Интертат
89 subscribers

Тормышта кирәкле догалар

981 full read
1,2k story viewsUnique page visitors
981 read the story to the endThat's 80% of the total page views
1 minute — average reading time
Тормышта кирәкле догалар

Көндәлек тормышта килеп чыккан төрле очракларда дога укып, кеше җан тынычлыгы таба. Берәр карар кабул итәргә кирәк булганда, дога ярдәмендә дөрес юл билгеләнә, күңел күзе ачылып китә.

Төрле очракларда ярдәм итә торган догалар тәкъдим итәбез. Алар Ш.Зәбиров, Ф.Хуҗахмәт, Җ.Фазлыев язган “Йәгез, бер дога”, Ә.Максуди язган “Гыйбадәте исламия” китаплары ярдәмендә әзерләнде. Догаларның дөреслеген Казанның “Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тикшерде.

Тынычлану өчен

Кеше күңел тынычлыгын югалтканда, Аллаһка ялварудан да яхшы ысул юк. Аңа якынаю өчен күп тапкыр зикр әйтү файдалы. Зикр –Аллаһны мактау сүзләреннән тора. Теләсә кайсы вакытта зикр әйтеп, җан тынычлыгы табарга була. “Әстәгъфируллаһ!”, «СөбһанАллах», “Әлхәмдүлилләһ", “Аллаһу әкбар" һ.б. сүзләрне кабатлап йөрү тынычлану китерә.

Тормышта кирәкле догалар

Балаларны саклау өчен

Кешенең иң зур байлыкларыннан берсе – ул аның дәвамчылары, балалары. Һәр әти-әни йөрәгеннән өзелеп төшкән сабыен яклап яши. Аллаһ ярдәме белән, шайтаннан, яман кешеләрдән саклый. Шуңа күрә баланы бары тик Аллаһка гына сыендырып тәрбияләгәнне аңлата торган дога уку хәерле.

Тормышта кирәкле догалар

Бурычлардан котылу өчен

Хәзерге вакытта кешеләрнең күпчелеге кредитлар, бурычлар алып тора. Шуларны еллар дәвамында түләп яши. Бу очракта да Аллаһтан ярдәм сорау хәерле булыр. Әлеге дога безне тайгак юлларга басудан тыюны сорап ялвару, рәхимле Аллаһ ярдәме белән башка кешеләргә бәйлелектән коткару сорауны аңлата.

Тормышта кирәкле догалар

Авырганда

Көндәлек тормышта тәнебез бәрелү-сугылулар да, эчке органнар авырткан вакытлар да була. Табибка мөрәҗәгать итәр алдыннан, Аллаһтан ярдәм сорарга, үз тәнеңне үз кулларың белән дәвалый торырга кирәк. Авырта башлаган урынны кул белән сыпырып, өч тапкыр “Бисмилләһ” дип әйтергә, шуннан соң җиде тапкыр түбәндәге доганы укырга кирәк.

Тормышта кирәкле догалар

Имтихан биргәндә

Мәктәптә укучы балалар өчен имтиханнар, төрле контроль эшләр даими рәвештә булып тора. Студентлар да уку дәвамында төрле сынаулар уза. Бу имтиханнарны уңышлы узу өчен Аллаһтан ярдәм сорап ялварганда 3, 5 яки 7 тапкыр “Аят әл-Көрси” укып кую хәерле булыр.

Тормышта кирәкле догалар

Муллык теләү өчен

Ислам дине фәкыйрьлек яклы түгел. Һәр мөселман кешесе хәләл ризык табу өчен тырышырга тиеш. Шул ук вакытта Аллаһыга дога кылып, фәкыйрьлектән коткаруны сорау кирәк.  

Тормышта кирәкле догалар

Үлем хәбәрен ишеткәч

Дөнья шулай яратылган, без үлем хәбәрләре дә ишетеп торабыз. Мәрхүм турында ишеткәч, мөселман кешеләре түбәндәге сүзләрне әйтергә тиеш.

Тормышта кирәкле догалар