Сәйдә Аппакова: “Коръәнне иң элек исәннәргә багышлагыз...”

Мәртәбәле Сәйдә абыстай Аппакованың вәгазьләрен тыңлагангыз бармы сезнең. Ә мин тыңладым, ишеткәнемне сезгә дә җиткерәсем килә.

Сүрия МИНГАТИНА

Казан шәһәрендә яшәүче, 36 нчы елын дини эшчәнлек белән шөгыльләнүче, Казан мәктәпләрендә диннәр тарихы, гарәп телен укытуны башлап җибәргән мөгаллимә, дин сабаклары бирүнең уку-укыту программасын, методикасын булдыручы, танылган вәгазьче Сәйдә абыстай Аппакованы да эзләп табып, элемтәгә кереп, үзләренә чакырганнар, сөйләшә белгәннәр. “ Әтнәгә кайттым, минем монда булганым бар, халыкка ни дәрәҗәдә кирәклегемне тоям”, – дип, үзенең хөрмәтен дә белдерде Аппаковларның нәселен дәвам итүче Ренад Аппаковның тормыш иптәше. Туу турындагы таныклыгы буенча Сәйдә Хәлим кызы Фаязханова ул – монысы кыз фамилиясе. Тугызынчы дистәсенә якынаеп килүче, “Тузмый торган байлык” китаплары авторы, республикабызның мәртәбәле абыстае да ул Сәйдә Аппакова. Белмәүчеләр булса дип язам. Ә болай кем икәнен аңлатып та торасы юк, ТВ күрсәтеп, радиолар сөйләп, газеталар язып тора аның турында. “Әтиебез ягыннан 13 буын бабаларым мулла, мәзин булган. Безнең гаилә Мәрҗани мәчетендә хезмәт иткән 17 имам белән аралашып яшәде. Аларның ничек итеп илебез, динебез, дип җан атып гомер иткәнен күреп үстек. Аллаһ сүзен әйтергә ярамаган елларда да, бездә, кача-поса, дигәндәй, 30-40ар мулла җыелышып, берсе-берсенә Коръән укыйлар иде”, – дип сөйли әбекәй. “Аллага шөкер, динебезгә мөнәсәбәт үзгәрде. Урам себерүчедән алып Президентка кадәр дингә хөрмәт белән карый бүген, вәгазьне менә шундый иркен залларда укыйбыз, әлхәмдүлилләһ...”, дип башлады абыстай Бәрәскә мәдәният йортындагы чыгышын. Һәм вәгазь сөйләргә тотынды. Ә без тын да алмыйча бирелеп, урыны-урыны белән елмаеп-көлеп, өч сәгать дәвамында туктаусыз вәгазь сөйләгән абыстайга сокланып, һәр сүзен истә калдырырга тырыштык. “ Чувашиядә 9 сәгать дәвамында вәгазь сөйләгәнем булды...”, – дип тә шаккатырды. Аек акылы, тирән гыйлеме, үтемле сүзе, тапкырлыгы–зирәклеге гаҗәпләндерде дә. Бездәге абыстай, муллалар сөйләгәннәрдән үзгәрәк тә аның фикерләре. Игътибар белән укыгыз. Әдәп-әхлак, ир-хатын мөнәсәбәтләре, килен-кайнана мөгамәләсе буенча биргән сабакларының ни дәрәҗәдә кирәклеген дә һәркем үз мисалында күрер.

“Ирләр кәләпүш кимәгәнгә бәйләнмәгез”

