Очрашулар дәвам итә Гөлбикә апа укучылар янында

20 December 2018

9 декабрь – Россия күләмендә Геройлар көне иде. Шул уңайдан район ДОСААФ оешмасы хезмәткәрләре Үзәк бистәсендә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримованы үзләренә кунакка чакырды.

Очрашуда ДОССАФ оешмасында  шофер таныклыгына укучы егетләр, кызлар һәм Теләче урта мәктәбенең 5 б сыйныф укучылары, аларның класс җитәкчеләре Елена Нуртдинова катнашты. Елена ханым  Үзәк урта мәктәбендә укыганда КПССның XXV съезды делегаты булып сайланып Мәскәүдән кайткан Гөлбикә Кәримованы ничек итеп каршы алулары? Аның белән очрашуга иң үрнәк укучыларны сайлап алулары турында сөйләде.

Гөлбикә ханым исә үзенең хезмәт елларын хәтердә яңартты. Укучыларның сорауларына җавап бирде.  Лаеклы ялга чыкканчы, 1993 елга кадәр Гөлбикә Кәримова Ленин исемендәге тәҗрибә- җитештерү хуҗалыгында терлекчелек тармагында эшли. “Ходай эшне дә,  хөрмәтне дә, сәламәтлекне дә бирде. Үзем бик тә сыер савучы булырга теләгән идем. Укучылар сез кайда гына эшләсәгез дә, кеше булып калыгыз, хезмәтегезне яратып, җиренә җиткереп башкарыгыз”, -диде ул очрашу ахырында. Район ДОССАФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуретдинов Гөлбикә апага алга табада сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләде.  Укучылар белән очрашуга килгәне өчен рәхмәт җиткерде.

Эльмира Әхмәтҗанова фотосы