Интертат
89 subscribers

Татар җырлары: концертлардан өзекләр

<100 full reads
141 story viewUnique page visitors
<100 read the story to the endThat's 48% of the total page views
1,5 minute — average reading time
Татар җырлары: концертлардан өзекләр

Җыр – көйгә салынган шигъри текст ул. Татар халкы хисләрен белдергән сүзләр һәм көйне берләштереп, моң дигән серле бер төшенчә белән тәмләп бирә. Безнең кабатланмас милли аһәңебез, татар җырына гына хас яңгырашыбыз бар. Күңел күтәрелгәндә матур көйләр көйләп сөенечне күрсәтсәк, хәсрәтләнгәндә талгын көйләр тыңлап көч җыябыз.

Youtube хостингында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы ачкан каналда җаныгыз теләгән хискә туры килгән җырны табарсыз. Танылган артистлар белән очрашуларны язмада карый аласыз.

Популяр татар җырлары тупланган видеороликта Айсылу Габдинованың “Ак чәчәкләр”, Салават Фәтхетдиновның “Әнкәмнең догалары”, Зәйнәб Фәрхетдинованың “Авылым хатирәсе”, Рөстәм Асаева һәм Гөлназ Асаеваның “Кышкы романс”, Айдар Галимовның “Җырлыйм туган якта” һәм башка шундый кырыкка якын җыр тупланган.

Популяр татар җырлары

2017 елда вакытсыз арабыздан киткән танылган җырчы, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең чыгышларын хәзер бары тик язмада гына карап була инде. Мәрхүмә җырчы башкаруындагы бихисап җырларның берсе әниләргә багышланган. Бу җырны Хәния Фәрхи УНИКС концерт залы сәхнәсендә композитор Марсель Ивановның иҗат кичәсендә җырлый.

Хәния Фәрхи. Син елама, әнием, елама

Япь-яшь булса да, инде шактый зур популярлык казанган җырчы Гөлназ Асаева юбилей кичәсе уздырырга өлгерде. Гөлназ егерме яшьлеген Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар филармониясе сәхнәсендә бәйрәм итте. “Татар-информ” агентлыгы яшь җырчының тамашасын онлайн күрсәткән иде.

"Миңа - 20!" - Гөлназ Асаева концерты

Татар җыры дигәндә, әлбәттә инде, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алабыз. Хәмдүнә апа бүгенге көндә дә татар сәхнәсен дер селкетеп, яшь-җилкенчәккә киңәшләрен биреп яши. Сүзләрен Гөлшат Зәйнашева, көен Роза Сәхәүетдинова язган “Танго” җырын “Татар-информ” каналында Хәмдүнә Тимергалиева башкаруында тыңлап була.

Хәмдүнә Тимергалиева “Танго” җырын башкара

Ретро җыр сөючеләр дә биредә эзләгәнен табар ала. Ретро дигәндә, әлбәттә, күпләр Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевне күз алдына китерер, мөгаен. Узган гасыр азагындагы эстраданы күреп калучылар эшләпәле татар җырчысы Асаф Вәлиевнең Лилия Муллагалиева белән “Гитара” җырын башкаруын хәтерлидер. Менә шул җырны тыңлап, хисләнеп алу өчен видео:

Асаф Вәлиев һәм Лилия Муллагалиева “Гитара” җырын башкара

Татар җырчылары арасында каршылыклы артистлар дигәндә Фирдүс Тямаев исеме искә төшә, мөгаен. Аның иҗаты беркемне дә битараф калдырмый. Кемнәрдер аның иҗатын үлеп яратса, башкалары шулкадәр дәрәҗәдә күрә алмый. Һәркемнең дә бу артистка карата фикере бар дияргә була. Димәк, җырчыны беләләр һәм тыңлыйлар булып чыга. Ә ул үзен автор башкаручы дип таныштыра. Үзе җырлар иҗат итеп, үзенә тугры калган тамашачысын авыл клубларында да, башкала сәхнәсендә дә концертлар белән сөендереп тора. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев концертын “Татар-информ” агентлыгы онлайн күрсәтте. Хәзер бу тамашаны видеоязмада карап була.

Фирдүс Тямаев концерты

Татарстанда татарлар белән бергә, күп төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши. 2018 елның октябрь аенда керәшен татарларының “Бермәнчек” дәүләт фольклор ансамбле юбилей кичәсе уздырды. Татар дәүләт филармония сәхнәсендә керәшеннәр күрсәткән тамаша чуар киемнәре, дәртле милли җырлары белән истә калгандыр.

“Бермәнчек”

Татар эстрадасының кабатланмас йолдызы, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова тамашачы күңелен тибрәтерлек җырлары белән танылды. Сәхнәдә күренә башлаган чакларда ук “Тәрәзәңә ай килер” җырын башкарып, моңлы тавышына гашыйк итте.

Зәйнәб Фәрхетдинова “Тәрәзәңә ай килер”

Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале татар сәхнәсен зыялы тавышлар белән баету өстендә эшли. Татарстан тамашачысына күрше төбәкләрдән дә йолдызлар алып кайтып күрсәтә. Башкортстан якларында туган Илһам Вәлиев тә Казан тамашачысының хушын алырлык тавышы белән таң калдырды. Танылган татар теноры, Екатеринбург опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиев башкаруында “Менәргә иде Урал тауларына” җырын “Татар-информ” каналында күреп була.

Илһам Вәлиев “Менәргә иде Урал тауларына”

Ваһапов фестивале кабызган тагын бер йолдыз – Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның да үз тамашачысы бар. Ул опера сәхнәсендә дә, эстрада да чыгыш ясый. Алар Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова белән дуэтта “Бөтен нәрсә сине хәтерләтә” җырын башкарды. Татар халкының күңеленә мәрхүмә җырчы, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы Вафирә Гыйззәтуллина тавышы белән кереп калган гаҗәеп моңлы җырны яшьләр бөтенләй дә башка яңгырашта бирде. Әлеге үзгәреш шактый гына гауга да куптарды. Яңача җырны ошатучылар да, бетереп ташлаучылар да булды.

Филүс Каһиров һәм Алсу Әбелханова “Бөтен нәрсә сине хәтерләтә” җырын башкара

Татар моңы бөтен дөньяда танылган. Безнең җырларны чит ил артистлары да башкара. Казанда Габдулла Тукай исемендәге филармония сәхнәсендә итальян җырчысы Валерио Сгарджи Рөстәм Яхинның "Күңелдә яз" әсәрен җырлап таң калдырды. Ерак җирләрдән килгән җырчы татар телен “шигъри тел” дип атады. Бу концертны да видео язмада карап була.

Итальян теноры Валерио Сгарджи Рөстәм Яхинның "Күңелдә яз" әсәрен башкара

Татар җырларын каян табып алырга да, ничек тыңларга дисәң, бер генә гамәл башкарасы: Youtube хостингында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы каналы эзләп табасы кала!

Каналга сылтама

Биредә бар да бар! Алда искә алынган җырчылар белән беррәттән шушы ук каналда Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Ләйсән Гыймаева, Айгөл Хәйри, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Фәйзрахманов, Гүзәл Идрисова, Фердинанд Сәләхов, Венера Ганиева, Искәндәр Биктаһиров һәм башка танылган артистларның чыгышлары, иҗат кичәләренең видеоязмалары бар.