“Җәмәгать, дин тотканда, тарихны да өйрәнергә кирәк. Булды бер чор, бездә белгечләр юк иде, бер төркем яшьләрне гарәп илләренә гыйлем өйрәнергә җибәрдек. Гыйлем белән бергә шул илнең гореф-гадәтләре дә, төренеп бетеп йөри торган кара киемнәре дә кайтты. Бушлай булгач, тиз таралды. Аннан зарлана башладык, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында яулык бәйләргә рөхсәт итмиләр, имеш. Барып карадым мин ул киемнәрне, балалар бакчасында утыра сабый, карага төренгән, башына кара яулык уралган...– мин дә рөхсәт бирмәс идем. Мәктәптә дә шундый ук хәл. Динле бала тәрбиялисең килә икән, киерт нәфис башлык, я “косынка” бәйләт, матур, ачык төстәге күлмәк кисен. Карага төренү безнеке түгел. Мин үзем әнә шундый “косынка” бәйләп йөрдем, берәү дә сүз әйтмәде, үзебезчә матур итеп киеник. Ашлар уздырабыз. Килә коръән укырга мулла-абыстай. “Ирләрнең башында кәләпүш юк, хатын-кызның чәче чыккан, муен ачык, укымыйм...”, – ди. Гаепләмик, җәмәгать. 7 яшьтән дин тотып үскән буын түгел, кем тәрбияләгән безне. Үзебез ни дәрәҗәдә беләбез. Ирләр алар Аллаһ тарафыннан шулай яралтылган, гаурәтләрен яфрак, я бер чүпрәк белән капласалар, бар да рөхсәт. Кәләпүш кимәсә дә гөнаһ түгел. Хатын-кызны да сүкмәгез, яулык кигәч, маңгайның урта бер өлешенә кадәр ике бармак киңлегендә чәч яулыктан чыкса да ярый, муен ачыклыгына да бәйләнмәгез. Вәгазь сөйләгәндә кешенең кереп-чыгып йөргәненә дә ачуланмагыз, аның сәламәтлеген белмисез. Ашта коръән укыйсыз икән, озак тотмаска кирәк. Тыңлаучылар арасында сәламәтлеге начарлар бардыр, юлга ашыгучылар булыр, боерыгын (сидеген) тота алмыйлардыр, “Кайчан укып бетерә инде бу...”, дип уйлаучы булса да, укыган коръәнегез җилгә очар. Коръән укыйсыгызны белгәч, өйдә укып килегез, ашта бер-ике дога укып, укыганыгызны кушып багышлагыз. Коръән мәҗлесләрендә дә, үзегез укып багышлаганда да иң элек исәннәр өчен сорагыз, үлгәннәргә түгел. Үлгәннәргә багышласагыз, алар барын да алып бетерә, үзегезгә сораганыгыз корыга калыр. Элек шулай әйтә идек, бу мин уйлап чыгарган нәрсә түгел, галимнәр гел өйрәнәләр. Җанның нинди авырлыкта икәнен дә беләләр, нәрсә кирәген дә... колак салыйк, җәмәгать. Үлгәннәр турында сүз чыккан икән инде, монысын да белү кирәк, үләсе кешене, ул ике сәгать алдан билгеле була, күкрәк белән сулый башлый, бу вакытта Газраил кешенең күкрәк өстендә утыра, ә аяк-куллар Газраилнең килүен күргәч, суына башлый икән; шулай итеп җан салырга ике сәгать кала чишендерәсез, икенче урынга күчереп яткырасыз. Муенга тикле простыня белән каплыйсыз. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм “Үлеп баручы кеше янында булыгыз һәм аңа “Лә иләһә илләллаһ” дип әйтергә ярдәм итегез, оҗмах турында яхшы хәбәрләр җиткерегез, Аллаһы Тәгалә турында исләренә төшерегез, чөнки чыннан да, алар сез күрә алмаганны күрәләр...” дигән. Үләсе кешенең башы янына килеп, “Лә иләһә илләллаһ..” кәлимәсен әкрен генә кабатлагыз. Кычкырып әйтергә кирәкми, үләсе кеше бик яхшы ишетә. Кабатлый алса, кабатлар, шәт Иншә Аллаһ. Каты кычкырып әйтсәгез, син үләсең инде дию булыр...”. Җан бирер алдыннан кеше күзләрен ача, фәрештәләр җаны алып чыгып киткәндә карап калыр өчен бу. Җаны чыккан кешенең күзләрендә аның җәннәтле, я тәмуглы буласы күренә. Безнең остарырга яраткан абыстайлар күрәләр дә, сөйләп йөриләр. Бу зур гөнаһ, карамаска кирәк, карасагыз, үлгән кешенең бар гөнаһын үзегезгә алып каласыз, алмагыз, үзебезнеке дә җиткән. Үлгәннән соң простыняны муенга кадәр генә каплагыз, өскә кадәр түгел. Ачып караучы бөтен гәүдәне күрмәс өчен бу. Башка ике яулык каплана Төн сакларга киләбез, җәмәгать Корьән китабын күтәреп килмибез, бу вакытта мәет чиста булмый...”

