Төш күрү, юрау хикмәтләре

7 February

Төшегездә берегезне шайтан саташтырса, иртән торганнан соң аны кешеләргә сөйләмәсен!” (Сәхих Мөслим, хәдис)

Төш күрү, юрау хикмәтләре

Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы

Фәрхәт СӘГЪДИЕВ,  Түбән Шашы авылы
Мине бу мәкаләне язарга кулыма эләккән, 1991 елда татар “Мирас” фонды чыгарган “Төш юрау китабы” һәм сабакташым, рәссам Илдар Вәлиуллин белән аның иҗаты турында сөйләшеп утыруым этәрде.
Бабаларыбыз арасында иң таралган төш юрау китабы – “Йосыф” китабы була. Төш юрау сәләте һәркемгә дә бирелми, ә Аллаһның яраткан аерым бер кешеләренә генә бирелә. Төш юрау хәзрәте – Йосыф галәйһиссәлам. Әгәр аның төш юраулары бүгенге көнгә кадәр үзгәртүләрсез килеп җиткән икән, аңа ышанырга була.
Минем игътибарны “Йосыф китабының” 1881 елда чыккан әүвәлге нөсхәсенең иганәчесе Казан губернасы  Күшәр авылы кешесе Ибраһим Ишморад булуы аеруча җәлеп итте. Бәлки район газетасында аның турында язма да күрербез, Аллаһ теләсә.
Гадәттә, төшләрне өч төргә бүлеп йөртәләр: Аллаһтан булган төшләр (дөрес төшләр), озак уйланып, хыялланып йөргән нәрсәләрнең йокы вакытында җисемле сурәттә күренүләре һәм шайтаннан булган төш­ләр. Күңелләре саф, ашказаннары һәм хыя­ләттән буш кайбер кешеләрнең төшләре дө­рес булуы мөмкин икән­леген фән әһелләре инкарь итмиләр. Шулай ук кайбер төшләр һәм төш­ләрдәге вакыйгаларның кабатлануында уйла­нырлык җирлек бар. Сабакташым Илдар да кайбер картиналарының язылу тарихын күргән төше һәм шуннан соңгы вакыйгалар эзлеклелеге белән аңлата. Тагын бер төрле төшләр турында искә алсак, дөрес булыр. Гипнозлау сәләтенә ия кешеләр пациентын гипнозлый һәм сораулар биреп, аның күргәннәрен (төшен) сөйләтә. Фән галимнәре йокламый төш күрүче кешеләр булуын дөрес күрәләр, бу эшләр гипноз һәм кешенең көчле рухи тетрәнү яки табигый медитация вакытында булуын инкарь итмиләр. Илдар сөйләвенчә “Торналар җыры” картинасының этюдын һәм картинаның үзен язганда ул табигый медитация халәтендә булган, дәшкән кешене ишетмәгән, узып киткән кешене күрмәгән. Гипнозлап, гипнозга тиз бирешүчән кешене йок­латканда, аларга читтән күрсәтмәләр (сораулар) бирелә, алар күргәннәрдә кабатланулар булса, ул язылачак картинада урын алырга мөмкин. Ләкин монда шуны онытмаска кирәк, Аллаһ каршындагы гамәлләребез дөрес нияткә карап кына югары бәяләнә.
Һәркемнең төше “дөрес төш” җөмләсенә кереп җитмәс, хак төшләр белән шайтан саташтыруны аеру да җиңел булмас.
Шуның өчен төшләргә артык әһәмият бирмәскә һәм аны уйлап йөреп, кадерле вакытны әрәм итмәскә кирәк. Рәхәтлек, җан тынычлыгы шундадыр. Бер хәдистә әйтелгәнчә: ”Бел, әгәр бөтенесе җыелып, сиңа файдалы эш эшләргә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язганны гына китерәчәкләр. Әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа зарар китерер­гә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язган зарарны гына китерәчәкләр. Чөнки каләмнәр күтәрелгән, ә битләр кипкән инде”. Димәк, төш күреп һәм аны дөрес юрап кына язмышыңны үзгәртә алмыйсың.