Җиңүче командалар бүләкләнде

20 December 2018

Быел октябрь һәм ноябрь айларында “Батыр” спорт комплексында районыбызның оешма-предприятеләрендә эшләүче ир-егетләр арасында волейбол буенча район беренчелеге булып үтте.

Чемпионатта барлыгы 11 команда катнашты. Ике ай дәвам иткән киеренке ярышта беренче урынны район мәгариф бүлеге командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны  район газ хуҗалыгы һәм Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары бүлеште. 6 декабрь көнне район хакимиятенең утырышлар залында узган “Эшлекле пәнҗешәмбе” киңәшмәсендә призлы урыннар яулаган командаларны бүләкләү тантанасы булып үтте. Аларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин котлады.