыйларына утырта башлый. Баштагы чорда тополь, өянке ботакларын утыртса, соңрак чишмә тирәсенә матуррак булсын дип, безнең якларда үсүче агачлар һәм куакларны утырта. Полоса, урман, басу кырыйларында үсеп чыккан агач үсентеләрен кәсләре белән төпләп алып, үзенең "УАЗ" машинасында алып кайта. Вакытны кичектермичә, планлаштырган урыннарга аларны утыртып та бара. Буш урыннарга, басу читләренә нарат агачы әкәлесен чәчеп тишелдереп тә үстерә. Йөзләгән урман, имән  чикләвеген төрле урыннарга күмеп куя. Тишелеп, шытып чыккан агачлар инде 1 метр зурлыкка күтәрелгәннәр. Аңа кошлар да ярдәмгә килә: тирәлеккә ямь өстәп, сайраша-сайраша миләш, балан, шомырт агачларын алар күчерә. Аргы якка җилләр каен, нарат орлыкларын тарата. Чишмә яны тирәлегендә,  эченә керсәң, хәзер кырые да күренми торган урман. “Мин аны дендрарий дип атыйм. Дендрарийны кеше тудыра. Мондый урыннар Казан шәһәрендә дә бар. Дендрарий – төрле агач һәм куакларның бер урында тупланып үсүе ул”, – ди Габдуллаҗан абый. Ул һәр агачны утырт­канда аның үзлекләрен дә белергә кирәклеген дә искәртә. Урман булгач, урман булсын инде дип, авылыннан 3 км ераклык­тагы Ибраш урманыннан бер кырмыс­ка оясының өчтән берен алып (рөхсәт ителә), капчыкка тутырып, чишмә янындагы урманга сала. Ул аларның яшәешен күзәтә, әмма алар үзенекен итәләр, кояш­лы тау битләренә күченеп бетәләр. Хәзер алты урында кырмыска оясы барлыкка килгән. Чишмә янындагы чокыр­га иртә язда чәчәк ата торган үсемлекләр утыр­та. Үзгә үсемлекләрнең үзе утыртмаган урыннарда да үсеп чыгуларын һәм моңа сәбәпчеләр булып  кырмыскалар торуын да әйтеп узды. Төрле фенологик кү­зәтүләр алып бара белгеч, табигать тормышында ул да кырмыска кебек кайный: үсемлекләрнең кайчан чәчәк атулары, кошлар кайчан килүе, китүе белән кызыксына. Агачларның кайчан саргаеп, яфрак коюларына кадәр игътибар итә. “Минем дендрариемда хәзер 6000нән артык төр агач, куак үсә”, – ди ул. Анда  безнең якларда үсүче 50гә якын төрдәге агач һәм куакны күрергә була. Дендрарийда безнең якларда очрамаган 10га якын төр яңа агач үстерә. Безнең якларда 41 төрле тал үсә икән. Габдуллаҗан абыйның тормышы да кеше кызыгырлык: ул тормыш иптәше Илсөяр ханым белән мәктәптә таныша. Алар бер коллективта эшли. Илсөяр апа белән 2 егет һәм бер кыз үстерәләр. Ул бүгенге көндә кадерле әти, балаларына ныклы терәк,  тормыш иптәшенә таяныч, оныклары өчен горурланып туймаслык бабай. Нигъмәтҗановларның 5 оныгы бар. Алар да бабалары кебек үк табигать белән кызыксынучан. Габдуллаҗан ага утырткан агачлыкны да алар “бабай” урманы дип атаган. Агачларны кайчан утырт­канны Габдуллаҗан абый язып та бара. Бу очрашуда аның ти­рә-якка даны таралган дендра­риенда үскән 60лап агач һәм куакның төр­ләреннән ясалган гер­бариеннан күргәзмә оештырылды. Анда үскән агачларга мәгълүмат туп­­ланып күргәзмәгә куел­ды. Соңыннан Габдуллаҗан абый укучыларның һәркайсына нәсел шәҗәрәләренең үзәк тармагын ясап бүләк итте. Автор фотосы.