“Хатын-кыз артист булырга тиеш”

Гаилә тормышы һәркайсыбызны бутый, аңлаша алмый интегәбез. Әйткәләш китә. Ә Сәйдә абыстайның үз кагыйдәсе, үз әдәбе.”Хатын-кыз чын артист булырга тиеш. Тик бу өстәлгә менеп бию түгел. Мин тормышка чыккач барына өлгермәкче булып йөгерә-йөгерә эшләгәнне күреп, кайнатам туктатты да, бу килештән син ун елдан соң аяксыз каласың, сәламәтлегең бетә”, дип зирәк киңәшләрен бирде. Тормышта ничек яшибез, искә төшерик әле: ашарга әзерлибез, ипи юк. Ир кайтуга тотына хатын, кибет яныннан узып киткәнсең, ипи кереп алмагансың, бөтен эш миңа, ди. Мондый хатын кемгә ошый? Ачулы ир диванга барып ята, телевизор кабыза, анда нәрсә, үтереш, сугыш, секс. Тәрбия юк анда. Акыллы хатын исә: «Җаным, ипигә генә чыгып кер әле, мин ашны пешерә торам», – ди. Бер үк гозереңне ике төрле итеп җиткерергә була. Каенатам: «Кызым, ирләрне команда биреп җиңеп булмый, җаным дип әйтергә тырыш», – дия иде. Шул «җаным» сүзе бөтен нәрсәне рәтли дә куя. Дөрес, бик нык ачу килгәндә, җаным сүзенең «җ» хәрефен дә әйтәсе килмәгән чак­лар була. Ачудан тыелып калыр­га өйрәнергә кирәк, авызыгызга йозак элегез дим мин андый чакта. Ир әйтте дип, хатын әйтсә, хатын әйтте дип, ир әйт­сә – сугышырга кирәк. Эндәшми калсагыз, узып китә.
– Өй эшләрендә ирләр хатын­нарына булышыр­га тиеш. Хатын-­кыз эше дип бүлеп карау дөрес түгел. Монда да хатын зирәклеге булыша. Өй эшләренең яртысын иргә бүлеп биреп, аны да гаилә тормышына күнектерергә, ху­җалыкта ярдәм итәргә өйрәтергә кирәк. Кае­натам да шулай дип киңәш бирде, аш пешергәндә бәрәңгесен ул чистартсын, яныңда тот, дия иде. Базар, кибеткә дә ирең барсын, авыр сумкалар күтәреп йөрмә, диде. Ипи кисәргә кушасың, баштарак сиңа коттедж салган кебек итеп кисә ул аны; аннары бәрәңгесен турарга өйрәтәсең. Бу эшләрне җай белән генә кушарга өйрәнегез. Бер-берегезне эштән чәй куеп көтеп торыгыз, ишектән үк каршы алыгыз, дип киңәш итәм яшьләргә. Балаларга да, әтиегез кайтты, башмакларын китереп бирегез, дисең. Моны күреп торган ир өйдә үзен кирәкле кеше, гаилә башлыгы итеп тоя, үзенә хөрмәт күрсәтүләренә сө­енә. Күңеле белән дә гел өйгә тартылачак ул. Эштән соң дуслар белән сыра эчеп йөрмәячәк. Гомумән, ир белән хатын бер-берен мактап торырга тиешле. Мактап куйсалар, канатланып китәсең, тагын да тырышыбрак эшли башлыйсың бит. Ире хатынын мактаса, ул тагын егерме дүрт сәгать тоташтан эшләргә әзер.

