Бер җылы сүз җитә Балаларына рәхмәтле ана

20 December 2018

7 декабрь көнне Ачы авылында яшәүче Мария Самсоновага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән якыннары гына түгел, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Теләче авыл җирлеге башлыгы Илдар Мараков котлады. Аңа Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырдылар.

Мария Петровна Ключищи авылында 1928 елда туа. Өч балалы гаиләдә ул иң кечкенәсе була. Мәктәптә озак белем алырга туры килми, әти -әнисенә ярдәм итәм дип, дүртенче сыйныфны тәмамлагач хезмәткә тотына. Мария Петровна балачактан фермада эшли, дуңгызлар карарга, басуда җир дә сөрергә туры килә. Үз гаиләсенә ничек тә булса ярдәм итү өчен, хуҗалыкта нинди эш бар, барысы да аның куллары аша уза. 25 яшендә  ул тормышка чыга, ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан таныша аласыз.