Әтиемә

Нуретдиновлар гаиләсе. 40 еллар ахыры. Иске Мотабаш авылы
Нуретдиновлар гаиләсе. 40 еллар ахыры. Иске Мотабаш авылы

Әти миңа дөнья малы
калдырмаган,
Миңа атап сарайлар да
салдырмаган:
— Имеш килеш кала сиңа
дөнья үзе...
Әтиемнең амәнәте,
соңгы сүзе...
Дөньяда нур, туфан булып
балкып тора,
Әтиләрдән клаган дөнья-
изге бүләк!
Зинданнарга хаким булып
яшәмәскә,
Шагыйрь булып, зиндан вату,
минем теләк.

1977ел.