Печән исе…

24 December 2019

Печән исе…

Карабаш яклары
Карабаш яклары

Шәһәрдә мин, газон чабып китсәләр, якындагы эскәмиягә утырам да тирән итеп сулыш алам. Менә бит ул минем балачак исе… Яңа гына чабылган сусыл үлән исе барлык күзәнәкләремә хәтле үтеп кереп, мине балачакка, үсмер чакка алып китә.

Печәнчеләр гаиләсеннән мин. Бабай мине Иж Юпитер мотоциклына утыртып, елгага алып бара иде. Елга дип бездә куе печән үсә торган сусыз зур ерганакларны атыйлар. Барып җитешкә, бабай арбага нык итеп беркетелгән чалгыны ала да ашыкмый гына куе үлән арасына кереп китә. Мин тизрәк ятып җиләк эзли башлыйм. Вакыт бар бит әле, дим. Бер уч сабаклы җиләк җыям да сак кына матай утыргычына куям. Бабай инде алып кайтырлык печән чапкан, елгада калдырып киптерәсе өлешен әзерләп ята.

Бераздан мотоцикл арбасына хуш исле үлән тутыра башлыйбыз. Безнең бабай бик җыйнак кеше булганлыктан, бер миллиметрны да буш калдырмаскаска тырыша иде.

Җыенып бетеп, бабай матаен кабыза. Мин җыйган җиләкләремне кочаклап артка менеп утырам да, өйгә таба юл тотабыз.

Шулай җәй буе көн саен аз-азлап чабып, зур трактор арбасына сыярлык печән җыела иде. Аны алып кайткан көн бик күңелгә кереп калган. Шәһәрләрдән туганнар җыелып кайта да, бергәләшеп чыгып китәбез. Минем иң яраткан урын-әтинең трактор арбасы. Махсус шунда менеп баса идем дә, урам буйлап горур кыяфәттә барам. Имеш, текә кыз😂

Минем мәртәбәле урыным-арбада печән таптау. Алгы ягы минеке, арткы як-Айратныкы(туганым). Астан олылар сәнәк белән кипкән печән ата, без тырыша-тырыша таптыйбыз. Вәт гимнастика булган!

Шулай төяп бетергәч, арбадан төшми генә өйгә юл тотабыз. Бу зур эшнең иң күңелле мизгеле. Йомшак печән өстенә ятып, күккә карап хыялларга чумасың. Трактор салмак кына кайта, ә син күңелең белән әллә кайларда.

Авыл урамына килеп кергәч, баш антенна чыбыкларына тимәсен дип чамалап барырга кирәк. Капка төбенә килеп туктагач, берәр олысы сине күтәреп ала да җиргә куя.

Бераз ашап хәл керә дә, бушатылган печәнне сәнәк белән җыелышып ташыйсың. Һәр сәнәк саен кимеп барган зур чүмәлә әле дә күз алдында.

Шундый зур эштән соң, мине иң беренче мунчага җибәрәләр иде. Чыгасың-кемдер кышты-кыштыр печән чүбе җыя, ә борынга шул мине исерткән печән исе килеп керә.

Эхх, ямьле балачак

АЙГӨЛ ДӘҮЛИЕВА