Мәҗлесләрдә ирнең ялкаулыгыннан зарланучылар да очрый, бар андыйлар да. Аларның хатыннарына тормышны үзләренә алып барырга туры килә. Өйдә хатын баш була. Ирнең әти-­әнисенә бу ошамый, ирен санга сукмый, диләр. Ә кем гаепле? Каенанага мин, киленегезгә рәхмәт кенә әйтеп утырыгыз дияр идем. Яшьләрнең хәзер олыларга карата ихтирамы юк, каенана, каенатага хөрмәт дигән нәрсәне белмиләр, дип зарланабыз. Югыйсә, тормышта аларның да киңәш­-үгетләре бик кирәк. Сәйдә абыстай сүзләренчә, ирне җиңү өчен алар белән, киресенчә, дуслашу кулай.

“Ярый сезнең улыгызга тормышка чыкканмын”

Кайнана белән дуслыгың юкмы? ”Күчтәнәч аласың да, иреңне, балаларыңны ияртеп, аңа кунакка барасың. Шунда, и, әти-әни, әле ярый сез бар, әле дә сезнең улыгызга тормышка чыкканмын, рәхмәт, улыгызны дөрес үстергәнсез, дип сөйлә­нәсең. Гәрчә өйдә ызгышып, сугышып ятсагыз да! Ата-анага аның баласын беркайчан да яманларга кирәкми. Һәр ата-ана өчен бала газиз. Син иреңне мак­тагач, каенанаңның күңеле булып, синең алдыңда тыпырдап кына тора. Бу каенананы сатып алу була. Шәригать буенча, үз анаң белән каенанаң арасында тары ярмасы кадәр генә аерма бар. Шуңа күрә, ­телеңне кызганмаска кирәк. Каенана да киленгә игътибарлы булсын. Килен эштән кайтканда чәй куеп торса, ике арадагы мөнәсәбәтләр дә яхшы була. Ашарга пешмәгән, чәй куелмаган булса, килен әнисе янына утырсын да, иңеннән кочып: “И әни җаным, әле ярый син бар, мин кайтышка чәй кайнап тора”, – дисең. Акыллы каенана тиз генә торып, чәй куя. Артистлану менә шул вакытта кирәк. Каенана, дигәннән, кайбер кызлар, кияүгә чыгуга, ирне үз ягына авыштыру ягын карый башлый, чөнки аңа үз әти-әнисе дә шуны тукып тора: “Каенана-каената белән яшәмәгез, алардан аерым тору җаен кара!” Бала тәрбияләшергә дәү әни белән дәү әти кирәк бит, җәмәгать. Дингә өйрәтергә дә олылар кирәк.

Элек аерылышулар ун елга бер була иде, анысында да ире күңелсезлеккә юлыкса яки хатынын рәнҗетеп яшәсә генә гаилә таркала иде. Хәзер тамагыбыз тук, өстебез бөтен, гыйлемебез бар, ә никахны саклый белмибез. Оят! Моның сәбәпләре дә ярылып ята: телебезне тыя белмибез. Ачу ике минут кабарып тора да, аннан сүрелә. Сүрелгәнче әйтәсен әйтеп бетерәбез. Авызга элмәк кирәк, җәмәгать, түзәрлегебез бар.

Менә шундый үтемле вәгазь тыңладык, бу әле бер өлеше генә. Хәләл кафеда хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин оештырган ифтар мәҗлесендә, авыз ачар алдыннан да сөйләде абыстай. Аңа кадәр мәчеттә намаз укыдык. Кайда гына булса да, халыкның сорауларына җавап бирә барды. “Без, өлкәннәрнең, кан басымы күтәрелә. Ураза да тотасы килә, басым күтәрелгәндә су эчмичә генә дару капсаң, ураза бозыламы?”– дип тә сорадылар. “Бозыла, барлык эчкә кергән нәрсә уразаны боза, бу очракта дару кабасың, ифтарга кадәр түзәсең, соңыннан бер көн исәбеннән кабат ураза тотасың. Авыру икәнеңне, хәлең начарланасын белеп ураза тотканың өчен дә җавап бирәсе бар. Динне авырайтмагыз”, – диде.

Очрашу үтте, тәэсирләр зур әле. Уздырылган ифтар мәҗлесе дә, тоткан уразаларыбыз да, вәгазь уку да савапка булсын. Тагын бер игелекле гамәл булды бу!