"Лимонлы чәй ярата иде, агач өйне үз итте"

12 February
Сурия Мингатина
Сурия Мингатина

ТАССРның 100 еллыгы сайтында тарихыбызны баеткан шәхесләр урын алган. Алар арасында Сибгат ага Хәким дә бар. Тавыш бирү өчен http://100.tatarstan.ru/ га http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushch.. сайтына керергә кирәк.

 Луиза апа Шәмсиева белән очрашкан саен аннан  Сибгат абый турында сөйләтәм. Шулкадәр матур итеп, йөрәккә үткәреп сөйли белә ул. Бу юлы да шулай булды. Луиза апа сөйләгәнчә, аның истәлекләрен сезгә дә тәкъдим итим әле. Менә нинди олы җанлы мөхтәрәм кеше өчен тавыш бирәбез без. Өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз!

Мин Сибгат аганы кечкенә вакытымнан беләм. Күлле Киме авылының кәнсәләр урнашкан урамында әле дә безнең  1908 елда төзелгән иске  нигез урыны бар. Ә Сибгат абыйлар йорты безгә каршы гына . Тәрәзәдән бары да күренә. Минем абыем Габдулла Сабиров белән бик дус иде ул. Абыем шәхес культы корбаны. 10 ел төрмәдә утырып кайтты. Бик хөрмәт итә иде абый Сибгат Хәкимне. Сибгат абый да " Ярый әле мин Габдулла Сабировлар вакытында туганмын, алар белән аралашу бәхетенә ирештем", - дип язды.
Холкы бик тыныч иде Сибгат абыйның, күп сөйләшмәс, башкалар сөйләгәнне сеңдереп кенә барыр иде. Халыкка бик якын булды. Күлле Киме авылына яңа мәктәп салдыру өчен дә  озак йөрде. "Булды, яңа мәктәпкә урын әзерләсеннәр, кул куйдылар", дип сөенеп шалтыраткан иде. Тик яңа мәктәптәге музеен күрү насыйп булмады аңа. Яңа мәктәпле генә итмәде ул авылны, аның кешеләренә дә  бик күп игелек эшләгән кеше ул. Сибгат абый кайтса, халык моң-зарын сөйләргә тезелеп басар иде. Берәүгә дә каты бәрелмәде. Югары Оч Фатыйма апаның түбәсен яптырды, һәркемгә хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышты.

1981 елның 26 декабрендә Сибгат ага каләмдәшләре белән кайтты музей ачарга. Өч көнләп булдылар алар авылда. Мәҗлес оештырып китте. Һәр елга  ике тапкыр кайтып китәр иде. Ул чакта радиоузел эшли. Чыгыш ясап, шигырьләрен сөйләде. Әле дә колакта яңгыраган төсле ул сөйләм. 

Сибгат абыйны укып, туган  телгә гашыйк булып, телче булырга укырга кердем. Аларга еш бара  идем. Сибгат абыйның хатыны Мөршидә апа миңа күлмәк тә тегеп кидерде әле. Бик якты кешеләр иде алар. 

Авылга кайткан саен безгә килер иде Сибгат абый, лимонлап чәй эчәргә яратты. Агач өйне бик яратты. Монда язып кына утырыр  идем, дия иде. Озаклап утырыр иде мәрхүм.

1963 нче елдан 1986 нчы елга кадәр без Сибгат ага белән бергә  аралашып торганбыз. Иң матур вакытлар булган бу!